Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 ноябрь 2019, 21:15

Бала йөзле иргә кияүгә чыгарга теләүче юк икән

Кытайның Сяньтао шәһәрендә яшәүче Чжу Шэнкайга – 34 яшь. Ләкин беренче карашка аңа нибары 6 яшь чамасы бирергә була. Нәкъ шушы яшендә ул үсүдән туктый, мәңгелеккә бала гәүдәсендә кала.

Кечкенә чагында урамда уйнаганда, яшьтәше Чжу башына таш белән суга. Малайның башы канамый, әмма туганнары сүзләре буенча, 3 көн дәвамында аның югары температурасы төшми, ул саташып ята. Борчылган ата-анасы Чжуны дәваханәгә алып бара, табиблар, аның баш миендә кан оешуын күреп, ашыгыч рәвештә операция ясаганнар.
Малай терелә, аның тормышы нормальләшә кебек. Барысы да кайчандыр алган җәрәхәтне оныта, ләкин Чжуга 9 яшь тулганда, әти-әниләре улларының яшьтәшләреннән шактый аерылуына игътибар итә. Ул 6 яшьлек чагыннан алып бер дә үзгәрми...
Шөбһәләнгән ата-ана янә малайны табибларга күрсәтә. Медиклар малайның баш миендәге үсеш гормонын бүлеп чыгаручы гипофизга зыян килүен ачыклаган. Шуның аркасында ул 6 яшьлек чагындагы кебе катып калган.
Ул хәлләрдән соң 28 ел үткән, ә Чжу һаман да 6 яшьлек малай кебек. Аның сакал-мыегы да үсми, тавышы да балаларча нечкә. 34 яшьлек ир көн саен төрле кешеләргә үзенең бала-чага түгел икәнен исбатларга мәҗбүр. Әмма яшь ир өчен иң куркынычы болар түгел әле. Кызганычка каршы, үсеше тукталгач, ул җенси яклап та җитлегеп бетмәгән.
- Миңа 34 яшь булса да, тәнемнең функцияләре кечкенә баланыкы кебек. Шуңа да мин өйләнә дә алмыйм, - дип сөйли ул.
Табиблар бу очракта көчсез булуларын белдерә. Ә Чжу бик кайгырмаска тырыша.
- Минем дусларым кайчандыр картаеп, битләрен җыерчыклар басачак. Ә мин шушы самими йөзем белән һәрчак яшь булып калачакмын, - ди ул.
Чыганак: lady.tut.by
Фото: Социаль челтәрдән
Читайте нас: