Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 ноябрь 2019, 21:20

Уфада пневмония таралган

Уфа мәктәпләренең берничәсендә, пневмония таралу сәбәпле, карантин кертелгән.

12 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Уфа мәктәпләренең берничәсендә пневмония таралу аркасында карантин режимы игълан ителгән. Аларда барлык укучылар да табиблар тикшерүе үтәчәк. Пневмония җәй айларында Свердловск өлкәсендә бик котырынган иде. Хәзер безнең республикага да килеп җиткән. Дәваханәләрнең инфекция бүлекләрендә бүген урын юк диләр.
Пневмония бик йогышлы чир. Ул авыру кешедән төчкергәндә дә күчәргә мөмкин. Әлеге афәт тырнагына иммунитеты какшаган, күптән түгел генә салкын тидереп, яки башка сырхаулардан йончыган кешеләр тиз эләгә. Тән температурасы күтәрелү, өшеп калтырану, ютәл, тын алу авырлашу, канда лейкоцитлар күләме арту - менә пневмониянең төп билгеләре. Үзегезне начар хис итәсез икән, кичекмәстән табибка күренү зарур. Чир организмда ныклап тамыр җәйгәнче көрәшә башласаң, тизрәк терелүгә өмет зуррак, әлбәттә.
Фото: ardi.ru сайтыннан
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: