Барлык яңалыклар
Чаралар
4 март 2020, 07:50

Башкортстан мәдәни тормышында бик зур вакыйга көтелә – республикабыз Бөтендөнья фольклориадасын кабул итәчәк.

”Ата-бабам эзен юллап чумам тарихка”

Башкортстан мәдәни тормышында бик зур вакыйга көтелә – республикабыз Бөтендөнья фольклориадасын кабул итәчәк. 18 июльдән 1 августка кадәр үтәчәк чарага Туймазы районында да җитди әзерлек бара. Төбәк фестивальдә катнашучылар чыгыш ясаячак 72 мәйданчыкның берсе булачак. Туймазыга бәйрәмнең беренче көнендә үк 80гә якын илдән кунаклар киләчәк. Бүген бик күп чаралар, бәйгеләр оештыру, йолаларны тергезү белән беррәттән, район халкы тамырларын барлауга зур кызыксыну белдерә. Шушы уңайдан районда берничә авылда шәҗәрә бәйрәмнәре үтте.
Илчембәт мәдәният йортында Япрык авылыннан Кәлимуллиннар, Мирсәяповлар, Илчембәттән Маннановлар, Фәрваевлар гаиләләре вәкилләре үзләренең нәсел агачы белән таныштырып үтте. Альберт Исмаил шәҗәрә төзү серләре белән уртаклашты.
Эстафетаны “Аек авыл” бәйгесенә кушылган Гафур кабул итеп алды. Авылда үткән шәҗәрә бәйрәмендә балалар да, өлкәннәр дә бердәй катнашты. Өлкәннәрнең чыгышы нәсел агачы төзү буенча үзенчәлекле осталык дәресе булды.
”Ата-бабам эзен юллап чумам тарихка” исеме астында тагын бер зур бәйрәм Кәкребаш авылында үтте. Авыл биләмәсенә караган авылларда яшәүчеләр төзегән кырыкка якын шәҗәрә эленгән иде мәдәният йорты фойесына. Шуларның дистәгә якыны үз нәсел агачы белән таныштырып үтте.
Шәҗәрәләр арасында бик зәвык белән, үзенчәлекле стильдә, хәтта нәселдәшләрнең фоторәсемнәрен күрсәтеп төзелгәннәре дә бар иде. Бәйрәмгә килгән дәрәҗәле кунаклар да моны билгеләп үтте, әлбәттә. Кәкребаш авылында туып-үскән сатирик-шагыйрь Тимер Арсланның шәҗәрәсе дә игътибарны җәлеп итте.
Бу авылларда яшәүчеләрнең нәсел тамырлары белән ныклап кызыксынуын моннан берничә ел элек үткән шәҗәрә бәйрәме дә кузгатып җибәргәндер, мөгаен. Ул чорда Кәкребаш авылы аксакалы Әнәс Сафуанов төзегән шәҗәрәләрдән тирә-як авыллардагы халыкның бер-берсе белән якын туган, нәселдәш булуын ачыклануы җентекле эзләнүләргә этәргәндер аларны. Әлеге бәйрәмдә тәкъдим ителгән дүрт дистәгә якын шәҗәрәнең күпчелегенең диярлек нигезендә Әнәс Мөсәгыйть улының эзләнүләре ята. Ә ул исә әтисенең бертуганы – зурәтисе сөйләгәннәрне, шулай ук тарихи чыганакларны, тарихчы Әнвәр Әсфәндияровның хезмәтләрен, “Башкорт ырулары тарихы” томнарын файдаланып төзегән шәҗәрәләрне. Аның үзенең Сафуан нәселе туган авылы Кәкребашка нигез салучы Күккүз бигә барып тоташа. 12 буынны, 200гә якын кешене үз эченә ала. Бу бәйрәмгә дә Әнәс Мөсәгыйть улы буш кул белән килмәгән - кырыкка якын шәҗәрәне үз эченә алган яңа гына табадан төшкән китапны тәкъдим итте ул авылдашларына.
Үзенә сүз бирелгәч, Әнәс Сафуанов Кәкребаш авылы тарихы белән дә таныштырып үтте. Аңа Тумазы районы башкортлары корылтаеның Мактау грамотасы тапшырылды. Шәҗәрәләр белән таныштыру тәмамланганнан соң, сәхнәдә зур тамаша башланды. Зал тутырып килгән халыкны район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзин Әбсәләмов, Туймазы районы башкортлары корылтае җитәкчесе Гәүһәр Фазуллина, Кәкребаш авыл хакимияте башлыгы Рузил Гафаров сәламләде. Концертта районның “Хәзинә” курайчылар халык ансамбле, “Сәфәр” үрнәкле хореография ансамбле, “Юлдаш” бию ансамбле, башка бик күп сәнгать осталары, шулай ук чараның кунагы Рамил Чурагулов чыгыш ясадылар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/folkloriada/Ata-babam-ezen-yullap-chumam-tarihka-148613/

Автор: Резеда Нуртдинова

Читайте нас: