Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 октябрь 2019, 21:33

ничек бәхетле балалар үстерергә

Русия психологы Михаил Лабковский уфалыларга ничек бәхетле балалар үстереп булуы турында сөйләде.Бүген үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм күпбалалы әниләр өчен махсус чара үтте. Билгеле Русия психологы, язучы, юрист, алып баручы Михаил Лабковский чарага республика Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова чакыруы буенча килде.Кызыл таң гәзите

Русия психологы Михаил Лабковский уфалыларга ничек бәхетле балалар үстереп булуы турында сөйләде.
Бүген үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм күпбалалы әниләр өчен махсус чара үтте. Билгеле Русия психологы, язучы, юрист, алып баручы Михаил Лабковский чарага республика Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова чакыруы буенча килде.
Шулай ук, әниләр табиб-терапевт, нефролог, диетолог, "Зур шәһәрдә сәламәт туклану" бестселлеры авторы Регина Докторның дөрес туклануның мөһимлеге турында лекциясен тыңлады.
Лекция башланыр алдыннан әниләр "Спорт - тормыш нормасы" күргәзмәсен карады. Анда алар секцияләр, спорт мәктәпләре, үсмерләр клублары турында мәгълүмат алды. Һәр анага бүләкләр бирелде.
Уфа хенд-мейд осталары күргәзмәсендә алар төрле бизәнгечләр, "Башкортстан үләннәре" компаниясе продукциясен сатып ала алды.
Бу очрашуга 400дән артык хатын-кыз килде. Каринэ Хәбирова белдерүенчә, мондый чаралар хатын-кызлар өчен даими үткәреләчәк һәм һәр теләгән кеше киләчәктә "Хатын-кыз бәхете территориясе"ндә була һәм үзләренә файдалы мәгълүмат ала алачак.
Читайте нас: