Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 ноябрь 2019, 18:25

Юллардагы үлем очраклары кимүен... разметка белән бәйләгәннәр

Республикада 9 ай эчендә юл аварияләрендә теркәлгән үлем очраклары узган ел белән чагыштырганда 15,4 процентка кимегән. БР Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, бу өлешчә юллардагы тотрыклы термопластик разметка белән бәйле.

Быел термопластик Уфаның бөтен төп юлларында кулланылган, Стәрлетамак, Салават шәһәрләре урамнарында – өлешчә, 2600 километр төбәк һәм кайсыбер муниципальара юлларда да бу яңалык кертелгән.
Термопластикның төп өстенлеге – чыдамлылык. Әгәр буяу юл өстендә уртача алганда 3 ай торса, эретелгән рәвештә юлга төшерелгән термопластик асфальтның эченә үк үтеп керә һәм 6 айдан алып 1 елга кадәр тузмыйча саклана. Полимер разметка 3-4 тапкыр кыйммәтрәк булуына карамастан, аны куллану үзен аклый, чөнки аның гомум бәясенә кешеләрнең хезмәт хакы һәм техника куллану да кергән.
Чыдамлы термопластик разметканың нәтиҗәлелеге Башкортстандагы юл һәлакәтләре структурасы белән бәйле, аларның 42% - бәрелешүләр, 23% - җәяүлеләргә барып менү, 25% юлдан читкә төшеп китеп әйләнү очракларын тәшкил итә. Аермачык күренеп торган бүлү полосалары һәм юлларга төшерелгән мөһим билгеләр водительләргә тизлекне һәм дистанцияне контрольдә тотарга, манёврларны гадиләштерергә мөмкинлек бирә, аеруча бу бер полосадан икенче полосага күчкәндә һәм обгонга чыкканда. Термопластик разметка водительләрнең җәяүлеләр өстенә барып менү очракларын да киметә, чөнки элекке “зебра”ларның бяулары берничә айда тулысынча таушалып, кубып бетә иде.

Чыганак: bashinform.ru
Фото: pixabay.com
Читайте нас: