Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 август 2019, 13:56

Тәтешленең иң популяр аюы

Кальмияр борылышы чатындагы печән төргәкләреннән ясалган баһадир аю һәм шундый ук бер мичкә бал юлдан узучыларны каршы ала, озатып кала. Ике айга якын инде ул шул урынның хуҗасына әйләнде.

Кәефсезләнеп китеп барган җиреңнән дә аны күреп, елмаеп куясың. Ә популярлыгы көнләп түгел сәгатьләп арта. Аның белән фотога төшергә теләүчеләрнең очы-кырые юк. Хәтта төнлә дә юл узучылар ирнеми, туктый, фара яктыларында фотосессия оештыра. Күптән түгел танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова да безнең аю кочагында фотога төшеп инстаграммына урнаштырган. Фото төшүгә хак куйса, бу аю иң бае булыр иде, валлаһи!
Читайте нас: