Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 декабрь 2019, 12:05

Авыл халкына бәхет елмайды

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында республикага медицина техникасы сатып алынды.

Кичә Уфада алар үзәк район дәваханәләре җитәкчеләренә тапшырылды.
"ПАЗ"ларда медицина кабинетлары җиһазландырылган, "КамАЗ"да күкрәк зонасы органнарын тикшерү өчен җиһазлар урнаштырылган. Мобиль фельдшер-акушерлык пунктлары 100 кешегә кадәр халык яши торган авыллар өчен каралган.

Быел Башкортстанга 21 мобиль ФАП һәм 7 күчмә флюорограф китерелде. Тәгәрмәчле медкомплекс сатып алуга федераль бюджеттан 240 миллион сум акча бүленгән.

"Без барыбыз да бик бәхетле, яхшы җиһазландырылган комплекслар республиканың бөтен территориясендә таралачак. Авылларда да алар медицина ярдәме күрсәтәчәк", - диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

"Бу район өчен бик мөһим. Бездә 100 кешедән ким халык яшәгән авыллар бар. Фельдшер-акушерлык пункты булмаган 30дан артык авыл исәпләнә. Хәзер бездә анда чыгу, халыкка медицина тикшеренүе, диспансерлаштыру үткәрү мөмкинлеге туды. Моның өчен барлык шартлар да бар", - диде Миякә үзәк район дәваханәсе баш табибы Илшат Гыйлемҗанов.

«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: