Тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәткән: Lindt, Аriel һәм Persil брендларының Русия базарына чыгарган товарлары үзләренең составы, сыйфаты, шулай ук аларны куллану шартлары буенча да Европада сатылучы аналоглардан аерылып торалар икән. ФАС фикеренчә, мондый хокук бозулар “Конкуренция турындагы закон”га каршы килә, ни өчен дигәндә, сатып алучы чит ил брендларына алданып, үзебездә эшләнгән товарларны сатып алмый.
Көнкүреш химиясе товарларын җитештерүчеләр ассоциясендә ФАС үткәргән тикшерүләр белән риза булмауларын белдерделәр. Компания әйтүенчә, Русия өчен эшләнгән товарлар ЕАЭС законнары буенча җитештерелгән һәм ФАС “башка илләрдә товарлар яхшырак” дигән кулланучылар уйдырмасын күпертә генә.