Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 гыйнвар 2019, 12:04

Намуслы кызлар институтына кемнәр барыр?

Депутатлар фикеренчә, хәзер илдә “тәртипле кызлар бик аз”.

Дәүләт думасы депутаты Виталий Милонов намуслы кызлар институтын тергезү турындагы тәкъдим белән чыккан.
Кайчандыр бетерелгән белем бирү учреждениесен, революциягә кадәр Санкт-Петербургта булган Смольный институтына охшаш итеп, янә булдырырга телиләр.
Депутат фикеренчә, хәзер белем бирү учреждениеләрендә кызларны үзләрен иркен тотарга өйрәтәләр, ә менә “тәртипле кызлар бик аз”.
Проект авторы күпчелек кызларның әти-әниләре бу башлангычны хуплар, күтәреп алыр дип ышана, чөнки андый уку йортында, чын мәгънәсендә, сыйфатлы белем алырга мөмкин булачак.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан.
Читайте нас: