Шушы көннәрдә подрядчы Северный авылына керү юлын төзекләндереп бетерәчәк. Биредә беркетүче материаллар, асфальт катнашмасыннан тигезләүче катлам урнаштыру, түшәмә җәю эшләре башкарылган. Хәзер юлчылар юл кырыйларын 10 сантиметр калынлыкта ныгытуны тәмамлый.
Шулай ук Стәрлетамак районында федераль акчаларга Заливная бистәсенә керү юлы, Услыбаш авылыннан Стәрлетамак — Раевка трассасына кадәр юл, Преображеновка — Кунакбай юлы ремонтланачак.
Фото: bashinform