Аның гомум мәйданы - 70 квадрат метр. Анда пациентлар кабул итү бүлмәсе, процедура кабинеты, даруханә, персонал өчен бүлмә, санузел бар.
Хәзер бинага электр китерелә, бизәкләү эшләре төгәлләнә һәм җиһазлар урнаштыруга әзерлек бара.
Яңа ФАП Ивано-Казанка авылыннан 648 кешегә хезмәт күрсәтәчәк (шуларның 95е - балалар). Янәшәдә урнашкан иске ФАП бинасы табиб йорты итеп үзгәртеләчәк.
- Халык шундый заманча комплекска бик шат, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Ивано-Казанка авыл советы башлыгы Андрей Куклин. - Бу модульле конструкция булганга, аны җыю бик оператив булды.
Шулай ук гомумдәүләт проекты буенча Ивано-Казанка мәктәбендә спорт залына капиталь ремонт тәмамланды. “Мәгариф” проекты кысаларында авыл мәктәбендә спортзал тулысынча яңарттылды. Шулай ук ике киенү-чишенү һәм кирәк-яраклар өчен бүлмәләрдә ремонт ясалган.
Фото: Иглин районы хакимияте.