Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 декабрь 2019, 09:00

Ел ахырына — 505 видеокамера

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

2020 елның маена аларның саны 1000гә җитәчәк.

2020 елның маена Башкортстанда видеотеркәү камераларының гомум саны 1000 берәмлек тәшкил итәчәк һәм республика юллардагы хокук бозуларны теркәү аппаратлары иң күп булган ун төбәк арасына керәчәк.
Бу максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Башкортстан юлларында 2019 елның 20 декабренә 505 камера эшләячәк. Бу хакта 9 декабрьдә Хөкүмәттә узган киңәшмә барышында Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.

Уфада өстәмә рәвештә 62 камера урнаштырылган — аларны монтажлау тәмамланган, хәзерге вакытта эшләтеп җибәрү-көйләү бара. М-5, М-7, Р-24 федераль трассалары участокларында 59 камера урнаштырылган. Өч көн эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2078 очрагы теркәлгән.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, видеотеркәү камераларын урнаштыру схемасы ачык булырга, республика халкы аларның кайда урнаштырылганлыгын белергә тиеш, дип ассызыклады. Республика җитәкчесе билгеләвенчә, бу чаралар нәтиҗәле эшли, республика юлларында һәлак булучылар саны кими.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: