Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 декабрь 2019, 23:05

Авариядә 12 кеше каза күргән

Укытучы һәлак булган, балалар дәваханәдә.

Түбән Новгородта шәһәр үзәгендә 4 автомобиль бәрелешкән. Шуларның берсе, тротуарга ук килеп чыгып, театрга китеп барган 9нчы сыйныф балалары һәм аларның укытучылары өстенә менгән. Нәтиҗәдә, 12 кеше каза күргән, укытучы һәлак булган.
10 укучы дәваханәгә озатылган. Аларның берсенә операция ясаганнар, калганнары тән җәрәхәтләре алган.
Тикшерүчеләр юл фаҗигасенең сәбәпләрен ачыклый.
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: