Барлык яңалыклар
Чаралар
9 июнь 2020, 12:32

Клуб көзгә ишекләрен ачар

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты Башкортстанда уңышлы тормышка ашырыла.#ВладимирПутин#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан


Белорет районында капиталь ремонт ярдәмендә яңартылучы Сосновка мәдәният йортында эшләр барышы белән республиканың мәдәният министры Әминова Шәфыйкова танышты. Биредә ремонт эшләре “Мәдәни мохит” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында бара.

Министр эшләрнең график буенча барышын билгеләде һәм көзгә яңартылган клубның халык өчен ачык булачагына ышаныч белдерде.

Сосновка мәдәният йорты өчен җиһазлар, аппаратура, компьютер техникасы алынган. Барлыгы ремонт һәм җиһазлар өчен 3 миллион сумнан артык акча бүленгән. Мәдәният йорты хәзер "күпфункцияле авыл клубы" статусында була ала.

Фото: vk.com/club69890189
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Klub-k-zg-ishekl-ren-achar-309208/
Читайте нас: