Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 декабрь 2019, 23:15

Студентлар директорларын эштән бушаттырган

Декабрь ахырында республиканың сәнгать колледжы директоры Наталья Ваһапова вазыйфасыннан азат ителәчәк. Тик документта ул "үз теләге белән китә" диелә...

Тикшерү үткәрүгә һәм, нәтиҗәдә, җинаять эше кузгатуга финанс манипуляцияләре сәбәпче. Көллиятнең дүрт хезмәткәре үз окладларына өстәмә акча алган, дип хәбәр ителә. Бу сумма 285 мең сумнан артык тәшкил итә. Наталья Ваһапованы кем алыштырачагы әлегә билгеле түгел.
Тикшерү үзе көллият студентлары үтенече буенча үткәрелгән. Исегезгә төшерәбез: шушы елның 28 октябрендә колледжда укучылар чып-чын бунт күтәрде. Максаты - эштән нахакка азат ителгән укытучыны яклау. Алар директордан яраткан укытучыларын ни сәбәпле эштән бушатылуы турында сорауга җавап таләп иткән.

Ә эштән азат ителү, үз чиратында, тагын да күптәнге тарих белән бәйле. Шушы елның октябрь башында әлеге көллияттә укыган 17 яшьлек егет үле килеш табыла. Укытучы шушы сәбәпле эшеннән азат ителә. Тик директор үзе, аның башка хокук бозулары да булды, ди. Үзеңне бел, диясе килә дә соң...
"Кызыл тан" сайтыннан.
Читайте нас: