Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 гыйнвар 2019, 11:55

Радий Хәбиров: "Өмә үткәрү традициясен тергезергә кирәк!"

Башкортстан авылларында өмәләр үткәрү традициясе тергезеләчәк.

Республика җитәкчесе, журналистларның сорауларына җавап биреп, аңа тематик мәйданчыкларның берсендә катнашучылар әйткән бу идея бик ошады, диде.
"Бу - үзара ярдәм итү традициясе, һәм без аны кире кайтара алабыз. Җәмгыятьтә хәзер ниләр җитми — ул безнең авылларда һәм шәһәрләрдә булган яхшы кешелек мөнәсәбәтләре. Мәсәлән, элек православие храмнары, мәчетләр төзелгәнлеген искә төшерик, бөтен авыл чыгып ярдәмләшкән, һәм мондый традиция безнең илнең барлык халыкларында да бар иде. Без аны аерым программа буларак тергезәчәкбез. Өмә барган авылларга без финанс яктан да ярдәм итәчәкбез", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Башкортстан җитәкчесе сүзләренә караганда, башка бик күп кызыклы тәкъдимнәр һәм проблемалар да яңгыраган. Авыл биләмәләре башлыкларын легаль булмаган хәмер сату проблемасы борчый, һәм бу күренешкә каршы көрәш чаралары эшләнгән инде.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, ел ахырына кадәр мондый киңәшмәләр республиканың барлык районнарында да уздырылачак һәм мондый укулар аша барлык 800 авыл хакимияте башлыклары да узачак.
"Мин авыл халкының бу мәсьәләгә карата мөнәсәбәтен җыячакмын. Миңа халыкны нинди мәсьәләләр борчуы мөһим, - диде Радий Хәбиров.
«Кызыл таң» гәзите сайтыннан
Читайте нас: