Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 декабрь 2019, 17:05

Рамил Шәмсетдинов нинди мөрәҗәгать белән чыккан?

Байкал аръягындагы хәрби частьта сигез кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдинов адвокаты аша мөрәҗәгать белән чыккан.

Аның адвокатлары Читада. Яклаучы Равил Тугушев, эш нечкәлекләре турында сөйләп, монда аның белән бергә юрист Руслан Нагиевның да булуын билгели.
Равил Тугушев, Рамилгә сак астында тоту рәвешендә кисәтү чарасы 4 айга озайтылды, дип хәбәр итә. Алда тикшерү гамәлләре, шул исәптән экспертизалар үткәрү дә каралган. Адвокат гаепләнүче исеменнән аның мөрәҗәгатен һәм рәхмәт сүзләрен дә җиткерә.

"Мин Рамил исеменнән әлеге катлаулы хәлләрдә аны яклап тавыш бирүчеләргә, аны хуплаучыларга, әтисенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә", - ди ул.

"Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, юристлар үз эшен Рамилнең хезмәттәшләрен аффект хәлендә үтерүен раслауда төзергә ниятли.
Автор: Резеда Галикәева.
фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/Ramil-Sh-msetdinov-nindi-m-r--gat-bel-n-chikkan-41933/
Читайте нас: