лып барылган тәрбия җитми, ул гаиләдән дә килергә тиеш. Балаларны тормыш кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Әлеге тема соңгы вакытта ата-аналар җыелышларында, лекторийларда, әңгәмәләрдә күтәрелә. Еш кына без анда эчке эшләр бүлеге, медицина хезмәткәрләрен, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе белгечләрен чакыртабыз. Алар менә нәрсәләрне тәкъдим итә:
• Бала белән сөйләшегез. Аның кем белән әңгәмәләшүен, аны нәрсә борчуын белергә тырышыгыз. Балалар экстремаль террористик төркемнәргә бүленмәсен өчен дөньядагы сәяси, социаль хәлләр турында сөйләшү дә комачау итмәс, чөнки әле тормыш тәҗрибәсе булмаган үсмергә дөньяны аңлавы җиңел
• Баланың ялын дөрес оештырыгыз. Спорт секцияләре, түгәрәкләр, җәмәгать оешмалары, хәрби-патриотик клублар үсмергә үзенең әһәмиятен тоярга, белем даирәсен арттырырга ярдәм итә.
• Бала интернет аша нинди мәгълүмат туплый, нәрсә белән кызыксына, нинди китаплар укый, сайтлар карый – игътибар итегез. Массакүләм мәгълүмат чараларының экстремизм чыганагы булуын да онытырга ярамый. Балаларга алты яше тулганчы телефон бирергә тәкъдим ителми. Виртуаль дөньяга барып эләккәнгә кадәр ул реаль тормышны танып белергә тиеш. Әгәр ул тиешле тормыш сабагы алмый икән, негатив күренешләргә эләгергә мөмкин. 5-6 яшьтән балаларга өлкәннәр контроле астында 10-15 минут компьютер уеннары уйнарга рөхсәт итәргә була. Артыгы ярамый. Чөнки ул яшьтәшләре белән уйнарга, аралашырга тиеш. Тугыз яшьтән соң баланың интернет уеннарын контрольдә тоту мөһим, ул андагы һәр мәгълүматның торып калуын һәм теләсә кем аңардан файдалана алуын аңларга тиеш. Социаль челтәрләрне 12 яшьтән генә тәкъдим итәргә була. Бала бу вакытта плагиатлык, авторлык хокукы турында белергә тиеш.
Без, өлкәннәр, балаларга иң яхшысын бирергә: матур киендерергә, тәмле ашатырга тырышабыз. Ә менә буш вакытыбызны бүлергә кызганабыз. Чынында без, ата-аналар, балалар белән сирәк аралашабыз. Бергә кичке ашны ашау, телетапшырулар карау, кызыклы урыннарга бару, баладан аның кәефе, мәктәптәге билгеләре турында сорашу файдага гына булыр иде. Хәвефсезлек кагыйдәләре нәкъ менә төптән, ата-ана тәрбиясеннән башлануын онытырга ярамый.
Дания Нәбиева, Әрибаш мәктәбе укытучысы.