Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 декабрь 2019, 21:25

Бассейнга йөрү өчен белешмә кирәкми!

«Известия» хәбәр итүенчә, Русиядә 12 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга бассейнга дәвалау-профилактика учреждениесеннән белешмә алмыйча йөрергә рөхсәт иттеләр. Русия Югары суды шундый карар чыгарган.

Бу яңалык “Роспотребнадзор” башлангычы белән кертелде.
Өлкән кешегә бассейнга барыр өчен табибтан белешмә алу мәҗбүри түгел, эпидемиологик хәл бозылган шәһәрләр искәрмә булып тора, диелә ведомство хәбәрендә.

Бассейн җитәкчеләре бу яңалыкны хупламады. Алар, мондый рөхсәт авырулар таралуга сәбәп булачак, дип саный.
"Кызыл тан"сайтыннан.

Читайте нас: