1) Күпләр әлегәчә кешеләр фара яктысында күренә дип уйлый. Бу дөрес түгел. Чынында бернәрсә дә күренми һәм машина йөртүче күзенә эләгүнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы – яктылыкны чагылдыручы элементлары булган кием кию.
2015 елда җәяүлеләрне караңгы вакытта яктылыкны чагылдыручы элементы булган кием кияргә мәҗбүр иттеләр. Алар өч очракта мотлак киелергә тиеш:
- сез юлны аркылы чыгасыз, юл читеннән яки машина юлы кырыннан барасыз;
- урамда караңгы вакытта;
- торак пункттан читтә булсагыз.
Әлеге кагыйдәне үтәмәгән өчен кисәтү яисә 500 сум штраф каралган. Бу хакта тулырак Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4 пунктында язылган.
Яктылыкны чагылдыручы значокларны, беләзекләрне, наклейкаларны хуҗалык кибетләрендә яки интернет аша сатып алырга мөмкин. Аларның бәясе 50-100 сумнан артмый.
2) Кышкы һәм көзге чорда Русия халкының «мин юлны йөгереп чыгарга өлгерәм» дип фикер йөртүе дә коточкыч фаҗигагә китерергә мөмкин. Балаларга мотлак шуны аңлатыгыз – машина шундук туктый алмый, тормозга кискен бассаң да, ул инерция буенча хәрәкәтне дәвам итәчәк. Тагын күпме вакыт барачагы күп факторларга – машина тизлегенә, машина йөртүченең реакциясенә, асфальт һәм тәгәрмәчләрнең сыйфатына, һава шартларына бәйле. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: сәгатенә 60 чакрым тизлек белән барганда тормоз юлы 24 метр тирәсе, ә 96 чакрым икән 55 метр тәшкил итә. Шуңа күрә юлны кисәр алдыннан машиналарның юклыгына инаныгыз! Алар тиз генә туктый алмаячак!
3) Сезонга ярашлы уңайлы аяк киеме киегез. Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма җәяүлеләргә дә «резинаны алыштырырга» кирәк, чөнки яссы табанлы шуа торган уңайсыз ботинкалар/кроссовкалар тиз реакция таләп итә торган очракларда хәрәкәт итү мөмкинлеген сизелерлек киметә – андый аяк киемендә адымыгызны тизләтә дә, кирәк булганда, читкә сикерә дә алмаячаксыз.
Әгәр сез машина йөртүче икән:
- Уртача һава температурасы биш градустан түбән төшүгә, резинаны алыштырыгыз. Температура түбән булганда җәйге резина ката һәм сыйфатын югалта, ә салкыннарда бөтенләй куркыныч. «Карун ике тапкыр түли» дигән гыйбарәне бер вакытта да онытмагыз, бер тапкыр яхшы кыйммәтле резина сатып алуга акчагызны кызганмагыз. Сезнең һәм гаилә әгъзаларыгызның гомере иң кыйммәтле модельләрдән дә кыйммәтлерәк. Бер үк төрле рәсемле шиналар куярга тырышыгыз, югыйсә, тормозга басканда автомобиль шиналар протекторы азрак булган якка салуларга мөмкин.
Шиналардан тыш, машинагызга мотлак рәвештә кышкы май салыгыз, суытучыдан башлап, бачоктагы тәрәзә юдыручыныкына кадәр барлык сыеклыкларны алмаштырыгыз, аккумуляторның зарядкасын тикшерегез. Кышын көн бик кыска, шуңа күрә барлык фараларны: «томанга каршы», стоп-сигналлар, борылышны күрсәтүчеләрне һәм башкаларны тикшерегез. Кирәк икән, лампочкаларын яисә предохранителен алыштырыгыз.
- Маршрутны алдан планлаштырыгыз. Мәгълүмат җитми диясе түгел – юлдагы хәлләр турында радиодан хәбәр итәләр, ЮХХДИ, яңалыклар сайтларында, социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә язалар. Кайдадыр һава торышының җитди начараюы көтелә икән, урындагы властьлар һәрвакыт, ихтыяҗыгыз булмаса, машинага утырмагыз, аннары бөтен эшләрегезне башкарырсыз, аның каравы исән-имин булырсыз, дип кисәтә. Бу бигрәк тә таулы районнар аша сәфәрләргә кагыла.
Килешәсездер, һава торышының нинди булачагы белән танышу һәм якыннарыңның берәрсенә үзеңнең төгәл маршрутың турында хәбәр итү һич кенә дә авыр эш түгел.
- Алда барган автомобильдән җәйгә караганда аз гына зуррак дистанция калдырыгыз. Әгәр алда автомобиль кинәт туктаса яки юлда салуласа, сезнең берничә өстәмә секундыгыз булачак. Һава торышы начар икән, профессионаллар объектларны нинди ераклыкта күрәсез, шундый тизлектә хәрәкәт итәргә киңәш итә. Ягъни, күз күргән ара 30 метр булса, сәгатенә 30 километрдан да тизрәк бармагыз.
- Машинаны тулысынча кардан чистартырга иренмәгез. Түбәдә ул фаралардагы кебек үк куркыныч – хәрәкәт иткән вакытта кинәт алгы тәрәзәгә эреп төшеп, алгы күренешне сизелерлек киметергә мөмкин.
- Кесә телефоны өчен гарнитура сатып алыгыз. Руль артында телефоннан сөйләшү – юл хәрәкәте кагыйдәләре белән тыелган, моның өчен 1 500 сум штраф каралган. Эш акчада гына да түгел – телефоннан сөйләшү игътибарны сизелерлек киметә, һәм сез кинәт тукталган машинаны яки юлга йөгереп чыккан баланы бәрдерергә мөмкинсез. Бозлавыкта барлык игътибар юлга бирелә, шуңа күрә телефоныгызны читкә куегыз яисә гарнитура кулланыгыз. Аны теләсә кайсы элемтә салонында сатып алырга мөмкин.
2019 елда Башкортстан юлларында 313 кеше һәлак булган, 3 733 кеше тән җәрәхәтләре алган.