Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 декабрь 2019, 23:05

Кызганыч, кимибез...

Сер түгел, илебездә халык саны елдан-ел кими. Менә шул җәһәттән соңгы мәгълүматлар: 2019 елда Русия халкының табигый кимүе соңгы 11 ел эчендә иң югарысы булган. Бу хакта Русия статистика комитеты белдерә.

Быел ун ай эчендә вафат булучылар дөньяга туган бәбиләр саныннан 259,6 мең кешегә күбрәк булган. Кызганычка каршы, бу кимүне мигрантлар килүе дә компенсацияли алмый ди белгечләр.
7 ноябрьдә Исәп палатасы илебездә 1 сентябрьгә халык саны 146,7 миллион кеше тәшкил итүе турында хәбәр иткән иде. Бу ел башы белән чагыштырганда 52,5 мең кешегә кимрәк дигән сүз. Мәгълүматларга ярашлы, соңгы 4 ел дәвамында халыкның табигый кимүе тизләнә.
Русия Икътисади үсеш министрлыгы белдерүенә ярашлы, соңгы вакытларда халык арасында картаюның һәм яшь структурасы начарлануының тотрыклы тенденциясе күзәтелә. Демография күрсәткечләре исә Русиянең социаль-икътисади үсешенә йогынтысын ясамыйча калмый. Бәяләүләргә ярашлы, 2020 — 2023 елларда бездә халык саны мигрантлар исәбенә артачак, ә 2024 елда исә миграция һәм шулай ук табигый туу исәбенә дә артачак дип хәбәр ителә.

Автор : Кадикова Резида
Читайте нас: