Бу хакыйкатьне аңлау, кабул итү – адәм баласының төп бурычы. Миңа калса, бу, беренче чиратта, әти-әнидән, зүрәни-зүрәтидән килгән тәрбиянең нигезен тәшкил итәргә тиеш. Бүгенге көнебез моны ачык дәлилләде.
Тәрбия нигезе – иман икәне һәрберебезгә таныштыр. Иманлы кеше генә үзе дә хак юлдан барачак, гаиләсендә дә иминлек, тынычлык хөкем сөрәчәк. Андый кеше газиз балаларын да заманабызның иң ачы, аянычлы чирләре булган эчкечелек һәм наркоманиядән курчалый алачак. Әйе, кешене тиргәп тә, ялварып та, куркытып та дөрес юлдан барырга мәҗбүр итеп булмый. Эчкечене, наркоманны аеруча. Һәрберебез үзебездән башларга тиеш. Нинди яшьтә генә булсак та, үзгәрү, хак юлга басу беркайчан да соң түгел. Аннары инде балаларыбызны да үз үрнәгебездә тәрбияләргә мөмкин булачак. Моның өчен артык күп тә кирәкми: тирә-як дөньябызның искитмәле матур икәнен, кешеләрне, тормышны, бар тереклекне яратырга, олыны – олы, кечене – кече итәргә өйрәтү, һәр бәндәнең җир йөзендә кабатланмас шәхес икәнеңне аңлату да җитә. Баланың кечкенә вакытыннан ук рухын баетырга кирәк, чөнки рухы, күңеле чиста, бай, иманлы булган кеше беркайчан да аракыга һәм наркотикларга үрелми.
Инде килеп, эчкечелек белән көрәшергә теләмәгән бәндәләргә изге китабыбыз – Коръәннән берничә хәдисне искә алып үтәсем килә. «Аллаһы Сүбехәнә вә Тәгалә аракыга ләгънәт кылды, эчүчегә, эчертүчегә һәм аны ясаучыга да ләгънәт кылды. Күбе исерткәннең тамчысыннан да мин сезне тыям. Аракыны даими эчүче – потка табынучы. Аллаһы Тәгалә эчүен ташлап, көч-куәт табып, Ходай юлына баскан өчен, мондый кешеләрне гафу итү генә түгел, бәлки, элек булган бөтен гөнаһлары микъдарында аңа савабын бирә. Исерткеч – ул бөтен бозыклыкның анасы яки шайтаннар ашы».
Дөньяда хур буласың килсә, аракы эч.
Аракы эчкән әҗәле җитми үлер.
Эчкече рәхәт табам, дип, михнәт таба.
Аракы – сатып алынган авыру.
Кешене эш бетерми, эчкечелек бетерә.
Бәхетсезлек – эчүдән, эч-бавырың шешүдән.
Илерткән дә аракы, тилерткән да аракы.
Аек яшәгәннең акылы төгәл.
Исерек малыннан языр, тора-бара аңыннан языр.