Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 ноябрь 2019, 16:30

Әнидән дә кадерле кеше бармы соң?

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , олы җанлы кеше юктыр. Шушы көннәрдә Боргынбашта гомер кичерүче әниебез Шәмсиева Лүзә Хатип кызы 80 яшьлек юбилеен каршылый. Яше олы булса да күңеле аның гел 18дә. Йөзләрендә һәрвакыт елмаю балкып торган әниебез тормыш авырлыкларын шактый татыган кеше, әмма ул бервакыттада башын иеп утырмады, тулы тормыш белән кайнап ,гомере хезмәттә үтте кадерлебезнең.

Яңавыл районы Иске Көек авылында туып үсә ул. Аның балачагы сугыш елларына туры килә. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ятимлек ачысын да тоярга туры килә аңа. Боргынбаш авылына бухгалтер булып эшкә килгәндә әнигә нибары 18яшь була. Авыл клубында эшләгән әтиебез, Финат Шәмсиев белән бергә спектакль куеп йөриләр. Театрга. сәнгатькә мәхәббәт берләштерә аларны. Әниебез матур итеп шигырьләр дә иҗат итә, җырларга ярата. Спектакльдә гашыйклар булып уйнаган пар икенче көнне никах укыта. Бәхетле, матур гаилә булып яшәде әтиебез белән әниебез. Өч балага тәрбия биреп, белем алырга ярдәм итте. Гаилә җылысында дәү әниебез белән әтиебезнең апасы да гомер кичерде. Әти белән гомер итүләренә 60ел тулырга 3 ай гына калган иде, былтыр әтиебез җир куенына керде. Бик авыр кичерде бу югалтуны әниебез. Әмма яшәргә көч тапты. Әни бер эштән дә кыенсынып тормый, төрле өлкәләрдә хезмәт салды. Күрдем сельпосына йөреп эшләде, ә лаеклы ялга ул нефтьче булып эшләп чыкты. Аның почет грамоталары һәм медале? бу турыда исбатлый.
Ул хәзер хоккей карарга өйрәнде. «Салават Юлаев» командасы көярмәне. Аларның исем фамилияләрен дә барсын да белә. Нинди команда ничә очко белән җиңгән яки җиңелгән , спорт яңалыкларын күрше-тирә белән дә уртаклаша. Кул кушырып утырганы юк аның, бәйләм бәйли, оныкларына, оныкчыкларына тәпечки, бияләйләр җитештереп кенә тора. Туган йортыбызны да әни куллары белән эшләнгән келәмнәр бизи. «Сәлам», «Юлдаш» тапшыруындагы уеннарда катнаша, хәтта призлар да ота. Күпләп гәзит-журналлар алдырып укый. Без инде үз тормышларыбыз белән яшибез әни янына кунак булып кына китәбез. Ул безне тәмле ашлары белән каршы ала, төпле киңәшләре белән озатып кала. Туганнарны, авылдашларны хөрмәт итеп, аралашып яши якыныбыз.
Өебезнең нуры, яшәү яме син әни.
80яшьлек юбилеең белән котлап сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы хәсрәтсез көннәр. Балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Син яшь әле әнкәй чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең
Ничә генә яшьләр тулса да.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.
Читайте нас: