Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 декабрь 2019, 14:45

Бай кәләш

ЮморескаСөю хисе белән тилерүне, мәхәббәт утында януны кем генә кичермәгән дә, кемнең генә башыннан үтмәгән ул. Менә мин дә шундый хәлдә.

Кайчаннан дип сорау урынсыз. Билгеле инде, сөйгәнемне очраткан көннән бирле. Аның сылулыгын тәфсилләп сөйләп тормыйм. Чагыштырырлык та, санап китәрлек тә сүзләр таба алмыйм. Кыскасы, очраштык, таныштык һәм мин шул көннән ялкынсыз утта янучы бер мәҗнүнгә әйләндем дә куйдым. Кызның мине ярату-яратмавын төгәл генә белмим. Әмма очрашырга каршы түгел иде. Э-эх, белсәгез ул очрашуларны сәгатьләп, юк, минутлап көтеп алганымны!
Шундый чибәркәй янына буш кул белән бара алмыйм бит инде! Беренче очрашуга, билгеле, бер кочак роза чәчәкләре тотып бардым. И куанды. Шатлыклы елмаеп, чәчәкләрне иснәп:
-- Рәхмәт инде, минем иң яраткан чәчәкләрем. Гөлчәчәкне бит мәхәббәт чәчкәсе, диләр, -- ди, миңа мөлаем елмаеп.
Үзе роза гөле кебек алсуланган йөзен чәчәкләр белән каплап, тыйнак кына көлә. Чәчәкләр арасыннан күренгән карлыгач канаты кебек сызылып киткән кашлары, назлы күз карашлары, менә-менә очып китәр күбәләк кебек, челт-челт йомылучы озын керфекләре, болай да гышыйк хисеннән хыялланган мине тәмам акылдан шаштыра. Сөйгәнемнең үзен бәхетле тоюы мине куандыра. Минем инде аны тагын да бәхетлерәк итәсе килә.
Икенче очрашуда зөбәрҗәт кашлы алтын алкалар бүләк иттем. Кыенсынып кына бирдем инде. Ә ошамаса?
Бик шатланып кабул итте. Аның елмаюын күрү минем өчен үзе бер бәхет!
-- Әй, рәхмәт инде! – ди. – Түлке мондый алка тагарга оялам бит әле, -- ди.
-- Ник ояласың? – димен. – Оялма, так, кыенсынма!
-- Бәй, кыенсынмый, мондый алка бу күлмәгем белән һич тә килешми, -- ди. – Алар яңа, ашка йөри торган күлмәк белән генә килешле, -- ди кыенсынып, миңа мәгънәле генә карап.
Аңладым инде, аңламый ни. Хыялый гашыйк дигәч тә. Эзләдем, сайладым, күлмәкнең иң затлысын алдым, сөйгәнемне куандырдым.
Тик яңадан очрашуга килгәндә мин бүләк иткән алкаларны такмаган, күлмәкне дә кимәгән иде. Сорамадым инде, ничек сорыйсың, бәлки ошатмагандыр.
Ошаткан икән.
-- Син бүләк иткән күлмәкне киеп, алкаларны тагып, көзге каршысында озаклап басып тордым Ай, килешә, мин әйтәм, үземә! Каян белеп алган, бар җире килешле, дим. Рәхмәт, шул чаклы ошады, -- ди. Минем сораулы карашымны шәйләп алды. Янәсе, ошагач, ник киеп килмәдең? Минем сүзсез соравыма җавап итеп. – Ләкин ул күлмәк бу итекләрем белән һич кенә дә килешми, -- дип куйды, аяк киемнәренә ымлап. – Фасон бер төрле булырга тиеш.
Һи-и, без аннан тора торган егетме соң инде!? Фасоны да килерлек, хакы да һуш китәрлеген бүләк иттем итекләрнең! Аның куанганын белсәгез.
-- Вәт хәзер полный комплект, -- ди. – Яңгырлар гына эшне бозып тора бит әле. Башка кызлар шыгырдап торган күн пальтодан йөри башлады. Мин нишләрмен икән? – ди.
-- Һич тә аптырама, -- дим. – Мин барында көяләнмә! Булыр, -- дим. – Все будет!
Без бөлгәннән кем көлгән. Алып бирдем күн тужуркасын да, затлы, ефәк кебек юка, ялтыравык, берсе ачык зәңгәр, берсе уттай янып торган кызыл төслесен дә. Шулай итми, аның куанганын күрү үзе бер гомер бит. Шатлыктан нурланып киткән йөзләре караңгы төннәрне дә яктырта, күңелемдәге сөю хисләре артканнан-арта бара бит. Мәхәббәт күбәләгемнең оялчан гына таләпләре шул хисләргә бәрабәр арта бара. Икесе дә чүпрә камыры кебек кабара, түгелер хәлгә җитә. Мин инде түгелгәнен көтеп тормыйм. Мондый чакта йоклап торсаң, бар булганы түгелеп, ачып китеп, юкка чыгуын, сөйгәнеңне югалтуыңны көт тә тор. Кая ул көтеп тору? Аның артканнан-арта баручы сезонный ихтыяҗларын йөгертеп үтим инде.
-- Кичә ник килмәдең? – дим. – Без бит күңелле генә итеп ресторанда утырырга сөйләшкән идек.
-- И, җаным, гафу ит инде, -- ди. – Алмаш күлмәгем булмады
-- Бәй, -- дип сүз башлаган идем дә.
-- Беләм ни әйтәсеңне. Әмма шуны бел, җаным, үзен ихтирам иткән хатын-кыз бер күлмәкне ике тапкыр киеп чыкмый, ди, илтифат белән генә көлеп.
Миңа инде кабат әйтеп торасы юк, ташыйм гына күлмәген дә, башкасын да. Күлмәге күлмәк, аның башка әтнәкәсе күп икән. Һәр күлмәккә туры килерлек муенсасы, брошкасы, төсе охшаш асылташлы алка-йөзекләре дә кирәк икән. Кыш җиткәч фасонлы тун, баш киемнәренә ихтыяҗ артканны сөйләп тә торасы юк инде.
Бер очрашканда озын керфекләрен аска төшереп, кыенсынып кына:
-- Сине үземә кунакка чакырыр идем дә, мин яшәгән урынны ошатмассың дип куркам, -- диде.
-- Яратырмын, -- димен дәртләнеп. – Әйткәндәй, гашыйкларга куышта да оҗмах.
-- Белмим шул, без бит общагта дүрт кыз торабыз, -- ди. – Аерым шалаш булса бер хәл дә ул.
Монысын да аңладым. Тел төбе кая барганын төшендем.
-- Затлы әйберләрем дә бик күбәйде. Саклар урын да юк. Урлап чыгып китмәгәйләре, -- ди уфтанып кайгылы тавыш белән.
-- И Ходаем, -- димен, -- мин барында кайгырма. Бар да булыр.
Тимер ишекле фатир алып бирдем. Чыннан да, затлы әйберләре ару гына җыелган бит. Ишек-тәрәзәләр госбанкныкы кебек, һич куркасы юк. Ишеге өч йозаклы. Яшәсен курыкмыйча. Безгә очрашырга кулай инде. Кирәкле җиһазлар да бүләк иттем, билгеле.
“Ул чаклы акча каян алдың, ничек җиткердең?” дигән сорау биреп азапланмагыз! Андый сорау бирә торган заманнар үткән, аны хәзер иң-иң усал прокурор да бирми. Какуй-такуй сез! Кыскасы, анысы минем эш!
Әлеге хәлемне сорасагыз була. Беләм инде, күңелегезгә төрле шикле уйлар килә. Мине юкка чыгып, беркатлылыгым аркасында кире кагылып, ялгыз калган, дигән уй белән күңелегездән астыртын куанмый торыгыз әле! Андый уй башыгызда кала бирсен. Тегеләрен сезгә сер итеп кенә сөйләсәм, монысы сер түгел – без өйләнештек!
Бәй, шулай булмый, шундый чибәр, сылу, һәм, иң мөһиме – йорт-җиһазы җитеш, бай кәләшне алмый кала алмыйм бит инде! Андый кәләшләр адым саен очрап тормый. Алар бик сирәк!
Өйләндем, кәнишне!
Әнәс САФУАНОВ.
Фото:https://www.google.com/search?q=%D0%BF%D0%B8%D0%BA%D1%81%D0%B0%D0%B1%D0%B0%D0%B9+%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE+%D0%B6%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%82%D1%8C%D0%B1%D0%B0&rlz=1C1AOHY_ruRU708RU708&tbm=isch&source=iu&ictx=1&fir=-ULIBlCdl2b3vM%253A%252CLtEI0kdEZ-AHpM%252C_&vet=1&usg=AI4_-kSFSM6WYjLMgCS2hotP98Te4SfDcA&sa=X&ved=2ahUKEwi-kODW3cPmAhXyBBAIHeHeDT0Q9QEwCXoECAoQEg&cshid=1576827912980806#imgrc=-ULIBlCdl2b3vM:
Читайте нас: