Русия лидерлары 2020" конкурсының "Сәламәтлек саклау" белгечлеге буенча финалының җиңүчеләре билгеләнде. "Русия лидерлары" идарәчеләр конкурсының "Сәламәтлек саклау" белгечлеге финалында 30 җиңүченең исеме игълан ителде. 8 кеше - Санкт-Петербургтан, 6 кеше - Мәскәүдән, 2шәр кеше – Краснодар краеннан һәм Мәскәү өлкәсеннән, шулай ук берәр кеше – Рязань, Саратов, Ростов, Ленинград, Брянск, Чиләбе, Воронеж, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия, Башкортстан Республикасы, Карелия һәм Красноярск краеннан иде. Алар арасында 10 кеше Сочидагы «Русия лидерлары» конкурсының суперфиналында катнашачак. Бу хакта "Русия – мөмкинлекләр иле" җәмгыяте генеральный директоры, «Русия лидерлары» конкурсы җитәкчесе Алексей Комиссаров хәбәр итте. «Русия лидерлары 2020» конкурсының "Сәламәтлек саклау" белгечлеге финалында Русиянең 34 төбәгеннән 100 конкурсант катнашты. Финалның бәяләү чаралары 4 мартта Мәскәүдә узды. 5 мартта бүләкләү тантанасында сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Татьяна Яковлева, кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматология фәнни-тикшеренү институты президенты, "Русия лидерлары 2020" конкурсының Күзәтчелек советы әгъзасы, «Сәламәтлек саклау» белгечлеге остазы Леонид Рошаль катнаштылар. Финалның барлык 30 җиңүчесе дә медицина җәмәгатьчелегенең абруйлы вәкилләре арасыннан остазлар алачак. 27-31 мартта Сочида узачак «Русия лидерлары» конкурсының суперфиналында «Сәламәтлек саклау» белгечлегендә иң югары нәтиҗәләр күрсәткән 10 җиңүче көрәшен дәвам итәчәк. Фото:mk.ru