Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 сентябрь 2019, 16:36

Дошманнар кирәк икән ул

Кемнеңдер томана булып яшәве, бе­рәүләрнең аң-бе­лем­гә тартылуы турында тарих битләре тулган. Төп­тән килә халыкта мондый караш, искелек, наданлык, көн­челлек. Электән яшә­гән мәгъ­ри­фәт­че­лә­ре­без, алдынгы карашлы, укымышлы ата-бабаларыбыз, әби­ләребез дә шуның аша үткән. Аларны да көнчеллек юкка чыгарган түгелме соң: талаганнар, сөргенгә җи­бәр­гәннәр. Әлбәттә, моны укымышлы, акыллы кеше эш­ләмәс...

Әйе, түрә булып утырган күршесеннән, танышыннан көнләшеп кара көя безнең кайберебез, тузга язмаган гайбәт чыгара. Һәм дөньяның кая барганын белмәгәннәр шуны халыкка тарата, бу электән килгән зиһен зәгыйфьлегедер, мөгаен, дип сөйләргә ярата иде укытучы бабам. Дөрес әйткәнме? Дөрес.
Әнә теге урамда илке-салкы аракы чөмереп йөрегән Зәил беркемгә дә кирәкми. Аны кешегә чутлап, исәнләшүче дә юк. Ә менә аның күр­ше­сендә яшәгән бар ягы да килгән Венерны авыл халкы хәленнән килсә, тотып ашар иде. Бе­рен­чедән, ул бу авылга кияү булып килгән кеше, ягъни авыл законнары буенча «килмешәк», икен­чедән, бик талантлы һәм әдәпле. Югары уку йортын тәмамлаган Венер төркем-төркем булып хәерчеләргә, байларга, исерекләргә оешып бүленгән авыл өчен чит кеше. Язмышы шулай булгач, нишләсен, бер күрүдә гашыйк булды шул хезмәттәше Камиләгә. Баласы бар, дип тормады, тәкъдим ясады. Егет килеш өйләнеп, менә дигән итеп яшәп киттеләр. Буй-сыны килешле, үзе уңган, кеше белән аралаша белә, гаиләсе өчен җан атып тора. Төпле хуҗа нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп, төгәлләп куя. Хатыны белән икесе җырлап-биеп, мәдәният йортында булган чараларда да катнашып йөриләр. Ә кызлары ничек матур булып үсеп килә. Сокланмаслык түгел. Ә менә авылның эш килмәгән ирләре, хатыннары Венерны күрә алмый. Ни өчен дисәң, шул булдыклы булганы өчен. Әле тегеләй, әле болай сүз куертып, мәҗлесләргә җыелсалар, нигә килгәннәрен дә онытып, Венерны тикшерә алар. Үз агуларына үзләре буылып утыра. Ә бу вакытта исә гаиләсе белән йөрергә күнеккән Венер рәхәтләнеп һава сулый, ял итә, сәламәт тормыш алып бара. Гайбәтчеләр аңа бар ни дә, юк ни, тыныч кына яши бирә. Көнчеллек чире, эшсезлек китерә кешене шушы түбәнчелеккә. Бер хәдистә «Кеше сөйләү – аның итен ашау белән бер», дип язылган. Аннары тагын «Кешене сөйләгән саен аның гөнаһлары бетеп, шул гайбәте сөйләүчегә икеләтә күчә», дигәне дә бар икән. Әхлаксыз кеше моны аңлыймы соң? Аңламый, әлбәттә.
Яхшы эшләгәнен күреп, район хуҗалары Венерны пенсиягә кит­кән авыл Советы башлыгы урынына куйдылар. Гомерен балалар укытуга багышлаган Венер мәктәптә дә балаларның яраткан укытучысы иде. Әти-әниләр белән дә яхшы мөнәсәбәттә булды. Моны ишеткән көндәшләр килмешәкне депутат итеп сайламыйбыз, дип авыл халкын куҗытып та карады, әмма барып чыкмады. Һәм менә Венер авыл Советы башлыгы булып утырды. Кеше сүзенә исе китмәгән кебек йөрсә дә, кемнең кем икәнен ул яхшы белә. Үз тиреләренә сыеша алмый йөрүчеләрне дә ул үтәли күрә. Венерны күралмаган бу ике дус халык арасында үзләренчә бик акыллы һәм укымышлы булып кылана. Венерның тормыш иптәше Камиләнең буй сынына көнләшеп, нәсел­дән килгән тулы гәүдәләрен гамьсезлек белән шыр майга әйләндергән буй-сыннарын турайтмакчы булып, иртәле-кичле урамга йөрергә чыгалар. Үзләренең русчалатып шартлатып әйтә торган девизлары да бар әле: «Хорошего человека должно быть много». Шул сүз юата аларны. Инде икенче иякләре корсагына җитеп килә. Иртә таңнан чыгып йөгерергә эшләре юк, акрын гына үз дөньяларын караштырып көн күрәләр. Беркөн ачуларын төенчеккә төйнәп, авыл Советы башлыгына килде алар. Үз киңәшләрен бирергә, янәсе, Венерны кочаклап, дәрәҗәле вә авыр хезмәтендә уңышлар теләгән булдылар. Эчтән күңелләрен көнчеллек корты тырнавы кызарып йөзләренә чыккан иде. Венер исә озак еллар дәвамында үз вазыйфасын намус белән башкарды. Игелек кылудан башка аның беркемгә дә начарлыгы тимәде. Кечкенә авылда ятим генә үскән малайның әбисе әйткән «Таш белән атсалар, аш белән ат, балам» сүзләре канына сеңгән шул. Аннан соң «Яхшы кешенең җиде дошманы булыр» дигәнне дә ишеткәне бар аның. Халык әйтсә, хак әйтә бит ул. Димәк, Венер туры юлдан бара. Ә дошманнар кирәк икән ул. Алга барыр өчен.
Сәгыйдә ИШБЕРДИНА
Читайте нас: