Барлык яңалыклар
Чаралар
3 июль 2020, 16:43

БАТЫРЛЫК – МӘҢГЕЛЕК!

Җәй аеның ямьле июнь аенда Иске Чокыр авылында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган истәлекле вакыйга узды – Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм Җиңү белән кайтып вафат булган яугирләр истәлеген мәңгеләштергән Мемориаль комплекс ачылды. Коръән сүрәләре астында ачылган комплекс авылның иң матур җирендә урнашкан.

Бөек Ватан сугышына 123 ир-егетен озата Иске Чокыр авылы. Шуларның 48е Бөек Җинү белән туган якларына әйләнеп кайтса, 75е мәңгелеккә яу кырларында ятып кала. Аларның һәммәсенең исем-шәрифләре шушы комплекс диварына уеп язылган.
Тантанада район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Балтач һәм Тәтешле районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов, Бүлкайпан авыл Советы башлыгы Флүр Зиннәтуллин, бик күп авылдашлар, авылдан читтә яшәгән кунаклар катнашты.
Рәсми кунаклар бәйрәм белән тәбрикләп, үткәннәрне онытмый килер буыннарга җиткерү өстендә эшләгән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Флүр Гыйндулла улы ярдәм иткән һәркемгә авыл Советы исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды. Рамил Исмәгыйлев бу изге гамәлнең эшләнү барышы белән таныштырды. Бәхтегәрәй Әрманшин авыл тарихы, Мемориаль комплекс белән бәйле булган истәлекләре белән бүлеште, ярдәм кулы сузганнарга бүләкләр тапшырды.
Әйе, рәхмәт сүзләренә һәркем лаек иде бу көнне. Авылга Мемориаль комплекс кую район хакимияте ярдәме, Иске Чокыр авылы халкы һәм бу авылда туып-үскән якташлар ярдәме белән башкарылды. Комплексның проекты, архив мәгълүматлары, эшләтү, кайтарту мәсьәләләре белән Рамил һәм Камил Исмәгыйлевлар, Бәхтегәрәй Әрманшин шөгыль­ләнсә, урнаштыру эшләре буенча аларга Илүс Сәетов, Юрис Яхин, Ришат Галиев, Альбирт Яхин һәм башкалар ярдәм итте.
Камил Исмәгыйлев үзенең чыгышында сугыш кырларында ятып калган туганнары турындагы хатирәләрне барлады, Наилә Яхина бу изге бәйрәмгә багышлап язылган шигырен укып җиткерде. Вәракыя Закирова мәрхүм әтисе сөйләп калдырган фронт истәлекләре белән бүлеште.
Якты киләчәгебез, тыныч тормыш өчен гомерләрен биргән авылдашларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Бу көнне һәркемнең шатлыгы чиксез иде. Мемориаль комплекска чәчәкләр салучылар арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Менә шулай олылап, саклап яшәргә насыйп булсын үткәннәребезне. Хәтер исәннәргә кирәк. Бу истәлекле урын бүгенге тыныч тормыш хакына башларын салган бабаларыбыз рухы алдында баш ию урыны булсын. Ата-баба хәтере – ил хәтере, диләр. Ә хәтер – мәңгелек. Батырлык – мәңгелек!
Зинира Фахриуллина
Читайте нас: