Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июль 2019, 15:58

Бүген җиде каеннан миндек әзерләгез!

Хәләл җефетегез белән икегез бергә шул миндек белән чабынсагыз, бер-берегезгә булган хисләрегез сүнмәс, дип ышандыра халык сынамышлары.

Борынгылар 5 июльдә елга буенда үскән җиде каенның суга иелгән ботакларын кисеп, миндекләр әзерләгән һәм аның белән чабынырга беренче итеп яңа өйләнешкән яшь парны җибәргән.
Бүген көн уртасында кинәт яңгыр явып китсә, ә кичтән якты булып Ай калыкса, уңышлы ел булачак.
Бүген көн бик эссе һәм күк йөзе аяз булса, декабрьдә көчле салкыннар һәм бураннар көтегез.
4еннән 5енә күргән төш - буш төш. Ә 5 июльдә көндез күргән төш якын арада булачак вакыйгалар турында кисәтә.
5 июльдә туган кешеләргә авыр минутларда урманга барып, чыршы, нарат, пихта агачларының берсен кочакларга һәм ниндидер яхшы нәрсә хакында уйларга кирәк. Бераз вакыттан күңел тынычлыгы киләчәк.
5 июльдә туган кешеләр шәфкатьле һәм энергияле. Йомшак яклары – бик эмоциональ, кайвакыт бераз үзсүзле. Талисман итеп аларга малахит ташын йөртергә кирәк.
Читайте нас: