Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 июнь 2019, 17:28

Муниципаль каналлар бушлай булачак

Русия Президенты Владимир Путин “Киңкүләм мәгълүмат чаралары турында” Русия Федерациясе Законының 32.1 статьясына һәм “Бәйләнеш турында” Федераль законның 19.1 һәм 46 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” законга кул куйды.

Мотлак бушлай телеканаллар исемлегенә муниципаль каналлар да керәчәк. Һәр муниципаль оешмада Русия Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә бер канал сайлау мөмкинлеге булачак.
Муниципаль каналда киңкүләм мәгълүмат чараларының милли продукциясе 75 проценттан ким булмаска тиеш. Урындагы әһәмиятле мәсьәләләрне яктыртучы программалар гомум вакытның кимендә 20 процентын биләячәк.
Канал муниципаль бермлек территориясендә 22нче позициядә трансляцияләнергә тиеш.
#ВладимирПутин
Читайте нас: