Ведомствода билгеләп үткәнчә, коворкинг офислары белән Уфада яшәүчеләр һәм кайбер башка муниципалитетлар таныш инде. Биредә иҗади кешеләр: дизайнерлар, программистлар, маркетологлар, smm-белгечләр эшли, аралаша һәм идеяләрне гамәлгә ашыра. Коворкинг офисларында эш зоналары, интернетка керү мөмкинлеге, сөйләшүләр бүлмәләре, шулай ук ял зоналары оештырыла.
Мондый зоналар ничек булачак, кешеләр үзләре хәл итә. Республика коворкинглары концепциясен әзерләүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Иң яхшы идеяләр тормышка ашырылачак.
Заявкалар 10 июльгә кадәр кабул ителә. Материалларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә: Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 95, 333нче кабинет, яки
[email protected] электрон адресына.
Фото: pravitelstvorb.ru