Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 сентябрь 2019, 16:59

Ярыймы?

Мөселман кешесенә кымыз һәм квас кебек эчемлекләр эчәргә ярыймы? Аларның да исерткеч градусы бар диләр бит. Дин белгечләре нәрсә әйтә?

Аллаһы Тәгалә кешеләргә бары тик исертүче һәм кешенең тәненә зыян китерүче ризыкларны һәм эчемлекләрне генә хәрам кылды. Бу нәрсәләрне хәрам кылуның төп сәбәбе кешенең тәнен һәм акылын саклау белән бәйле. Әгәр дә кеше исерткеч эчемлекләр эчсә, ул акылын һәм сәламәтлеген югалтачак. Акылын югалту нәтиҗәсендә кеше төрле начар гамәлләр кылырга мөмкин.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең һәм төрле җинаятьләрнең бер сәбәбе исерткеч эчемлекләр куллану белән бәйле.
Ислам динендә исерткеч эчемлекләргә вино, аракы, сыра, шампан шәрабе, ром, коньяк кебек эчемлекләр керә. Боларның барысын да куллану Ислам динендә катгый тыелган. Аларны хәләл дип эчүче кеше кәфер була, ә гөнаһ икәнен белеп, нәфесен тыя алмыйча эчүче кеше зур гөнаһлы була. Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай диде: «Әй, иман китергән бәндәләр! Дөреслектә, хәмер, отыш уеннары, потларга табыну, уклар белән юрау шайтан гамәленнән булган пычрак гамәлләр. Бу гамәлләрдән ерак булыгыз, уңышка ирешерсез» (Мәидә, 90).
Бу эчемлекләр асылда исертү үзлегенә ия булганга күрә аларны аз күләмдә дә эчү һәм куллану тыела. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Күп күләмдә исертә торган нәрсә аз күләмдә дә хәрам» (Тирмизиның хәдисләр җыентыгы). Мәсәлән, кеше әйтә алмый, мине бер стакан сыра исертми, шуңа күрә аны кулланырга ярый, дип.
Ислам динендә бу нәрсәләрне эчү генә түгел, ә хәтта сату да ярамый. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Аллаһы Тәгалә исерткеч эчемлекне, аны эчүчене, эчертүчене, сатучыны, сатып алучыны, эшләүчене, эшләтүчене, алып килүчене – бөтен кешене дә ләгънәт кылды» (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы).
Кеше ясый торган эчем­лек­ләр арасында исерт­мәүче, ләкин ясалу вакытында спирт бүленеп чыгучы эчемлекләр бар. Моңа квас, кефир һәм кымыз керә. Бу эчемлекләрнең составында 0,4-0,5 %, 1,2 % спирт булырга мөмкин.
Куасның (квас) ясалу рәвешен карасак, бу эчемлек кефир шикелле әчкелтем-сөтле (кисломолочное брожение) һәм спиртлы әчү (брожение) нәтиҗәсендә ясала. Анда әчкелтем-сөтле әчү процессы спиртлы әчү процессына караганда көчлерәк. Шул сәбәпле ул спиртлы әчү процессын әкренәйтә. Шуның нәтиҗәсендә, спирт куаста исертми торган күләмдә генә барлыкка килә. Спирт күләме анда 1,2 % хәтле булырга мөмкин. Куас әчегән саен анда спирт түгел, ә уксус кислотасы бүленеп чыга. Шуңа күрә аннан әче тәм килә.
Кымызның ясалу технологиясенә тукталсак, ул да куас кебек әчкелтем-сөтле һәм спиртлы әчү нәтиҗәсендә ясала. Ләкин куастан аермалы буларак, кымыз әчегән саен анда спирт күбрәк бүленеп чыга. Спирт күләме анда 3,5-4,5 % хәтле булырга мөмкин. Моннан чыгып шуны әйтергә була, әгәр дә кымызда спирт күләме куастагы кебек исертми торган дәрәҗәдә (0,5-1,2 %) булса, аны эчәргә ярый. Әгәр дә моннан артык булса, ярамый. Чөнки ул бу очракта сыра кебек исертүче эчемлеккә әйләнә. Габдуллаһ ибен Габбәс исемле сәхәбә шулай диде: «Аллаһының илчесенә йөзем җимешеннән эчемлек ясыйлар иде һәм ул аны өч көн дәвамында эчә торган булды. Шуннан соң ул аның калганын хезмәтчесенә эчерде
һәм түгәргә кушты» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).
«Дини календарь»дан.
Читайте нас: