Барлык яңалыклар
Чаралар
1 сентябрь 2020, 11:56

Сентябрь

Сентябрь аенда истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар.

1 — Белем көне;
— Бөтендөнья тынычлык көне;
— актер, режиссер һәм драматург Шамил Рәхмәтуллинның тууына — 90 ел;
— язучы, “Кызыл таң”ның актив авторы Хәмит Иргалинга 70 яшь.
2 — Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 75 ел;
— Русия гвардиясе көне;
— Башкортстанның халык артисты Шамил Хәмәдинуровның тууына — 70 ел.
3 — Террорчылыкка каршы теләктәшлек көне.
6 — Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне.
8 — Журналистларның халыкара теләктәшлек көне.
11 — Башкортстанның һәм Русиянең атказанган төзүчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” һәм Салават Юлаев орденнары кавалеры Миңнерәис Усмановка 80 яшь.
12 — “Башкортстан пионерлары” балалар җәмәгать оешмасы төзелүгә — 30 ел.
13 — Танкистлар көне;
— Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне;
— Программистлар көне.
15 — шагыйрә Кәтибә Кинҗәбулатованың тууына — 100 ел.
18 — шагыйрә Зөбәрҗәт Янбирдинаның тууына — 75 ел.
20 — язучы Ибраһим Абдуллинның тууына — 100 ел;
— Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
25 — шагыйрә һәм журналист Флүзә Морзабаевага 70 яшь;
— Язучы Сәрвәр Галәветдиновка 70 яшь.
26 — “Һәнәк” журналы чыга башлауга — 95 ел.
27 — Машина эшләүчеләр көне;
— Бөтендөнья туризм көне;
—Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне.
28 — Атом сәнәгате хезмәткәрләре көне.
30 — Русиядә Интернет көне.

Автор: Ример Насретдинов

Фото:https://yandex.ru/yandsearch
Читайте нас