Барлык яңалыклар
Чаралар
17 март 2020, 12:22

Фольклориада булачак

Башкортстанда VI Бөтендөнья фольклориадасының иң яхшы символына конкурс игълан ителде. Символ, үз чиратында, бу вакыйганың зурлыгын һәм үзенчәлеген чагылдырырга тиеш. Ул CIOFF®2020 символикасы белән беррәттән кулланылачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә хәбәр итте.

Конкурска эшләр 31 мартка кадәр кабул ителә. Җиңүчене рәсми рәвештә Уфада 18 июльдә VI Бөтендөнья фольклориадасы ачылу тантанасына чакырачаклар.
"Конкурста катнашу географиясе чикләнмәгән, әмма үзебезнең авторларыбыздан вариантлар күбрәк булсын иде", дип билгели Башкортстан Башлыгы.
Республика ике атна дәвамында дөньяның мәдәни үзәге булачак. Русия чит ил эшләре министры вәкиле Мария Захарова VI Бөтендөнья фольклориадасына аккредитация башлануын әйтте. — Бу чара 18 июльдән 1 августка кадәр Башкортстанда үтәчәк. Бу масштаблы чара берничә этапны үз эченә ала. Чараны ачу тантанасы Уфада 18 июльдә, 19 июльдә - милли киемдәге кунакларны сәламләү булачак. Нәкъ бу атнада киңкүләм мәгълүмат чаралары рәсми сайтта аккредитация үтә башлый, — диде ул. Билгеле булуынча, Фольклориада ике атна дәвам итәчәк. Республикага 85 илдән 3 меңнән күбрәк кеше килүе көтелә.
Чыганак: bashinform.ru.
Читайте нас: