Барлык яңалыклар
Чаралар
11 июль 2020, 17:30

Яшь артистлар Башкорт теле елына клиплар төшерәчәк

«Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында Башкортстанда күп эшләр башкарыла.#ВладимирПутин#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан


Яшь артистлар Башкорт теле елында клиплар сериясен төшерәчәк. Бу хакта Бөтендөнья башкорт корылтае утырышында танылган артист, «Аргымак» төркеме лидеры Ринат Рамазанов белдергән.

Проектта Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле солисткасы Миләүшә Хәйбуллина, Zainetdin шоу-проекты, реп җырлаучы Алтынай Вәлитов, Вәсил Гафаров җитәкчелегендәге «Бишбармак» оркестры, Булат DJ Хан, E7E-media студиясе һәм башкорт шоу-бизнесының башка вәкилләре катнашачак.
«Безнең яшьләр клиплар сериясен ясарга җыелды. Һәр музыкаль трек башкорт теленә багышланачак. Безнең календарь планы бар: җәй көне кино төшереләчәк, сентябрьдән клиплар эфирга чыга башлаячак», — дигән Ринат Рамазанов.


Барлык клипларны да Башкорт теле елына йомгак ясалачак чарада - 14 декабрьдә тәкъдир итү планлаштырыла.

Фото: bashinform.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yash-artistlar-Bashkort-tele-elina-kliplar-t-sher-ch-k-362487/
Читайте нас: