Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 июнь 2019, 12:09

Үсемлек бетеннән ничек котылырга?

Үсемлек бете — гөблә күп очракта җәйнең икенче яртысында барлыкка килә. Башта ул саргылт төстә була, аннары карасу-яшел төскә керә һәм бик тиз үрчи. Берничә көннән ул яшелчәләрнең яфрак астын сырып ук ала. Нәтиҗәдә яфраклар куырыла.

10 литр суга иттарткычтан чыгарылган 1 стакан башлы суган һәм каһвәтарткычта вакланган 1 аш кашыгы кара яки кызыл борыч, 2-3 аш кашыгы утын көле, 1 аш кашыгы сыек сабын салып болгатырга, сөзәргә һәм шул эремәне яфракларга сибәргә кирәк. 5-6 көннән аны тагын кабатларга.
Гөбләләргә каршы көрәштә көл эре­мәсен аерым да кулланырга була. 2 стакан утын көлен 70-80 градус җылылыктагы суга салып эретергә, шуңа 2 аш кашыгы сыек сабын кушарга, 1 тәүлек төнәтергә һәм сөзәргә кирәк. Үсемлекләргә аны җылы көнне кич белән сипкәндә файдасы күбрәк була.
Моннан тыш, әче борыч төнәтмәсен дә кулланырга мөмкин. Ул болай ясала: 60 градус җылылыктагы 10 литр суга 50 грамм изелгән әче борыч кузакларын салырга, шуңа 1 аш кашыгы сыек сабын һәм 2-4 аш кашыгы утын көле кушарга. Эремәне 1 тәүлек төнәтергә, аннары сөзеп, үсемлекләргә бөркергә кирәк. 5-6 көннән тагын кабатларга.
Читайте нас: