Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 ноябрь 2019, 18:20

Усал эттән саклана беләсеңме?

Сезгә ташланырга торган этне күрүгә кыяфәтеннән үк куркып, югалып калуыгыз ихтимал. Ләкин, иминлекне уйлап, салкын акылны саклап калып, дөрес команда биреп өлгерү мөһим шартларның берсе булып тора.

Усал эттән исән котылу юлларын өйрәткән МЧС киңәшләрен РИА "Новости" җиткерә.
Экспертлар белдерүенчә, иң башта каты һәм ышанычлы тавыш белән этне туктап калырлык командалар бирергә кирәк. Әйтик, "Урынга!", "Тик тор!", "Утыр!" яки "Фу!" командалары эткә йогынты ясамый калмый.
Бу да нәтиҗә бирмәсә, эттән саклану өчен төрле предметларны кулланырга кирәк: таяк, кулчатыр, ташмы ул? Шул предметны эткә бәргәндә ышыграк урынга яшеренү, качу ягын карарга кирәк. Шул ук вакытта ярдәмгә чакырырга да онытмагыз.
Әмма эт – этлеген итәр, усаллашыр. Әгәр инде болай котыла алмаганда, беләккә, кулга калынрак әйберләр урап, җәнлеккә тешләргә этәргеч ясарга кала. Эт сезнең беләккә ябышканда аның борынының өске ягына сугарга кирәк. Этнең борыны, касыгы һәм теле иң авырта торган җирләре.
Әгәр дә инде эт тешләп өлгерсә, яраны зарарасызландыручы сыекча белән эшкәртергә, читләренә йод сөртергә кирәк. Әгәр хуҗалы эт тешләсә, аңа котыру чиреннән прививка ясалганмы-юкмы икәнлеген ачыклау мотлак.
Аннары якындагы травмпунктка барып, бу хакта санитар хезмәтләргә һәм полициягә хәбәр итәргә ашыгыгыз.
Читайте нас: