Барлык яңалыклар
Чаралар
4 март 2020, 23:58

Хатын-кызлар «Ана даны» медале белән бүләкләнде.

4 мартта Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров күпбалалы хатын-кызларны «Ана даны» медале белән бүләкләде.

Тантана Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан оештырылды. Бүләкләнүчеләр арасында укытучылар, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, пешекчеләр һәм хуҗабикәләр бар.

Төбәк башлыгы әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм Башкортстан Идел буе федераль округында күпбалалы гаиләләр саны буенча беренче урында тора, дип билгеләп үтте.
– Бездә 50 мең шундый гаилә яши. Һәм бүген мин зур шатлык белән тагын 50 әнигә «Ана даны» медале тапшырам. Сезнең гаиләләрдә 251 бала тәрбияләнә. Алар барысы да сәламәт, акыллы һәм бәхетле, яхшы кешеләр, намуслы хезмәтчәннәр булып үссен, — диде Радий Хәбиров. — Без алга таба да авылларыбызны һәм шәһәрләребезне төзекләндерәчәкбез, аларны матур, уңайлы һәм хәвефсез итәчәкбез. Аларда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр һәм поликлиникалар, мәдәният һәм спорт үзәкләре төзү, балаларыбыз сыйфатлы белем алу, акыллы һәм сәламәт булып үссен, үзләрен һөнәрләр дөньясында тапсын, нык гаиләләр булдырсын өчен эшләнә.


Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Ana-dani--i-b-ek-dan-150246/

Читайте нас: