Барлык яңалыклар
Чаралар
9 март 2020, 16:48

Владимир Путин “Кәләшләр шәһәре”ндә булды

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Иваново өлкәсендә булды.Дәүләт Башлыгы Иваново өлкәсе губернаторы Станислав Воскресенский белән төбәкнең социаль-икътисади хәле белән бәйле мәсьәләләрне тикшерде.#ВладимирПутин

Президент Ивановодагы балалар поликлиникасында да булды, “Полет” парашют заводында җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.
Ил Башлыгы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләде. “Кәләшләр шәһәре”ндә гаилә корырга тәкъдим алуы турында шаярып та алды.
Владимир Путин Ивановода балалар санының 18 процентка артуын, моның яхшы күрсәткеч булуын билгеләде. Аналарга, балаларга, гаиләгә ярдәм күрсәтүнең төрле мөмкинлекләрен булдыру киләчәктә дәвам ителәчәген әйтте.
Ил Башлыгы җәмәгатьчелек вәкилләре белән төрле темаларга сөйләште, аларның сорауларын, тәкъдимнәрен тыңлап, карарлар кабул итте.
Фото: yandex.ua
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: