Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 декабрь 2019, 18:40

Ефәк тукыма

(Хикәя)Түземнәр роза чәчәкләреннән бал кайнатырлар, агач яфракларыннан ефәк тукыма тукырлар… Тукта, бу сүзләрне кайчандыр бер укыган иде түгелме соң? Бик тә, бик тә таныш сүзләр. Бәлки үзе укымагандыр, ә кемнәндер ишеткәндер генә? Болай булуы да бик мөмкин. Тик күпме генә тырышса да, Язгөлем әлеге сүзләрнең кайчан, кайда хәтеренә салып куйганын чамалый алмады. Менә шул кинәт исенә төшкән сүзләр аның күңеленә ниндидер бер күтәренкелек алып килгәндәй тоелды. Кеше язмышын үзгәртү өчен кайчак башка берәүнең күз кысуы да җитә дигәннәре дөрес, ахры.Чөнки тормыш шулай корылган: анда берни дә юкка гына барлыкка килми, эшләнми, үзгәрми…

Җүләр сүз инде, агач яфракларыннан ефәк тукыма тукып, роза чәчәкләреннән бал ясап була ди мени? Була дигәннәр бит, әгәр түзем булсаң… Каян алырга соң ул түземлекне?! Әйтүе генә җиңел. Язгөлем шулай уйлый-уйлый әйберләрен җыйды, аннары ел буе кияүгә чыга калсам дип саклап тоткан акчаларын барлады. Их, барсы да, барсы да әкияттәгечә матур башланган иде бит!
Авылдашлары «шәһәр малае», алай гына түгел, «завод директоры малае» дип кенә йөрткән Айназ, көннәрдән бер көнне клубта биюгә чакырып, гел көтмәгәндә кызның күңелен биләп алды. Моңа кадәр бер егеткә дә әлләни игътибар итмәгән Язгөлем аның бай кеше баласы булуы хакында уйланмады. Башкалар ул берникадәр иркә, үзсүзле һәм шактый кызларның башын өйләндергән Айназга туры да килми дип санадылар. Әмма күңелдә уянган мәхәббәт хисен әмер биреп яисә ниндидер туры килә-килмиләргә карап кына туктатып буламы соң?! Егет тә беркатлы риясыз һәм күп акча тәмен татып бозылмаган кыз белән аралаша башлагач, берникадәр үзгәреп китте төсле. Авылга ешлады, элеккечә авылныкылар янында үзен өстенгә чыгармый башлады. Тик бу үзгәрешләр озакка сузылмады. Танышып йөри башлауларына нәкъ алты ай тулган көнне Язгөлемгә Айназның өйләнергә йөрүе хакында гайбәт сүз килеп иреште. Язгөлем бу хакта сорарга теләп, шәһәргә Айназның кәрәзле телефонына йөз генә мәртәбә шалтыраткандыр… Тырышулары юкка булып чыкты. Шулай да бер шалтыратканда телефонны әнисе алды. Ул кызга әлләни тавыш күтәрми генә, әмма йөрәгенә үтеп керерлек итеп: «Безнең хәерче кызына дип үстергән улыбыз юк, аны тынычлыкта калдырыгыз»,-диде.
Кыз өчен мондый сүз ишетү зур бер яңалык кебек тоелмады, шуңа ул ушын югалтырдай чиккә җитеп бетерешмәде. Бетерешмәскә сәбәп тә бар - Айназның башка төрле уйлавына ышанды. Ничек инде ул аны алдап йөрсен?! Арага ялган кертмәскә дип сүз беркетмәсәләр дә мөгалләмәләре ихластан икәнлеген тоеп йөрделәр, ләбаса. Ничек шул ихлас мөнәсәбәтне аяк астына салып таптарга кирәк, башка сыя торган хәл түгел.
Егет исә әнисе сүзендә булып чыкты, ата-анасы тапкан кәләштән ул: «Язгөлемне яратам»,- дип баш чөермәде. Кәләшнең чибәрлеге дә, егетнең башын әйләндерерлек чаялыгы да бар иде. Алар икесе дә бер төрлерәк тормыш рәхәтен күреп, бер төрлерәк акча туздырып яшәргә ияләшкән ишләр булып чыкты. Егет әнисе кушканча «киләчәген уйлады» һәм Язгөлемне үзе белгән мохитта үскән кызга алыштырды.
Айназның туе көнне Язгөлем әбисе алдына башын куеп илереп-илереп елады. 12 яшьтә чагында әнисе белән әтисе авариягә очрап мәрхүм булгач, аны әбисе үз яныны авылга алып кайткан иде. Әтисенең туганы гаиләсендә, әбисе карамагында үсте ул. Хәзер менә яшүсмер чагында татыган иң газиз кешеләрен югалту ачысы күңелен кабат биләп алган кебек булды. Нигә ул чираттагы тапкыр якын кешесен югалта? Мәхәббәт, бәхет байлыкка карап киләмени? Күңелендә сораулар бер-бер артлы туа торды, җаваплары гына табылмады…
Берничә айдан соң очраклы гына берничә авыл кызының «серләшеп» торуына тап булды. Алар аның хакында гайбәт куерта иде. Берсе:«Язгөлем завод директоры килене булам дип күкрәк киергән иде, барып чыкмады, ә? Айназга нәрсәгә инде ул?» - диде. Икенчесе аңа берникадәр каршы килеп:«Шулай инде, бай егет бай кызын сайлый, анысы көн кебек ачык. Язгөлем кызганыч инде, шул «бабник»ны яратып йөрде бит. Тегесе рәхәтләнеп көлде, юньсез”,-дигән булды. Язгөлем аларны азакка кадәр тыңлап тора алмады, клубтан очып диярлек кайтты да мендәренә капланды. Ярый инде мендәр күз яшьләре ни кадәр күп булса да зарланмый.
Иртән ул әбисенә шәһәргә китәчәген һәм анда инде вакытлыча эш табуын хәбәр итте. Техникумнан практикага җибәрәләр дигән булды. Әлбәттә, әбисен алдады. Ләкин инде төнлә башына килгән уйдан ваз кичәргә үзендә көч тапмады. Хәерче авыл кызы дигәч тә мыкыл итеп тормасыннар! 30 меңләп акчасы бар, кешедән бурычка алган түгел, үзе тиенләп җыйды. Шуңа күрә аларны ничек тели -шулай туздырачак. Хәзер аңа иң мөһиме - түзем булырга кирәк! Түземнәр агач яфракларыннан ефәк тукыма тукыйлармы әле? Язгөлемнеке ефәктән генә түгел, алтыннан булыр. Юлында очраган язмыш сынавын җиңәргә теләгән яшь һәм тәҗрибәсез күңел үзен шулай тынычландырды һәм әле кыз үзе дә ныклап аңлап бетермәгән ниндидер бер үҗәтлекне, кирелекне, акылсызлыкны исбатларга омтылды. Техникумда укып йөрүе, озакламый имтиханнар тапшырасы барлыгы да, хәтта әбисен борчуга салырмын дигән курку да эзсез югалды. Әйтерсең, ул ниндидер бер бәйрәм уңаеннан техникум сәхнәсенә чыгып керергә генә уйлый, башка рольдә уйнап алмакчы, ерак китәргә җыенмый ла... Бер-ике көнгә генә, күп дигәндә бер атнага. Байларча кыланып караса Айназ булган бөтен үпкәсе шуның белән бетеп китәр төсле шул.
Шәһәргә килгәч иң беренче чиратта кибеттән соңгы мода белән тегелгән берничә күлмәк, аяк киеме сатып алды. Аннары иң кыйммәтле кунакханәләрне белеште. Шәһәр үзәгенә урнашканын сайлады. Чөнки биредә калага рәсми эш белән килгән чит ил кешеләре, шулай ук башка төбәкләрдән дә җитәкче урыннарны биләүчеләр еш тукталуча. «Рәшә» дигән сәер исемле кунакханәдә хәтта башка ил президентларына аерым махсус бүлмәләр дә бар дип әйтәләр…
Офык артындагы күренми торган нәрсәләрнең һавада чагылышын рәшә дип атап йөртәләр. Җитәр, чынбарлык Язгөлемнең җанын күп ашады: ятимлек үзәгенә үтте, хыяллары чәлперәмә килде, сөйгән яры ташлады… Хәзер аз вакытка гына булса да, гадәти авыл яшәешеннән аерылып, байлар, түрәләр, акчалары күплектән үзләрен әллә кемгә санаучы Айназ кебекләрнең тормыш «рәшәсе»ндә яшәп алыр.
…Кичке аш якынлашкач, Язгөлем үзенә иң килешкән күлмәкне сайлап киде. Нияте кунакханә ресторанында ашау иде. Шул вакыт ишек шакыдылар. Кыз башта аптырап калса да, кунакханә хезмәткәредер дип уйлап, ишекне ачты. Ишек шакучы шомырт төсле кара костюм кигән 30 яшьләрдәге ир, әле кулындагы кәгазьгә, әле Язгөлемгә карап, бер мәлгә телсез калды. Аннары тизрәк үзен кулга алды да:
- Бу бит 17нче бүлмә? Фәридә ханым, сезне алдан кисәтеп куйганнардыр. Мин сезне театрга алып барырга тиешле кеше. Консуллыкта ирегез Төркиядән килеп җиткәнче шәһәребез театрлары белән таныша торырга теләвегезне яхшы беләләр, - диде.
Язгөлем өчен бу көтелмәгән, дөресрәге аның планында булмаган хәл иде. Әллә шайтан котыртты, әллә әбисе кадәр әбисен алдап чыгып киткән кыз инде үз ялганында үзе бутала башлады – ике дә уйламый яңа рольгә керде. Әле үзен бер чибәр, иркә, эшкуар кызы итеп кенә күзаллаган иде, хәзер чит ил бае хатыны, кызык бит. Менә роленә биография дә уйлап торасы юк... Аның авызыннан ялган сүзләр бер-бер артлы тәгәрәде:
- Шулаймени? Бик яхшы. Мин бик шатмын. Әлбәттә, ерак җирләрдән килеп, шәһәр белән танышмыйча кунакханәдә бикләнеп утырасым килми…
- Консуллыкта сезне шәһәр белән таныштыруны һәм иң башлап, театрга алып баруны йөкләделәр . Аннары ресторанга керербез. Безне лимузин көтә…
Егет тагын ниләрдер әйтте… Бу вакытта Язгөлемнең акылы уянды төсле һәм ул тизрәк үзен башка кеше итеп танытуын әйтергә кирәклеген дә аңлады… Әмма каршында басып торган менә шушы ыспай егет белән шәһәрнең иң күркәм җирләрендә йөрү теләге акылын тиз томалады. Ул бит байларча кыланырга ашкынды, менә үзеннән-үзе җай да чыкты: иң кыйммәтле күлмәгеңне киеп, лимузинга утырып театрга бар, соңыннан ресторанга кер… Нәрсә, Язгөлем, куркып калдыңмы әллә? Юк, аның алдашасы килми… Тик бер тапкыр театрга, ресторанга барып кына ул бит берәүгә дә начарлык эшләми. Ә Фәридә дигәннәре бер кичкә генә түзәр…
Тик лимузин аларны театрга алып бармады. Ул серле төнге шәһәр урамнары белән ярты сәгатьләп юл тоткач, ике катлы шәхси йорт каршына килеп туктады, шунда ук тимер капка ачылды һәм машина эчкә үтте...
Акрын гына шәһәрнең төнге серләрен яшереп яктылык таралды. Сәгать алтылар, җиделәр булдымы икән, ишекне шакып, Фәридәне иртәнге тәмле йокысыннан бүлделәр. Хатын йокысыннан айнып урыныннан торырга да өлгерми калды ишекне кемдер үзе ачты һәм бүлмәгә берничә кеше бәреп керде. Алар арасында ире дә бар иде. Ул хатынына беренче күргәндәй текәлде. Янындагылар да аннан ким гаҗәпләнмәде. Берни аңламаган Фәридәнең йокысы кул белән сыпырып алгандай качты, үзе көчкә телен әйләндерде:
- Хатыйп? Каян килеп чыктың? Син бит бүген кичкә генә килергә тиеш идең? Мәскәүдә эшләрең тиз бетте мени?
Ир әллә ишетте, әллә юк, йөгереп барып хатынына сарылды:
- Фәридәм, Фәридәм, син монда! Мин бит шундый курыктым! Гомергә дә болай курыкканым юк иде!!! Фәридәм, җаным, син монда!
- Хатыйп, ни булды? Мин бер ни аңламыйм. Бәлки башта, дуслаларыңа чыгарга кушарсың?
- Ярый, ярый…Егетләр, күрәсезме, ул исән-сау. Рәхмәт сезгә, вертолет өчен дә рәхмәт. Ә хәзергә, гафу итегез, хатыным белән икебезне генә калдырыгыз.
Егетләр бер карусыз чыгып киттеләр. Хатыйп исә берничә сүз белән генә хатынына эшнең нидә икәнен аңлатып бирде. Берничә сәгать элек аңа «Хатыныгыз бездә, әгәр дә аның исән-сау булуын теләсәгез, кире Төркиягә ниятләрегездән баш тартып кайтып китегез», - дигәннәр. Ул бу хәлгә ышанмаган, дуслары ярдәмендә вертолет табып, Казанга очкан. Фәридәнең боларны ишеткәч куркуыннан башы авыртырга тотынды. Ире аны:
- Бу кемнеңдер усал шаяруы гына яки берәрсе менә шушылай мине алдап куркытмакчы булган. Алар әйтте дип Төркиягә кире китсәм, иртәгәге очрашуда була алмас идем… Менә шул гына. Зинһар, борчылма. Күреп торасың, сине берәү дә урламаган.
- Барыбер, әллә ничек килеп чыкты бит. Башта атылып килеп кергәч, сиңа берәр нәрсә булгандыр дип курыктым. Ә хәзер үзем өчен куркам…
- Фәридәм, тынычлан яме, башка берни булмас. Кил әле яныма, Фәридәм, йә инде, елмай. Безгә хәзер берни булмаганга сөенергә генә кирәк. Фәридәм, мин…
Ир хатынының колагына ярату сүзләре пышылдады…
Берникадәр вакыттан соң алар бүлмәләренә иртәнге аш кертүне сорадылар. Кара-каршы утырып кофе эчкәндә сәгать уннар җитеп килә иде. Төнге хәлне икесе дә куркыныч төш күрүгә генә тиңләделәр. Әлеге «төш»нең бер-берсен якынайтып җибәрүләренә күңелдән генә сөенделәр. Фәридә эш-эш дип соңгы вакытларда хатыны турында оныткан иреннән, ә Хатыйп иң якын кешесен югалтмаудан канәгать иде. Әмма аларга онытылырга озак вакыт бирмәделәр. Юк-бар сөйләшеп көлүләрен ирнең кесә телефоны бүлде. Телефоннан сөйләшә башлауга аның әле генә елмайган иреннәре ачудан кысылды. Аннары кырыс кына:«Биш минуттан офиста булам. Шунда сөйләшеп бетерербез», - диде дә трубкасын атып бәрде. Тиз генә кофесын эчкәч:«Ашыгыч эш бар», - дип чыгарга ашыкты. Хатыйпның болай кискен генә чыгып китүе беренче тапкыр булмаганга Фәридә аптырамады да, аны елмаеп, үбеп озатып калды.
…Фәридә тумышы белән шушы җирлектән. Иреннән алда Татарстанга ашкынуы туган илен тизрәк күрәсе килүдән иде. Ул Хатыйпның Мәскәүдә эшләрен бетергәнне дә көтеп тормастан бер көн алдан Казанга кайтып китте. Сагыну сагышын басарга теләп, ялгызы гына шәһәр урамнары буйлап йөрисе, Казансу яры буенда тын гына басып торасы килде. Башта аны үзе туып үскән урамдагы кунакханәдә берничә көн генә булса да яши алмавы борчыган иде. Чөнки аның килүенә консуллыкта башка кунакханә әзерләп куйганнар. Шулай да ул җаен тапты: туган урамындагы кунакханәгә урнашты. Аннары иренә үзе теләгән җиргә урнашуы турында әйтеп шалтыратты. Бу хакта исә консуллыкта белми дә калдылар.
…Ул үткәндә калган якты хатирәләрне барлый-барлый Казансу яры буйлап йөрде. Кияүгә чыгып, бөтенләй белмәгән чит җиргә китүенә дә сигез елга якын икән инде. Әтисе белән әнисе башка шәһәргә күчкәнгә дә биш ел булган. Алар күчкәнче ул Казанга еш кайта иде. Аннары газиз кешеләре киткәч, кайтмас булды. Чөнки аны берәү дә көтми, каршыламый бит… Ә менә бу юлы сагыну хисе җиңде, берәү көтеп тормаса да Казанга кайтырга җай чыгуга юлга җыенды. Менә хәзер ул кабат Казансу яры буенда. Күз алдына менә шушы яр буена әти-әнисенә ияреп су коенырга килүләре, үсә төшкәч дуслары белән биредә туплы уйнаулары, аннары нәкъ шушында Хатыйп белән танышуы күз алдына килде. Соңгысы хакында уйлауга үзе дә сизмәстән көлеп куйды. Көлмәслек тә түгел шул. Алай итеп кем генә таныша икән?! Фәридә ул вакытта коенырга ялгызы гына төшкән иде. Комлыкта халык та күп түгел, рәхәтләнеп кызын да кызын… Кыскасы, ул бераз ятып торгач суга керде. Тик киемнәрен, сумкасын караусыз калдыруы, аларны урлап китүләре бар дип уйламады да. Суда әлләни озак та тормады инде. Әмма ул яткан урынына килүгә бары тик сөлгесен генә күреп, үз күзләренә үзе ышанмады. Тирә-юньдәгеләрдән сораштырып караса да бернинди файда күрмәде. Шушылай көпә - көндез үзен талатып торганга гарьләнде. Шәһәр буйлап су коену киемнәреннән генә кайтырга туры киләчәген уйлап кара кайгыга батты. Нишләргә? Ник бер таныш кеше килеп чыксын? Машиналарга кул күтәрә калса, әллә нәрсә уйлаячаклар… Кыз чарасызлыктан елап җибәрде. Башын иеп елап утырганда үзе янына бер егетнең килеп басуын сизмәде.
Берәр нәрсә булдымы әллә? Ник елыйсыз?
Фәридә тавышка сискәнеп китте. Ягымлы тавыш иясенә күтәрелеп карагач, үзенең шундый көлке хәлдә калуын егеткә әйтергә тарсынды. Әмма егет җавап ишетми китәргә ашыкмады.
- Тынычланыгыз, мондый матур кызга елап утыру килешми…
- Мин, мин ялангач килеш бит…
- Комлыкта кем киенеп утырсын инде?! Менә кызык.
- Минем киемнәремне урлап киткәннәр. Хәзер өйгә ничек кайтырга белмим. Акчамны да алганнар.
- Юньсезләр! Шушындый чибәр кызны таларга ярыймы инде, ә!
- Башкаларны таласалар да ярыймы?
- Алай димим дә, бары сезнең кәефне генә күтәрәсем килгән иде. Әйдәгез танышабыз, мин-Хатыйп. Ә сезнең исемегез ничек?
- Фәридә.
…Хатыйп Фәридәне өенә үзе озатты. Юл буеннан машина туктатты, акча түләде. Шофер исә сөлгегә уранган һәм тагын ирләр костюмы кигән кызны күреп башта аптырашта калган иде, аннары барсын да аңлап алды. Хатыйп белән Фәридәнең танышулары әнә шулай көтмәгәндә, уйламаганда башланды…
Сигез ел яшәү дәвамында ул иренең кешеләргә ярдәм итәргә ашыгуын, гаделлеген бер генә тапкыр күрмәде. Бу аны сөендерде дә, шул ук вакытта бераз шүрләтте дә. Чөнки иренең гадел юл белән баруы, аның уңышларга ирешә алуы, Казан белән генә түгел Россиянең башка шәһәрлерендә дә җиңел генә партнерлар табуы күпләргә ошамады. Бар җирдә ярый, үз кеше, әмма күләгәдә көндәшләре тезелеп тора…
Хатынның хәзер бу турыда уйлыйсы килмәде. Җаны туган җирендә аяк басып торуыннан, бик тә кадерле урыннарны күрүдән сүз белән аңлата алмастай рәхәтлеккә чумды. Ниһаять, әллә ничә еллар үзен озата йөргән җирсү хисе эреп юкка чыккандай булды…
…Хатыйпның аркалары тирләп чыкты. Әмма телефон кабат ялындырып кына шалтырады. Ул тавышны тиз танып алды. Бу тавыш аңа бер тапкыр хатыны урлануы турында әйткән иде инде. Хәзер менә кабат шул ук сүзләрне сөйләде. Бу ни инде тагын дигәндәй, аптырашка калган ир бермәлгә югалып та калды. Әмма хатынына шалтыратып алгач тынычланды. Фәридә элеккечә кунакханәдә. Нишләп соң алайса аны куркыталар? Димәк, башка берәүне аның хатыны белән бутаганнар. Иң ышанычлы кешеләре аңа телефоннан шалтыратучыга дөресен әйтергә киңәш иттеләр. Ул тыелып калды. Нигәдер ашыкмаска буды. Ләкин шалтыратучыларның таләпләрен үтәмәсә бер гаепсез кешене газаплаячаклар, үтерәчәкләр бит. Әйтсә ни була? Артык шаһит аларга нигә кирәк? Барыбер үтерәчәкләр. әйтми тору яхшырак. Ул тиз арада берничә ышанычлы кешесен хатынын сакларга җибәрде. Моны Фәридәгә сиздерми генә эшләргә кушты, туган ягында куркып йөрмәсен... Аннары Консуллыкта буласы очрашуны ике көнгә кичектерүне үтенде. Ул моны Мәскәүдә эшләре төгәлләнмәү белән аңлатты. Аңа каршы килмәделәр. Консуллык хезмәткәре Фәридә ханымны «Рәшә» кунакханәсенә урнаштырулары турында искә төшерде. Менә шул рәвешле ул Консулыктагы кешеләр өчен дә, телефоннан янаучыларга да һаман Мәскәүдә иде. Шулай ук телефоннан янаучылар кабат шалтыраткач бер тәүлек эчендә алар таләп иткән акчаны туплаячаган һәм Төркиягә китәчәгенә ышандырды. «Рәшә» исемен ишетүгә ул ни өчен нәкъ менә Фәридәнең дошманнары кулына барып эләкмәвен аңлап алды. Фәридәне бары тик үзсезләнүе коткарып калган бит! Әнә ул каршы алучыларны кисәтеп тә тормыйча үзе теләгән җирдәге кунакханәгә киткән. Хатыйп тизрәк хатыны белән элемтәгә керде һәм Консуллыкка шалтыратмавын үтенде. Бу арада ышанычылы дусты Рун «Рәшә»гә барып килде. Фәридә керәсе бүлмәгә кем урнашуы белән кызыксынды. Аңа анда кызның кичтән чыгып китүе, ә документларын иртән «ире» килеп алуы хакында әйттеләр.
...Коттедж янына килеп туктауга Язгөлемне лимузиннан тартып диярлек төшерделәр. Аны кунакханәдән алдап алып чыгып киткән егет тиз генә кызның авызын, кулларын бәйләргә булышты да, шунда ук гаеп булды. Өйгә кызны ике егет ике кулыннан сөйрәп алып керделәр, ул әзмәвердәй гәүдәле бу яшьләргә каршылык күрсәтә алмады. Өй эчендә аларны тагын ике ир көтә иде. 40-45 яшьләрдәге ирләр бер-берсенә кушаматлары белән эндәшеп сөйләштеләр.
Карале, Кулак, бу төрек бизнесменының «вкусы» бар икән, ә? Хатыны үзе яшь, үзе чибәр….
Дөрес әйтәсең син, Мышька. Мондый хатыннан баш какмас идем мин. Фәридә ханым үзе дә бик сагына бугай. Кара, безгә ничек ашарда булып карый! Ха-ха..
Язгөлем үзенең Фәридә түгеллеген әйтергә ашкынды. Бераздан ул бу ике ирнең шактый сәер һәм явыз кешеләр булуын күреп, әлеге ниятеннән баш тартты. Аны әле Фәридә дип уйлаганда берни дә эшләтмәячәкләр. Алар бит аның иреннән нидер таләп итмәкчеләр. Ә бизнесмын дигәннәре хатынынан баш тартмасын гына. Фәридә башта куркыныч төш кенә күрәдер, менә хәзер уянып китәр төсле тоелды. Тик вакыт барды, ул уянмады. Аңа теге ирләрнең көлүенә түзәргә, шакшы сүзләрен тыңларга туры килде. Алай гына түгел, кызык өчен берсе яңагына да китереп сукты. Имеш байбичәләрне яратмый. Нәкъ менә шушындый бер байбичә аның тормышын җимергән, төрмәгә утырткан икән. Хәзер җай чыккан саен алардан үч ала. Ул әле сугу белән генә тукталмый башка явызлыкларын да кылырга әзер иде. Тик Кулак дигәне юлына аркылы төште. Мышьканы: «Калганы иртәгә. Иреннән акча алгач»,-дип туктатты. Бик теләмәсә дә Мышька аны тыңлады, шулай да үземнекен эшләми калмыйм дигәндәй, Язгөлемнең икенче яңагына да сугып җибәрде. Кыз аңын югалтып егылды. Берничә сәгатьтән ашыгып җыендылар да идәндә яткан кызны бүлмәгә кертеп ташладылар. Үзләре чыгып киттеләрме, юкмы анысын Язгөлем аңлашмый калды.
Кыз төнен шул бүлмәдәге идәндә куркудан, өшүдән, башы авыртудан дерелдәп чыкты. Таң атканда гына әбисен юксынып елый-елый йокымсырап китте. Күп дигәндә ярты сәгать чамасы йоклаган микән, бүлмәгә Мышька керде. Явыз ниятен тормышка ашырмыйча тынычланмаячагы күренеп тора. Идәндә яткан Язгөлемгә карап авыз читеннән генә көлеп куйды. Кулындагы сыра шешәсен бер почмакка атып бәрде. Кыз тавышка сискәнеп уянып китте. Бүлмә ишек төбендә басып торган кыяфәтсез Мышьканы күреп ул: «Бетте башым»,-дип уйлап куйды, урыныннан сикереп торганын сизми дә калды. Ир акрын гына аңа таба атлады. Каршына килеп тә басты, көчле куллары белән сугып та җибәрде, Язгөлем диварга тотынып кына егылмый калды.
- Нәрсә, карап торасың? Мине төрмәгә утыртып котылырмын дигән идеңме әллә? Ә менә мин монда? Нәрсә сөенмисең? Сөен! Сөен диләр сиңа! - Ир кызның чәчен кулына урап тотты да әле бер якка, әле икенче якка җилтерәтте. Ул Язгөлемнең:«Мин берәүне дә төрмәгә утыртмадым. Җибәр…»,-дип ачыргалануын ишетмәде дә кебек. Идәнгә егылган Язгөлемне аягы белән типкәләргә кереште. Әгәр дә Кулак кереп Мышьканы туктатмаса, мөгаен, ул Язгөлемне үтергәнче кыйнар иде. Ачуыннан, үч алу теләгеннән үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җиткән һәм эчеп зиһене томанланган Мышькага Язгөлем чыннан да элеккеге хатыны булып тоелды. Кулак аны мәҗбүри, өстерәп диярлек бүлмәдән алып чыкты. Язгөлем бу вакытта аңын югалткан иде. Кулак Мышьканы беренче катка алып төшеп, кулына аракы тоттырды.
- Дурак, акчасыз да, башсыз да калдырасың бит. Вакытыннан алда үтерә калсаң, заказчиклар синең үзеңне бер көн дә яшәтмиләр, шуны уйларлык акылың юк! - дип җикеренә-җикеренә Мышьканың үзенә сугып җибәрде. Тегесе җавап кайтармакчы иде дә, каяндыр килеп чыккан егетләр аның кулын каерып алдылар да күрше бүлмәгә кертеп бикләп куйдылар. Бу вакытта Кулак Язгөлем янына менеп, аның исән булу-булмавын тикшерде. Аңын югалтып яткан кызны битенә чәбәкләп хушына китерде. Көчкә-көчкә күзләрен ачкан Язгөлемнең өстенә ниндидер куртка япты да каядыр ашыкты.
…Рун үзен гадәти бер өйләнми картаеп баручы егеткә санаса да башкалар аны ышанычлы кеше һәм үз эшенең остасы дип беләләр иде. Ул милициядә эшләгәндә дә маҗараларга еш тарыды. Әмма һәркайсына тиешле нокта да куя белде. Спортсмен егеткә тормышын кызыклы итү, яшь организмына адреналин өстәү өчен милиция маҗаралары бик җитә иде. Ләкин бу маҗаралар акча алып килә торган түгел шул. Шуңа күрә бер яхшы танышы булышлыгы белән шәхси сакчылар оешмасына күчте. Бу оешмада эшләүчеләрне төрле байлар, җитәкчеләр кирәк вакытта сакчы итеп яллыйлар иде. Әлбәттә, оешмага алганда егетне җиде иләк аша үткәрделәр. Вакытында үткер, вакытында акыллы, вакытында сизгер була белгән егеткә ышандылар. Акчаны да кызганып түләмәделәр. Берничә ел эчендә егет үзе кызыккан бар нәрсәне булдырды: шәһәр читендә ике катлы йорт, кала үзәгендә фатир, машина… Тик Рунның күңеленә һаман нидер җитмәгән кебек тоелды. Ул үзен Төркиядән килүче дипломантны сакларга тиешлеген берничә көн кала гына белде. Аңа кунакны Мәскәүгә барып каршы алу да йөкләнгән иде. Ул һич кенә дә дипломант дигәннәре балачак дусты Хатыйп булыр дип көтмәде. Бу хакта башына да китереп карамады. Бер-берсен күргәч әле ышанмый тордылар. Әмма яхшылап хәл-әһвәл белешергә дә өлгерми калдылар. Хатыйпка хатынын урлаулары турында әйттеләр. Рун аңа тиз арада яшерен рәвештә Казанга кайтырга булышты.
Егет кунакханәдәге хезмәткәрдән кызның лимузин машинасына утырып китүен белде. Аннары аңа әлеге лимузинның бары тик прокат машинасы булуын ачыклавы кыен булмады. Шуннан ул сакчылар оешмасындагы берничә дусты ярдәмендә бер тәүлек узганчы лимузинның төннә кая баруын белде.
…Иреннәре өшүдән күгәргән, күз төпләре шешенгән кызны алар башта үле дип уйладылар. Рун йөгереп барып аның пульсын капшады.
Бу кадәр дә тавыш тынсыз йоклар икән кеше…
Язгөлем аның тавышына куркып уянып китте. Каршындабу бөтенләй башка егетләр басып торганын күреп, тагы да куркыга калды. Мышька кебек үк алар ташланырлар дип көтте.
Рун кызга сөзеп кенә бер карап алды да:
Кем син? Исемең ничек? - дип сорады. Язгөлем аңа юньле башлы аңлаешлы итеп берни дә әйтә алмады. Шуннан соң Рун аны бераз тынычландырды. Инде куркыныч янамавын аңлатты. Аннары алар бергәләп өйдән чыктылар. Язгөлем ишек төбендә куллары бәйләнгән берәүне күрде. Ул Мышька иде. Кыз үзенең әлеге явыздан котылып калуына сөенеп куйды. Рәхмәт әйтергә теләп Рунга эндәшмәкче иде шешкән иреннәре түзә алмаслык булып авыртты, теле дә әйләнмәде, сүзе бүленеп калды. Аңа җиргә нык басып атлаган, бер җилкәсе аз гына төшеп торган егет артыннан сүзсез генә атлаудан башка чара калмады. Ләкин берничә адым атлауга төптән киселгән агач төсле ауды. Рун хәлсезләнгән, тәне авыртуга сызланган кызны җиңел генә күтәреп алды да машинасына таба юнәлде.
Кызны үз фатирына алып кайтты. Әле күп нәрсә ачыкланып бетмәде, бу кыз йомгакны сүтәргә менә дигән этәргеч булу бар. Ләкин катый кыйналган кызны өйдә тоту үзе бер юләр уй булып чыкты. Аңар ашыгыч медицина ярдәме кирәклеген нишләптер баштан ук чамаламаган.
Язгөлем аңына хастаханә палатасында бер көннән соң гына килде. Ул башта үзенең кайда икәнен аңлаша алмады. Янына шәфкать туташы килеп баскач кына хастаханәдә булуы башына барып җитте.
Фәридә ханым, Фәридә ханым, сез мине күрәсезме? Хәлегез ничек? Хәзер мин табибка эндәшәм, бер секунд…
Шәфкать туташы аңа Фәридә дип эндәште, тик нигә? Ул бит Фәридә түгел! Нигә һаман аны башка берәү белән бутыйлар? Тукта, ул бит үзе риза булды моңа. Үзе иң беренче тапкыр Фәридә дип эндәшүләренә каршы килә алмады. Имеш байларча лимузинга утырып театрга бара! Имеш байлар тормышын татып карый. Менә, барды театрга! Бик шәп театр әзерләп куйганнар аңа. Аздан гына исән калды. Үзе бер могҗиза - кемнәргәдер кирәге чыкты һәм коткардылар әле. Алары кемнәр иде соң? Теге аңа беренче ярдәм күрсәткән ягымлы егет кем булды икән? Ул бит моны да белми! Инде хастаханәдә ята. әбисе оныгының шушы хәлләргә тарыганын белсә тереләй гүргә керәчәк бит. Их...
- Мышька бандасы шәһәрдә иң текәләрдән саналмый. Алар моңа кадәр дә бай эшкуар ирләрнең, гадәттә акча кысу өчен, хатыннарын, сөяркәләрен урлап китү белән шөгыльләнгәннәр. Мышька төрмәдә утырган. Кайберәүләр әйтүенә караганда, аны төрмәгә бик бай бер ханым утырткан. Имештер, Мышька аның сөяркәсе булган һәм көннәрдән бер көнне башка бер чибәркәй өчен аны ташлаган. Әлбәттә, бу теге бай ханымга охшамаган һәм Мышьканың ниндидер кырын эшләре хакында тиешле урынга җиткергән. Мышька наркотиклар сату белән шөгыльләнгән булган.
- Димәк, ул миннән дә акча кысмакчы…
- Шулайдыр да... Ләкин Мышька беркайчан да җитәкче урыннарда эшләүчеләр белән бәйләнмәгән. Аның сезнең хатынны урларга алынуы үтә дә сәер.
Рун сүзен әйтеп бетерә алмады Хатыйп:
- Аларны кемдер яллаган дип әйтмәкче буласыңмы?-дип сикереп торды. - Әмма мин аңламыйм, ни өчен? Минем бит монда бернинди дә дошманым юк!
- Димәк, бар. Син дошман дип санамасаң да кемдер сине дошман күрә. Бандитлар кулына төшкән кыз - безнең ачкыч.
- Аңына килсә, бәлки, чыннан да булышыр иде ул. Мескен күрмәгәнен күргән инде.
Шул вакыт бүлмәгә Фәридә килеп керде. Аның йөзеннән алдагы көндәге Казанга кайту шатлыгының эзе дә калмаган иде. Хатйп хатыны каршына килеп басты да аның кәефен күтәрергә теләп:
- Фәридәм, борчылма ул хәтле. Барсы да тәртиптә,-диде.
- Ничек инде тәртиптә?! Яңа гына хастаханәгә шалтыраттым, кыз аңына килгән, әмма аның хәле һаман авыр. Үлә - нитә калса ничек яшәрмен? Мин бит аның урынында булырга тиеш идем.
Фәридә Рунга игътибар итеп тормыйча елап җибәрде. Хатыйп кеше алдында елауны бөтенләй күрәалмаган хатынының менә шушылай җебеп төшүенннән бер мәл югалып калды.
Ул хәтле бетерешмә әле җаным. Иң яхшы табиблар карый. Даруларга да акчаны җитәрлек бирдем. Кыз көне-төне табиблар күзәтүе астында. Аңына килгән, бу бит терелә дигән сүз, -Хатыйп хатынын кочаклап алды, юатып чәчләреннән сыйпады. Фәридә ире кочагында бераз тынычлангандай булды. Аннары бер читтә басып торган Руннан гафу үтенде дә башка бүлмәгә чыгып китте.
Бер-ике минутка сузылган тынлыкны Рун бүлде:
- Аңына килгән. Миңа тизрәк аны күрергә кирәк.
- Кара аны, дускай. Зинһар, сак бул. Кызны куркытма.
- Минем аны кыерсытырга җыенганым юк. Хастаханәгә барып хәлен белеп кайтам.
Хатыйп белән алар берничә сәгатьтән соң телефоннан шалтыратышырга сөйләшеп аерылыштылар.
Рун палатага кергәндә Язгөлемнең күзләре йомык иде. Юрганы идәнгә шуып төшкән, өстендәге халаты бераз ачылганга аякларының бәрелүдән, сугылудан күгәргән урыннары шәйләнә. Система куелмаган кулы сәер рәвештә карават читенә асылынып төшкән. Егет кызны кызганып куйды, шул ук вакытта ул нәфис аякларның матурлыгына игътибар итми калмады. Аннары йомык күзләрнең акрын гына ачылуын күреп, әллә нишләп китте. Тәне буйлап ниндидер дерелдәү үтте. Гипнозланган төсле кызның күзләреннән күзен ала алмый торды да, оятсыз гамәле өчен бик нык оялгандай, тизрәк читкә карарга ашыкты. Әмма карашы аны тыңларга теләмәде, кире секунд эчендә кыз күзләренә кайтты. Язгөлемнед исә күз кабагын күтәерлек тә хәле юк иде, шуңа күзләрен кире йомды. Рун кыз күзләрен йомудан шулкадәр курыкты ки, атылып диярлек ятак янына килеп җитте һәм система куелмаган кулны үз учына кысуын сизми дә калды. Язгөлем кабат күзләрен ачты. Көчкә телен әйләндереп:
- Сез кем?-дип сорады.
-Мин –Рун. Исегездәме, мин сезгә булышырга тырышкан идем...
-Хәтерлим.
-Сезнең исемегез ничек?
Язгөлем мондый сорауны көтмәгән иде. Ни дияргә белмәде. Егет аның җавабын көтмичә сүзен дәвам итте:
- Сезне Фәридә исемле ханым белән бутаганнар. Монда да Фәридә дип беләләр. Ышаныгыз, мин сезгә бернинди дә начарлык теләмим. Фәридә дә, аның ире Хатыйп та менә шушылай килеп чыгуына үзләрен гаепле сизәләр. Ләкин алар да гаепле түгел. Без сезнең хакта берни белмибез. Хәтта исемегезне дә.
Язгөлем аны тыңлап торды да чын исемен әйтте:
-Язгөлем. Фәридә түгел, үзем гаепле. Бер егет миңа Фәридә дип эндәште, театрга чакырды. Ул лимузин белән килгән иде. Аңар Фәридә түгеллегемне әйтмәдем, утырдым да киттем. Җүләр дип уйламагыз...
Рун кызга ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ышанмас идең, болай эчкерсез җавап ялганны хәтерләтми. Ышаныр иде, кызның сүзләре артык гади тоела. Кыз үзе алай ук беркатлы күренми кебек. Шул ук вакытта ул күңелендә Язгөлемгә карата ниндидер нечкә хисләр уянуын сизде. Ләкин моны һич кенә дә сиздерергә ярамый. Бу чибәркәйнең чынлап та кем икәнен белергә кирәк әле.
-Язгөлем, сез Казанныкымы?
-Юк. Авылдан килдем, күптән түгел.
-Әти-әниегез авылда калдымы?
-Әбием…
Рун тагын берничә сорау гына биреп өлгерә алды. Палатага табиб керде һәм авыруга ял итәргә кирәклеген әйтеп чыгып китте. Палатадан чыкканда инде ул Язгөлемнең очраклы корбан гына булуын яхшы аңлаган иде. Шулай ук Язгөлемнең үзен урлаучылар турында да бернинди мәгълүматы юклыкка 100 процент ышанды. Кыз аңына килү бандитларның нәкъ менә Фәридәне ни өчен урлауларын ачыкларга кечкенә генә бер этәргеч бирер дигән өмет акланмады. Әмма ул моңа әлләни борчылмады да кебек. Чөнки кыз белән танышудан күңеле канатланган иде.
Язгөлем егет китүгә кабат үзен ялгыз хис итте. Ул, әлбәттә, шәһәргә килүенең сәбәбен ачып бетермәде. Чын дөресен әйткәндә егет алдында көлкегә каласы килмәде. Аңа үзенең авылдан элеккеге егетенә үч итеп чыгып китүе, байлар тормышына кызыгуы көлке бер хәл булып күренде. «Менә җүләр булганмын да инде. Бер бай егете ташлаганга шундый адымга бардым ! Яраткан булса башкага өйләнмәгән булыр иде. Мин шул үземне яратмаган да кешегә үч итеп үз башыма җитә яздым», - дип уйлады. Аннары исенә кабат роза чәчәкләреннән бал ясармын, ефәк тукырмын дигән сүзләре исенә төште. Юк, ул хәзер егетенә үч итеп түгел , ә үзе өчен тырышачак. Үзе өчен бал ясаячак, ефәк тукыма тукыячак. Менә терелеп, хастаханәдән чыксын гына әле. Бандитлар да, аздан гына үлем тырнагына эләкми калу да кызны байлар рәшәсеннән ваз кичтерә алмас. Ул рәшә артык мавыктыргыч, кызыктыргыч һәм җәлеп итүчән шул…
Хатыйп белән Фәридә Казанда озак тоткарланмады. Милиция кулына эләккән Мышьканың көтмәгәндә юкка чыгуы билгеле булды. Бу яңалыкны ишеткәч Хатыйп иң беренче чиратта хатыны өчен курыкты. Шуңа күрә ул тиз арада Төркиягә кире китү җаен карады. Киткәнче Язгөлем янына хастаханәгә сугылды. Аның хәлләрен белешкәч тумбочка өстенә ике билет куйды.
- Берничә атнадан хастаханәдән чыгырсыз дип ышанам. Фәридә сезне Төркиягә кунакка чакыра. Менә монда билетлар. Сезне Рун озата барыр. Акча юк дип борчылмагыз. Барысын да Рун җайлар, аңа ышаныгыз. Ул начар егет түгел.
- Сез ни сөйлисез? Хатыйп абый, Фәридә апага рәхмәт әйтегез. Мин бара алмыйм…
- Берәр сәбәбе бармы?
- Ничектер, уңайсыз… Болай да әллә никадәр акча түктегез. Табибка түләдегез, дарулар алдыгыз…
Хатыйп кызны тыңлап торды да шактый таләпчән тавыш белән:
Сез яшь кеше, дөнья көтәселәрегез алда. Шуңа күрә
ныклап савыгырга, тазарырга кирәк. Сәламәтлек белән шаярмыйлар. Төркиянең җылы һавасы, җимешләре сезгә файдага гына булачак. Хәзергә сау булып торыгыз,-диде. Язгөлем аңа каршы бер сүз дә әйтә алмый калды, Хатыйп барсын да килештек дигәндәй, тагын бер кат саубуллашты да ашыгып чыгып китте.
…Рун Язгөлемне хастаханәдән алырга барганда кызга ошарга тырышып шактый ыспай киенде. Юлда машинасын туктатып, ал төстәге розалар алды. Ул палатага кергәндә кыз әзер иде инде. Кияү егетләре кебек киенгән Рунны күрүгә , әлбәттә, бик куанды. Чәчәкләргә күзе төште… Роза чәчәкләреннән бал кайнатырмын… Күңеленә шактый нык сеңгән сүзләр хәтеренә төште. Юк, ул бу ыспай, бай егетнең дә корбаныны әйләнмәячәк. Аңа инде бер бай егете бик шәп сабак укытты, җитәр. Кызның үзе өчен чәчәк балы кайнатасы бар әле. Моңа ул бары тик салкын канлылык күрсәтеп кенә ирешә алачак… Язгөлемгә башка бу егеттән, бу роза чәчәкләреннән иңгән төсле романтик рух, нечкә хисләр ят хәзер… Рун уйга бирелеп киткән кызга кайсы яктан якын килергә белми тамак кырып куйды. Язгөлем кинәт шунда уйларыннан арынгандай булды. Ул егеткә чәчәкләре өчен рәхмәт әйтте, аннары алар күптәнге танышлар кебек сөйләшә-сөйләшә егетнең фатирына юл тоттылар. Язгөлем башта анда барырга риза булмаган иде. Рун үзенең шәһәр читендәге йортында яшәвен, ә фатирының барыбер буш торуын әйткәч кенә тәвәккәлләде. Фатирга кайткач кыз иң беренче чиратта әбисенә шалтыратып сөйләште. Аңа күп сүз сөйләп тормастан үзенең исән-сау, хәлләре әйбәт икәнне әйтте. Әбисе сораулар яудыра башлагач юк - бар сүз сөйләде дә, тизрәк трубканы куйды, ролен уйнап бетермәде бит әле... Икенче тапкыр ул әбисенә Төркиягә китәр алдыннан шалтыратты. Анда исә үзенең берәр айдан соң гына авылга кайта алачагын әйтте, кайгырып тормаска кушты. Әбисе белән сөйләшкәннән соң җиңел сулып куйган кыз ны башка бер хәл роленнән коры калдыра язды.
Фәридәне берничә сәгатьтән Рун кереп алырга тиеш иде инде. Кыз егетне көтеп телевизор карап утырганда ишек кыңгыравы шалтырады. Язгөлем Рундыр дип уйлап ачса, бусага төбендә шактый чибәр, туры кызгылт чәчләре бил тиңентен, зифа буйлы кыз басып тора. Язгөлем кебек үк теге дә аптырашта калды. Ул ишекне Рун ачар дип көткән күрәсең. Чибәркәй озак аптырамады:
Менә кемне тапкан икән Рун! Бер артык җире юк. Мин беренчесе һәм соңгысы булмаган кебек үк, син дә беренчесе түгел һәм соңгысы да булмаячаксың, - диде дә кырт борылып, биек үкчәле тюфлиенә тек-тек басып, баскычтан төшеп ките.
Язгөлем ни көләргә, ни еларга белми авызын ачып басып калды. Менә сиңа мә! Кара әле бу Рунны, нинди чибәр кызы бар икән! Әле үз кадерен бик белә торганга да охшаган. Нишләп соң Рунның аның турында бер сүз дә әйткәне юк? Киресенчә, бар игътибарын Язгөлемгә бирергә тырыша. Үзенең ошатуын да ара-тирә сиздереп куя. Бу бай егетләр бер чыбыкка тезелгән, күрәсең… Язгөлем шулай уйлады да кызы килүе хакында Рунга бөтенләй әйтмәскә булды. Тик аннары араларына чөй кагучыга әйләнергә теләмичә, егет килгәч:
- Рун, дусларың белән саубуллашырга онытмадыңмы? Кызларыңны япа-ялгыз калдырырга курыкмыйсыңмы? - дип шаярткан булды.
- Нинди кызлар тагын… Менә, минем үземә кирәк кыз янымда…-дип Язгөлемнең көзгедәге шәүләсенә төртеп күрсәтте дә чемоданына фатирында калган кайбер киемнәрне алып тыгарга кереште. «Артист»,-дип эченнән генә уйлап куйды Язгөлем һәм башка сүз куертып тормады. Вокзалга барырга да вакыт җиткән иде инде. Озын юлга чыгып китәр алдыннан әбисе ишек янына урындык алып утыра, эченнән догалар укып ала. Кыз да менә шушы гамәлне кылмыйча ишекне ачарга базмады. Чемодан күтәреп торган Рунны гаҗәпләндереп, урындыкка барып утырды. Егеткә дә шуны ук эшләргә ишарәләде. Рун карышмады. Аңа кыз ни куша шуны эшләве үзенә күрә бер рәхәтлек бирә башлады кебек. Берничә секунд тын гына утыргач, икесе берюлы торып, фатирдан чыгып киттеләр…
Менә ул җәннәт! Менә ул рәхәт тормыш! Бу инде кунакханә генә түгел! Бу гомергә барып җитмәстәй тоелган, шул ук вакытта кызыктыргыч та, мавыктыргыч та байлар тормышы рәшәсе генә түгел!!! Өч катлы вилла каршында гына диңгез буена төшәргә иренсәң - бассейны, азрак җилләнеп керим дисәң - чәчәкле куаклардан гына торган бакчасы… Язгөлем бу рәхәт тормышның һәр мизгелен күңеленә сеңдереп барды. Ул монда ирекле һәм кадерле кунак. Фәридә белән уртак тел тиз тапты. Хатыйп та аны үз сеңлесе кебек якын итте. Аңа хатынына кем һөҗүм иткәнен белмәү тынычлык бирмәде. Язгөлемне өендә тотып ул аны үзенчә саклады да. Кара эшкә шаһит кызны күзәтүләренә, аны кулга төшерергә, юкка чыгарырга тырышачакларына шикләнмәде дә. Хатыны белән кызны бутауларына да гаҗәпләнмәде. Алар кайсыдыр яклары белән бер-берсен хәтерләтәләр. Моннан тыш гәүдә төзелешләре, йөзгә дә берникадәр охшаганнар. Аннары икенче сәбәп тә бар. Үзеннән биш яшькә кечерәк Рун белән бер ишегалдында уйнап үскән малайлар бит алар. Үсә төшкәч әле шактый дуслашып та йөрделәр. Аннары юллары аерылды: икесе ике уку йортында белем алды, Хатыйп чит илгә чыгып китте, Рун Казанда калды. Хатыйп бер кайтуында шактый таушылган, ямьсезләнгән, сакал үстергән Рунны танымады. Балачак дусты килеп кочакламакчы булгач, «Нинди исерек инде бу?»- дигәндәй читкә тайпылды. Рун аңа үпкәләмәде. «Гафу, мин элеккечә, дусларча гына…»,-диде дә борылып китеп барды. Хатыйп йөргәндә бер җилкәсен азрак аска төшереп атлаган дустын артыннан таныды. Үзенең аны рәнҗетүенә үзе ышанмыйча артыннан куып тотты.
-Рун, синме әллә бу? Ну, син үзгәргәнсең! Танып та булмый үзеңне! Нинди 60 яшьлек исерек бабай дип торам! Үпкәләмә турысын әйткәнгә, син хәзер нәкъ шундый кыяфәттә,- диде һәм Рунны үзе кочаклап алды. Кафега кереп сөйләшеп утырдылар. Шунда алар белән бер ишегалдында уйнап үскән Алиянең авариягә очрап, берничә ай элек үлүен ишетте. Хатыйп чит илгә киткәч, Рун белән Алия бер-берсен яратышып йөри башлаганнар, гаилә корырга да исәп тотканнар икән. Әмма бәхетсезлек очрагы парларны аерган. Дусты бу югалту белән килешә алмый үзе тормыштан ваз кичеп яши башлаган. Хатыйп юатуларының, үгетләүләренең файдасы тидеме, әллә инде дустының йогынтысы шул кадәр көчле булдымы, Рун Хатыйп чит илгә кабат киткәч үз-үзен кулга алды. Югалту газабын җиңү җиңел генә бирелмәсә дә, моның өчен үзендә көч тапты. Иң беренче чиратта, бар тормышын эшенә багышлады. Башта милиционер буларак үрнәк хезмәткәргә әйләнде, бертуктаусыз спорт белән шөгыльләнде, аннары шәхси сакчы булып китте…
Менә хәзер Хатыйп дустының күзләрендә балачак очкынын күреп куанды. Ул Язгөлемнең егеткә ошавын сизми калмады, әлбәттә. Шуңа да Төркиягә икесен берьюлы чакырды. Бәлки парлашып китәрләр. Алиядән соң Рун кызларны үзенә әлләни якын җибәрмәде. Бәлки Язгөлем аның күңелен җылыта алыр…
Диңгез суы ярларына сыешмый. Дулкын ярга килеп бәрелә дә чигенә, килеп бәрелә дә чигенә. Рунның да мәхәббәт хисе күңеленнән, барлык дөньяны яулап алырдай булып талпына да, Язгөлемнең битарафлыгына очрап, кирегә ката, тынып кала. Дулкын кебек үк бирешергә теләми, кабат талпына… Егет өчен кыз үзенә күрә бер табышмак иде. Язгөлем аны чит тә күрмәде, шул ук вакытта якын да җибәрмәде. Күңелендә өмет уятып та газапламады. Әйтерсең, кызга барыбер иде. Әнә ул Төркиягә килеп берникадәр вакыт үтүгә ниндидер тумышлары белән Казаннан булган кешеләрнең балаларын укытырга да кереште. Кызның бу эшен Хатыйп белән Фәридә дә хуплады. Язгөлем билгеле бер сәгатьләрдә татарларның өенә барып, балалары белән шөгыльләнә башлады. Аның тырышлыгын күреп, ата-ана акчасын кызганмады. Язгөлем үзе әбисе белән телефоннан хәбәрләшеп торырга да онытмады. Гомумән, документларына бәйле мәсьәләләрне хәл иткәч, Язгөлем Төркиядә калуына сөенеп бетә алмады. Тик Рун гына моңа риза түгел иде. Ул Казанны көннән-көн ныграк сагынды, әмма кайтып китә алмады. Хатыйп командировкаларга еш йөргәнгә күрә өйдә сакчы хезмәтен үтәде. Дәүләт эшлеклесе хатынын бары тик дустына гына ышанды, күрәсең. Очраклы гына хәл булгандырмы, бервакыт базарда йөргәндә аңа Фәридәне күзәтәләр кебек тоелды. Аннары Язгөлем дә диңгез буена төшкәч ике ирнең бик тә нык танышырга теләүләрен әйтте. Бәлки алар матур кызга кызыгучылар гына булгандыр… Ләкин ирләрнең берсе, Язгөлем әйтмәс борын, аңа исеме белән эндәшкән. Аз гына читкәрәк сок алырга барган Рун якынлаша башлауга алар икесе дә тизрәк юкка чыгалар. Менә шушы, әллә ни куркыныч тоелмаса да, сәер хәлләр күзәтелү Хатыйпның болай да булмаган тынычлыгын бөтенләй бетерде. Шуңа күрә ул Рунны ярты ел алар белән яшәп торырга күндерде. Бер яктан егетнең үзенең дә биш куллап биредә калырга ризалашкан Язгөлемнән аерыласы килмәде, икенче яктан Хатыйп сүзен тыңламый булдыра алмады.
… Диңгезгә якынрак килде. Аякларын җылы су иркәләде. Кояшта шактый кызарган, төз, озын гәүдәле, киң җилкәле егетне комлыкта яткан берничә кыз күзләде. Рунның алар ягына борылып та карамавы эчләрен пошырды күрәсең, инглизчә нидер кычкырдылар. Егетнең игътибарын үзләренә җәлеп итә алмагуларын аңлапмы, кабат эндәшеп тормадылар. ә Рун исә каядыр еракка- еракка караган килеш уйга чумган иде. Ул янына Язгөлемнең килеп басуын да сизмәде.
Нәрсә, Казан күренәме әллә? Офыктан күзеңне дә алмыйсың.
Егет сискәнеп китте. Хәтта әле каушады да. Үзен салкын тотарга тырышып кулга алды:
- Әйе, күренә.
- Шулай бик нык кайтасың киләме?
- Бу бит минем җирем түгел, Гөлем, - соңгы вакытларда Язгөлемгә шулай исемен кыскартып, үз итеп эндәшә башлагады,- минем үз өемдә, үз җиремдә яшисем килә. Монда рәхәт, матур, берсүзем дә юк. Ләкин барыбер Казанга кайтасы килә.
- Китәрсең, сине бит берәү дә монда бәйләп куймаган. Менә дустыңа вәгъдә иткән вакытың бетсен дә чабарсың Казанга! - Язгөлем сүзләре тупасрак әйтелгәнгә оялып куйды. Соң иде инде, авыздан чыккан сүз - очкан кош диләрме әле, бер нишләп булмый. Рун исә кыздан берничә адым читкәрәк атлады да, тагын офыкка карап:
- Кызык кеше син, Гөлем. Минем туган җирне сагынуыма ачулансың. Үзеңнең бер дә кайтасың килмимени? - дип сорады. Язгөлем җавапсыз калды. Егет сүзен дәвам итте: Беләсеңме бу җир, монда менә шушылай рәхәттә генә яшәп ятуыбыз, тирә-юньдәге байлыклар миңа нәрсәне хәтерләтә? Бик матур төшне. Төштә дә бит әллә нинди хыяллар тормышка аша, әллә ниләр күреп бетерәсең, аннары билгеле бер вакыт узгач, күзеңне ачасың да төштәге бер ни дә, бер хәл дә чынбарлык булмаганны аңлыйсың. Монда да шул ук хәл. Мин бик матур төш күргәндәге кебек онытылып китәм дә, бермәлне кабат үз халәтемә кайтам. Бу җир, байлыклар, өйләр берсе дә минеке түгел бит. Ятларныкы. Бирегә башкалар хуҗа, ә без читтән килгән кунаклар гына. Ә минем хуҗа булып яшисем килә, аңлыйсыңмы, Гөлем?
- Хатыйп абый да, Фәридә апа да зарланмыйлар. Берсе программист, берсе дипломат буларак монда үз кешеләр. Аларга кунак итеп кенә карамыйлар.
- Шулай анысы, әмма шуны беләм - мин алар кебек булдыра алмаячакмын. Миңа Казанымдагы кебек үземне ирекле, хуҗа итеп тою хисе һәрвакыт кирәк.
Язгөлем аны аңлады да, аңламады да кебек. Ул биредә үзенең Казандагыга караганда акчаны яхшырак эшләвен исенә төшерде. Шунысы хак, ул да гомергә яшәргә калырга җыенмый. Менә азрак мая гына тупласын. Башкалага фатир алырлык, үз эшен башлап җибәрерлек акча туплагач кына кайтачак ул. Егеттән аермалы буларак, аның әле матур төшне күрәсе дә , күрәсе килә... Шул хакта әйтәсе килеп, авызын ачкан иде, катып калды. Башта үз күзләренә үзе ышанмады. Алардан ерак та түгел урынга бер пар килеп ятты. Язгөлем ирнең кем икәнен бик тиз таныды. Хатын иренең чәчләре белән уйнап алды, үзенчә аңа яратып кагылуы иде. Беренче һәм күңелен җәрәхәтләгән мәхәббәте Төркиягә каян килеп чыккан?! Күрәсең, хатыны белән ял итәргә килгән… Ир дә аны күреп алды. Бер мизгел көтелмәгән очрашуга ышанмыйчы алар күзләрен ала алмый гаҗәпләнеп карап тордылар.
… Язгөлемнең шул секундта бөтен тәне буйлап көнләшү, шул ук вакытта ачу хисе таралды. Ул ике дә уйлап тормыйча янында басып торган Рунны үзенә борды да кочаклап алды һәм аның иреннәренә үрелде. Моны көтмәгән егет башта гаҗәпләнеп калды, әмма күңелендәге хисләр вулкан булып атылдылар да бар дөньяны оныттырдылар. Ул кызны чынлап торып, яратып үпте. Язгөлем исә элеккеге егетеннән үч алам дигән уй белән башлаган «эше» мондый ук борылыш алыр дип каян уйласын. Үзе дә сизмәстән коткаручысы кочагына бөтенләй диярлек сыенып бетте, аның иреннәренә җавап бирде… Бер ара Рунның кочагында калган килеш, элеккеге егете ягына күз төшерде. Ул хатыны белән китеп барган иде. Язгөлем ничек кинәт Рунны үпкән булса, шул ук тизлек белән аның кочагыннан атылып чыкты да кайтыр юлга таба чапты.
Их! Каян юлына килеп чыкты! Каян очратты, каян күрде! “Сәхнә тормышында” үзен мыскыл иткән кешегә барлыкка килергә иртәрәк бит әле! Әле бит ул аны юкка чыгарырга әзерләнеп бетмәде, үзе байлык белән якларрлык дәрәҗәгә җитмәде…
Их! Үзе дә уйламастан Рунга өмет бирде бит. Ә күңелдә уянган өметтән баш тартуы бик авыр икәнен Язгөлем бик яхшы белә. Әнә кайчандыр аның да күңелендә мәхәббәт барлыгына, яраткан кешең белән гомергә бергә яшәүгә, балалар үстерүгә өмет уятып, аннары шул ук өметләрне пыран-заран китергән кеше рәхәтләнеп башка берәү белән ял итеп йөри… Язгөлемнең һич кенә дә аның төсле кыланасы килми бит!
Рун кыздагы кинәт күзәтелгән үзгәрешне юктан гына булмавын тиз аңлап алды. Кыз караган якка да күз төшерде. әмма шикләнерлек берни тапмады һәм кыз артыннан чапты.
Их... Егетнең куллары көчле, шул ук вакытта назлы икән. Кочагы җылы, үзенә ымсындыра торган. Үбүе дә әллә ничек татлы, ымсындыргыч…
Берничә минут элек кенә элеккеге егетен янындагы хатынына көнләүдән кызган, аннары планнары үзе теләгән юлдан китмәүгә тагы бер кат үртәлгән Язгөлемне алыштырып куйдылар диярсең. Ул көтелмәгән очрашуны бөтенләй башыннан чыгарып ташлап, бары Рун хакында уйлый башлады.
Дөрес, Рун аңа баштан ук якын тоелды. Ләкин ул бу якынлыкны күңелендә бәладән коткарган өчен рәхмәт хисе уянудан гына килеп чыккандыр дип фаразлады. Менә хәзер исә аны бөтенләй башка хисләр биләп алды. Әмма бу хисләргә бирешү һич кенә дә ярамый. Югыйсә… Бер тапкыр күңелен биреп карады инде. Аяк астына салып таптарга кыенсынып тормадылар. Җитәр. Бер үтеп чыккан утка тагын кабат барып керергә ул юләр түгел. Менә кызык, бер үбешү җитә калды, ул инде башын югалтып утыра...
Бүлмә эченә сыеша алмый әле тәрәзә каршына килде, әле ишеккә барып сөялде, һич кенә үзенә урын таба алмады. Берникадәр вакыттан соң гына үзен кулга алды. Һәм шунда гына элеккеге егетен кабат исенә төшерде. Бу юлы инде аның күңелендә бернинди көнләшү хисе, ачу да калмаган иде. Кайчандыр үлеп гашыйк булган кешесе өчен беренче тапкыр тыныч “кайгырды”.
Аны уйларыннан Рун аерды. Егет кызның ишеген дә шакып тормыйча атылып керде. Тәрәзә каршында басып торган Язгөлемнең күзләренә туп -туры караган килеш каршына килеп басты. Бер адым чамасы ара калгач, шактый кырыс тавыш белән соравын юллады:
- Нигә шулай эшләдең?
Язгөлем аңламаганга сабышты. Рун аңа тагын да якынрак килде. Кыз ул якын килгән саен ныграк каушады. Егет берникадәр тавышын йомшартып :
- Гөлем, син үзеңне сәер тотасың. Син бит тик торганнан гына үпмәдең , миңа калса, моңа нидер этәрде. Мин Фәридәнең дә, синең дә куркынычсызлык өчен җавап бирәм, шуңа күрә барсын да белеп торырга тиешмен. Әйт, нигә шулай эшләдең? –дип тагын соравын юллады.
Тормышта килеп чыккан хәл күңелне ни кадәр ныграк яраласа, аның турында сөйләве шул тиклем авыр. Чөнки авыр уйларны күңелдә җиде йозак астында бикләп тотуы җиңелрәк кебек. Аларны тартып чыгарып, кемгәдер күрсәтүдән дә читенрәк нәрсә юк сыман. Язгөлем дә тиз генә үзенең беренчә бәхетсез мәхәббәте хакында сөйләргә батырчылык итмәде. Рун аннан нәкъ менә шуны таләп итә. Кызның күңелен каян аңласын соң ул? Кычкырып көләр дә шул булыр. Әле син ташландык кыз икән, байлык эзләп чыгып киткән акылсыз дияр…
Егет каршына ук килеп басты. Сүзсез калган кызны кочагына алды. Язгөлем карышмады, башын аска игән килеш, гаепле бала кебек басып тора бирде. Шул вакыт Рун аның колагына иелде.
Гөлем, мин сине куркыттым бугай, сорау ала дип уйлама. әгәр дә әйтергә теләмәсәң әйтмә. Тик, зинһар, сак була күр. Чөнки Хатыйпка тагын янаганнар. Фәридәгә зыян салу белән куркытканнар. Бу хакта мин әйтмәгән идем, борчыйсым килмәде. Шуңа күрә миңа хәзер бигрәк тә шикчел булырга кирәк. Теге вакыттагы кебек сине интектерүләрен теләмим. Әгәр минем күз угымнан ни дә булса читтә калса начар булуы бар, Гөлем. Мин бит игътибар иттем, син комлыкта кемнедер күрдең…
Язгөлем Рунның кочагыннан атылып чыгып читкә барып басканын сизми дә калды. Димәк, аңа дөресен әйтергә кирәк. Югыйсә, үзенә әллә ни кадәр яхшылык эшләгән һәм бүгенге көндә дә аның өчен куркып, борчылып торган кешене алдау мөмкин түгел. Хәтта моңа кадәр үзе турында әлләни күп сөйләмәвенә карамастан аңа ышандылар. Төпченеп тә борчымадылар. Вакыт җитте, егеткә ачылырга кирәк. Әмма ничек? Ничек булса да… Рун Язгөлемнең артына килеп басты, ипләп кенә җилкәсеннән тотып үзенә таба борды.
- Гөлем, сине нидер борчый. Әйтмисең генә. Әгәр дөресен әйтсәң үзеңә дә, миңа да җиңелрәк булыр иде.
- Рун, бернигә дә борчылма, зинһар. Минем бернинди дә куркыныч серем юк.
Егет кызны кочаклап алды. Үз сүзләренә үзе дә ышанып бетмичә аның колагына кабат пышылдады:
- Алайса син мине үзең теләп кочакладың… - Язгөлем мондый туры сүздән үзен кая куярга белмәде. Рун исә моны сизмәгәнгә сабышып сүзен дәвам итте: -Алайса син мине үзең теләп үптең… - Кыз аның кулларыннан ычкынырга теләде, тик егет җибәрмәде, кызны ирештерүдән туктамады: - Гөлем, кыюлыгың миңа ошады…
- Җитте! Җибәр!
Язгөлемнең кинәт кычкырып җибәрүе булды егет читкә тайпылды. Аны кызның тавышыннан бигрәк, күзләрендәге яшь сискәндерде.
- Көл, әйдә, көл. Синең кебек егеткә көлү килешеп тә тора. Аны берәү кочаклаган, үпкән икән! Шуннан ни булган? Мин түгел, син бит башыңны югалттың! Мөгаен, шулай баш югалтырлык итеп үбүчең булмагандыр инде! Сиңа мине саклавы түгел, түбәнсетү охшайрак төшә күрәсең. Бик тәти егет булып йөрдең дә, хәзер чын йөзеңне ачасың, ә?!
Әле генә егет кызның күңеленә тия иде. Аның бит бераз үртәп күңелендәгесен генә әйттерәсе килгән иде. Ә ул чынлап торып үпкәләде, алай гына түгел аны бер юньсезгә чыгарып калдырды. Язгөлем тагы шәп итеп уйнады. Егетнең югалып калуыннан файдаланып, тизрәк булмәдән чыгып китте.
…Киләчәген кайгырткан, үз ишен тапкын Айгиз үзенең уңышлы өйләнүенә чын күңелдән ышанып - сөенеп , хатынын ияртеп Төркиягә туй сәяхәтенә чыгып китте. Язгөлемгә карата ниндидер тирән хисләре булмагангадыр, артык борчылып-кайгырып тормады. Шулай да авылдан бер әйләнеп килде. “Язгөлем үзе кире какты мине, аның егетләре бетмәгән”, дигән икеле-микеле сүзләр сөйләргә дә өлгерде. Шуннан берникадәр вакыт узуга хатынны ияртеп ял итәргә чыгып китте.
Һәм менә авыл кызы Язгөлем Төркиядә! Ул да кайгырып ятмаган икән, әбисе авылга кайткач кызымны рәнҗеттең дип сөйләнеп торган булды тагы...
Язгөлем белән булган кеше кем икән? Күңелен бер үк вакытта көнләшү хисе, шул ук вакытта кызыксыну, аптырау биләп алды. Аның Язгөлемне күреп сөйләшү теләге артканнан арта барды. Тик кызны кабат каян эзләп табарга соң? Комлыкка барыргамы? Әллә инде кунакхаләрдән юлларгамы? Тукта, нәрсәгә соң аңа Язгөлем? Әнә янында байбичәсе, банкта икесенә гомергә җитәрлек акча, әтисенең кая карама файда гына китерә торган таныш-белешләре… Тагын ни кирәк? Нидер җитми аңа. Бәлки Язгөлемнең беркатлылыгыдыр? Бәлки яратып, ышанып каравыдыр? Бәлки Язгөлемне үзенеке итә алмаудыр… Әлегә Айгиз үзе дә ачык кына итеп үзен аңлый алмады. Күп баш катырырга яратмаган иркә малай барсын онытырга теләп хатынына үрелде. Ләкин тегесе аның кулларын читкә сыпырып кына төшерде. Бик тә йоклыйсы килә иде күрәсең. Айгиз исә тагын Язгөлем турында уйлап куйды: «Ул болай эшләмәс иде…». «Ул бер төнгә булса да минеке булырга тиеш. Байларга хатын ул – отыш, ә сөяркә-җан рәхәте диләрме әле?! Язгөлемне сөяркәм итмәсәм Айгиз булмам», - дип уйлау аның йокысын бөтенләй качырды. Аннары кунакханәнең беренче катындагы ресторанга юл тотты. Анда көефләнеп алса, Язгөлемне дә вакытлыча онытыр, аннары күз күрер…
Рун да төнен тыныч үткәрмәде. Язгөлем белән араларында булган күңелсез сөйләшүне оныта алмады. Бер яктан ачылып бетмәгән, аңа ышанмаган өчен кызга үпкәләде. Икенче яктан, үзе үк аны үпкәләттем дип борчылды. Кызның эч серен беләм дип аны түбәнсетте. Ни генә булмасын беренче чиратта кыланмышы өчен гафу үтенергә тиеш. Аннары… Фәридә белән кыз турында сөйләшергә. Хатын-кыз буларак берәр киңәш бирми калмас. Икенче көнне Рун нәкъ шулай эшләде дә. Шәхси дәресләр бирергә киткәнче Язгөлемнән гафу итүен сорады. Кыз аңа:«Борчылма, Рун. Мин үзем алай эшләргә тиеш түгел идем»,-диде дә тизрәк ашыгып чыгып китте. Ә менә Фәридә белән сөйләшүе озаккарак сузылды.
- Фәридә, кичә комлыкта сәер хәл булды. Язгөлем мине үзе үпте…- сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде Фәридә кычкырып көлеп җибәрде дә:
- Моннан да сәеррәк хәл булуы турында моңа кадәр ишеткәнем юк иде! Син нәрсә, Рун, үзеңне бер дә кызлар үпкәне юк иде дип әйтмәкче буласыңмы әллә…-дип шаяртты.
- Юк. Эш анда түгел. Язгөлем, миңа калса, комлыкта кемнедер күрде. Шуннан соң ул гел уйламаганда мине кочаклап алды да үпте. Ул моны үзе теләп түгел, кемгәдер күрсәтер өчен генә эшләде кебек.
- Ә үзе ни ди соң?
- Без аның белән сөйләштек. Мин аннан нигә шулай эшләве хакында сорадым. Әйтмәде. Аннары үзең теләп үптең инде, дидем. Үпкәләде.
- Әлбәттә, үпкәләр. Син аңа икенче төрле сүзләр белән әйткәндә, «Муеныма асылындың»,-дигәнсең бит. Егеткәем, кызлар күңеле пыяла, ялгыш тотсаң уала дигәнне ишеткәнең юкмы әллә?
- Ләкин ул бит нидер яшерә. Хәзерге вакытта, беркайчан да булмаганча миңа барсын да белеп тору кирәк. Хатыйп та шуны таләп итә. Үзең беләсең, Хатыйпка начарлык теләүчеләрнең нияте барып чыкмады. Очраклы гына рәвештә сине Язгөлем белән бутаулары аркасында барсы яхшы бетте. Әмма алар максатларына ирешми туктала торганнардан түгелдер. Әзер торырга кирәк.
- Мин инде өйдән дә чыгарга курка башладым…
Фәридә, алай ук борчылма. Хатыйп та, син дә сак астында. Язгөлемне дә күз угыннан читкә җибәрмибез. Бары тик безгә уяулыкны гына югалтмаска кирәк. Менә Язгөлемнең генә үзен сәер тотуы ошамый. Син аның белән сөйләшә алмассыңмы?
Ярый, сөйләшермен. Рун, син үзең аңа битараф түгел кебек? Әллә мин ялгышаммы?
Егет мондый туры сорауны көтмәгән иде. Ни дип җавап бирергә дә белми торды. Хәтта кызарып чыкты.
-Димәк, мин ялгышмыйм. Ярый, ярый Рун, әйтмәсәң дә аңлашыла. Язгөлем акыллы кыз, кулыңнан ычкындырма. Рун син миңа бертуган энем кебек якын булып беттең. Безнең өчен эшләгәннәрең дә җитәрлек. Мин чын күңелдән синең бәхетле гаилә коруыңны телим.
…Әлеге сөйләшүдән соң бер атна ул-бусыз тыныч кына үтте. Язгөлем белән Рун күп аралашмады. Алар бер-берсеннән качып йөрүче яшүсмер малай белән кызны хәтерләттеләр. Моны Фәридә елмаеп кына күзәтте. Ул Рун кушканча Язгөлем белән сөйләшеп карамады түгел, карады. әмма кыз сүзне һаман читкә борды. Аңа кыз элеккедән дә ныграк йомылган кебек тоелды. Бу, әлбәттә, аны сагайтты. Шуңа күрә ул Руннан да болайрак Язгөлемне күзәтә башлады.
Язгөлем Рун белән аралары бозылуга үзен кая куярга белми башлады. Һаман саен аның белән очрашып сөйләшүдән качса да егеткә карата кызыксынуы көннән көн артты. Комлыкта булган хәл өчен оялды. Айгиз аркасында юләрлек эшләп ташлавы өчен үкенде. Ул Төркиягә килгәннән бирле үзен ялгыз итеп хис итмәгән иде. Хәзер исә кабат ялгызлык күңелен ашый башлады, юктан да эче пошты. Барсын да ташлап авылга әбисе янына кайтасы килде. Комлыкка барудан да туктады. Кабат Айгизне очратудан курыкты. Ә борчу бөтенләй көтелмәгән тарафтан килде. Язгөлемнең әбисе авырып китү турында шалтыратып әйттеләр. Аңа кичекмәстән авылга кайтырга кирәк. Иң газиз кешесе авырганда ул монда рәхәт чигеп ята алмый бит инде. Бу хәл Рунны аптырашта калдырды. Аңа Фәридәне дә, Язгөлемне дә сакларга кушылган. Язгөлемне һич кенә дә ялгызын кайтарып җибәрергә ярамый. Югыйсә, тагын әллә ни булуы бар. Фәридәне дә берүзен калдырырга куркыныч. Хатыйп иң беренче чиратта аңа ышана. Нишләргә? Бу сорауга дүртесенең берсе дә тиз генә җавап бирә алмады. Бары тик Язгөлемнең генә бернигә карамастан авылга кайтачагы ачык иде. Хатыйп:
- Кайтырга кирәк. Анысын аңлыйбыз. әмма без синең өчен куркабыз,-дип кызга карады. Язгөлем:
- Курыкмагыз. Берни дә килеп чыкмас, –диде.
Рунның кызны ялгызын җибәрергә теләмәве йөзенә чыккан иде. Моны сизеп торган Хатыйпка:
- Синең белән бергә Рун да кайтыр. Рун барса гына мин сине җибәрәм,-дип әйтүдән башка чара калмады.
Юк, кирәкми. Рун сезнең белән калсын. Ул миңа караганда сезгә ныграк кирәк. Ә мин барыбер кайтачакмын. Аннары куркыныч бит, миңа түгел сезгә яный, шуңа күрә мине самолетка утыртып, озатып җибәрүгез җитә, - дип Язгөлем каршы төште.
Кыз каршы килсә дә Хатыйп үз сүзен бирергә теләмәде. Ахырдан Язгөлем белән иптәш итеп башка тән сакчысын җибәрергә булды. Рун дустының мәсьәләне шушылай чишүе белән килешергә теләмәсә дә, каршы төшә алмады. Аэропортка исә кызны үзе озата барды. Шул ук вакытта башка юлдан аэропартка Айгиз дә юл тотты.
Язгөлем каршына таба килгән Айгизне күреп урынында туктап калды. Рун таныш түгел кеше якынлашуга кызны гәүдәсе белән каплап аркылыга басты.
- Язгөлем, нәрсә, танымаганга да сабышасыңмы әллә? Исәнме? Ни хәлләр?-дип кочакларын җәеп җибәрде.
Язгөлем әле Айгизгә, әле Рунга карады. Аның чыннан да Айгизне күрәсе дә, таныйсы да килми иде. Нишлисең, хәзер инде сүзсез басып торып булмый. Коры гына:
Таныдым. Исәнме, - диде. Рун сораулы карашын Язгөлемгә төбәде. Моңа җавап итеп ул тотлыга-тотлыга:-Айгиз минем элеккеге… танышым, борчылма. Мина су алып килә алмассыңмы? - диде. Рун читкә китте.
Кара әле, син әллә авылгамы?
Әйе.
- Кырыслангансың. Күптәннән күрешмәгәч, мине сагынып беткәнсеңдер дип хыялланган булам тагы.
- Көлдермә, зинһар. Син ялгыз түгел бит.
- Син дә. Исеңдәме, авыл күгендәге тулган айга сокланганда ни дигән идең? «Айгиз, җаным, мин сине яратам!».
Язгөлемнең җен ачулары чыкты. Ул сүзләрне уйнап әйтмәде бит. Чын күңелдән әйтелгән сүзләр ничек онытылсын?
- Айгиз, син дә ул вакытта җавапсыз калмадың. Аннары шәһәреңә качтың да анаң тапкан кыз куенына кердең. Хәтта әле минем белән сөйләшүдән куркып телефоныңны да алмадың.
- Кызык кеше син, Язгөлем. Мин бит сиңа үзем аннары шалтыраттым. Ә син нәрсә дип кычкырдың? Башка шалтыратма! Бәхетле яшә, имеш! Син мине аңламадың. Мин бит кирәк булганга гына өйләндем, яратып түгел. Ә сине ташларга уйламаган да идем.
- Әллә хатының балага узган идеме?
- Юк.
- Алайса сине чыннан да аңламыйм.
- Хатын безгә комаучауламас иде…
Язгөлем телсез калды. Ул хәзер Айгиздән теләсә нәрсә көтәргә мөмкин булуын яхшы аңлады. Язгөлемнең язмышын кыздан да сорап тормыйча үзенчә хәл итеп куйган. Айгиз элеккечә аны кочакламакчы итенде. Кыз кайчандыр чын күңелдән ышанган, яраткан кешесенә карата җирәнү хисе уяныр дип күз алдына да китермәгән иде. Шакшы нәрсәдән җирәнгән төсле читкә тайпылды. Әлбәттә, бу Айгизгә охшамады.
- Язгөлем, карышып маташма. Син мине яратасың. Минеке булсаң рәхәттә гомер кичерәчәксең, вәгъдә итәм. Ә теге тапкан нәрсәң бит ул - сакчы гына. Аның белән мине чагыштырып тору үзе бер көлке.
- Ялгышасың, Айгиз. Миңа беркайчан да синең байлыгың кирәкмәде һәм кирәкмәячәк тә. Акчаң күп булу да кызыксындырмый. Син хаклы, сиңа юләрләрчә гашыйк булган идем. Чибәрлегеңә, матур кыланмышларыңа, татлы телеңә. Авыл егетләреннән аермалы буларак кыю, тәвәккәл күрендең. Менә шушы - иң беренче чиратта күзгә ташлана торган тышкы сыйфатларыңа сокландым. Мин генә түгел, авыл кызларының күбесе сиңа кызыга иде. Синең янәшәңдә басып торган миннән дә көнләштеләр. Яшермим, миңа аларның көнләшүе ниндидер ләззәт бирде. Ятим үсү үз эзен салган күрәсең, каядыр күңелдә кимсенү яшеренгән булган. Башка кызлар авыз суы корыта торган, аның өстенә шәһәр егетенең игътибар итүе шул кимсенүне юкка чыгарды сыман. Үзем дә сизмәстән тәккәберләнеп киттем, әбиемнең синең хакта әйткән сүзләренә колак та салмадым. Кешене киеме түгел, холкы бизи дигәнне онытып җибәрдем шул. Менә хәзер ул вакытларны искә төшергәч үземнең беркатлы уйларымнан көләсем генә килә. Айгиз, мин синең үзеңне түгел, ясалма «данный»ларыңны яратканмын икән! Ә сиңа минем белән йөрү бары тик кызларыңны төрләндереп җибәрүдән генә гыйбарәт булган. Айгиз, без икебез ике дөньядан. Аның өстенә арабызда чын ярату хисе юк. Бәлки мәхәббәт бернигә карамастан безне бер бөтен итәр иде дә… Ләкин вакытлыча тышкы кыяфәткә гашыйк булу гына җитми. Аңла шуны, соң түгел әле...
Айгиз кызны тыңлап торды-торды да кычкырып көлде:
-Син һаман да беркатлы бала чага кебек. Шулай да бер нәрсә дә син хаклы: гел бертөсле хатын-кызны гына иркәли алмыйм. Ассорти яратам! Хәзер син минем кулда - ни телим шуны эшләячәкмен.
Кызларны ул күп күрде. Тупасын да, нәфисен дә, акыллысын да, акылсызын да татып карады. Аларның күбесе бай егетнең муенына үзләре асылынды. Язгөлемне дә шундый булыр дип көткән иде. Тик каты чикләвек булып чыкты. Хәтта гаҗәпкә калдырып аның байлыгына да кызыкмады. Моның өстенә кыз тәртипле дә иде. Менә шундый булуы белән егетне ул кызыктырды да, мин-минлегенә дә тиде. Кызның үзсүзләнүен, егеткә баш бирмәвен җиңү теләге Айгизнең бөтен күңелен биләп алды. Язгөлем аңа ачу белән кычкырып җибәрде:
Кызык, кемне яраткан булганмын бит мин! Хәтта ышанасы да килми. Ләкин хәзер син мине көчләп тә яраттыра алмаячаксың. Шуны бел.
Карарбыз, карарбыз… Бәлки башка берәү өчен минеке булырсың… Мәсәлән, Рун өчен. Син аны комлыкта бик шәп итеп үптең. Миңа калса, аның өчен җан атып торасың бугай…
-Рун өчен?
-О-о-о… Менә бит , ничек борчыласың. Тынычлан, әлегә ул әнә, сиңа су эзли… Үзең беләсең, шәһәрдә мин соңгы кеше түгел. Аның ишеләр белән булышырлык кына көч бар…- Айгиз Язгөлемнең чәчләре белән уйнарга кереште. Кыз кабат читкә тайпылды. - Акылыңа килергә тырыш, җаныем. Мәхәббәтебезне искә төшерик, Язгөл. Алар өчен син авылда, үзең минем янда. Әгәр дә ризалашмасаң, Рун башка Казанга керә алмаячак...
- Кабәхәт!
Китеп барыр алдыннан тавышын баса төшеп:
- Авылга ашыкмасаң да була... Әбиең турындагы шалтыратуны оныт, үзең беләсең, шаяртырга яратам. Ә менә калганын шаяртмыйм. Әй, ул сакчың үзе дә аягурә йоклый, сиңа нәрсәгә ул? Мин булганда, әйме? Кыскасы, аэропорт каршына чыкканыңны көтәм, җаныем. Авылга качсаң, монда күргәннәремне артыңнана кайтып матурлап сөйләрмен, -диде дә берни булмагандай ишеккә таба атлады.
Язгөлемнең күзләренә яшь тулды. Әбисе алдына ятып үксеп-үксеп елыйсы килде. Елар өчен дә якын кешең яныңда булуы кирәк икән шул. Үз-үзен кочаклап алды да бер ноктага төбәлеп уйлана башлады. Нишләргә? Шул кабәхәтнең сүзен тыңлап ятагына ятаргамы? Бер тапкыр файдаланыр да, шушында чит илдә берәрсенә сатып китмәс дип кем ышандыра ала? Әнә бит ул хәтта үзенекенә ирешер өчен теләсә кемгә әшәкелек кылырга әзер, нишләргә? Элек ничек аның шундый мәкерле кеше икәнен сизмәде икән соң? Күрәсең, мәхәббәте күзләрен каплаган, колакларын ишетмәс иткән, күңел сизгерлеген томалаган. Әле бит шул кабәхәт өчен күпме күз яше түкте. Әбисен ялганлап авылдан чыгып китте. Аздан гына үлемнән калды. Әгәр Рун коткармаса башы бетә иде… Ә хәзер ул Рунны коткарырга тиеш. Моның өчен исә шул кабәхәтнең таләбен үтәргә… Елап утырудан, ялынудан, ялварудан файда юк. Аның алдында сыгылып төшмәскә, түзем булырга кирәк. Түземнәр роза чәчәкләреннән бал кайнатырлар, агач яфракларыннан ефәк тукыма тукырлар. Әмма әлеге сүзләр бу юды аңар канат куя алмады. Рунга яныйлар, үзен мыскыл итмәкчеләр. Кайсы юлны сайларга? Их...
…Кыз яныннан борылып китүгә Айгизнең йөзеннән ясалма елмаю юкка чыкты. «Кем дип белә ул үзен! Яратмыйм имеш! Бик кирәгең бар иде!» -дип үз-үзенә сүгенде. Чөнки шуннан башка чара юк – кыз алдында бары куык шартлатты. Алдап аэропортка китертеп, шунда үзенеке итәргә күндерремен дип көткән иде. Беркатлы авыл кызы башын әйләндерү авыр түгел лә. Үзе риза булып кочагына атылыр дип хыялланды. Ул әнә әкиятен сатып тора... Хәтта куркытуга да әллә ни исе китмәде.
Шәһәрдәге бай малае буларак танылган бер эшкуар булса да әлегә аның күп нәрсәләргә теше үтмәве билгеле һәм ниндидер бер хатын-кыз өчен кемнәрнеңдер юлына аркылы төшеп юкка баш авырттырулар аның өчен түгел. Әле бер түрәләр бәйрәмендә :«Рун- гомер сакчысы»,- дип аның хөрмәтенә бокал күтәргәннәр иде. Аның инде әллә ничә тапкыр батырлык күрсәтүен телгә алдылар. Менә сиңа мә! Язгөлем кем белән бәйләнгән! Каян тапкан!
Айгизнең вак, астыртын, куркак җаны егет белән көч сынашырдай түгел. Ул болай, ятып калганчы, атып калыйм дип, алдаш-юлдаш китереп кенә, кызның тагы бер кат алдануына өметләнеп, астыртын планын тормышка ашырып карады. Бераз арттырыбрак җибәрде, Рун белән куркытасы калмагандыр...
Юлын Рун бүлде:
-Ашыкма. Куркытмакчы буласың инде, ә?
Ул кызга тыңлый торган әйбер беркеткән иде. Шуннан барысын да ишетеп торды.
-Юк…- Айгиз пошаманга төште. – Мин, ни болай гына... Менә аэропортта танышымны очраттым. Ул ни...
Аэропорт каршында җиңелчә генә сумкасын күтәргән Язгөлем күренде, күзләреннән бертуктаусыз тәгәрәгән күз яшьләрен дә сөртергә ашыкмый, тирә-юньдщгелщргщ дщ кътщрелеп карамый. Кызулык, үзсүзлек һәм яшьлек акылсызлыгын юлдаш итеп авылдан чыгып киткән, байлар “рәшәсе” дип аталган ясалма сәхнәдә, ясалма рольләрдә бәхет эзләгән кыз, барыбер, чын тормышка кайтып төште. Юньсезлекне үз иткәннәр, байлык тәменнән башканы татудан мәхрүм михербансызлар мескен кызны җиңдек дип куаныгыз инде. Ул чыннан да бернигә ирешмәде, кая инде! Тагын да мөшкелрәк хәлгә төште. Рун күренми, киткән күрәсең. Бигрәк яхшы. Хәзер инде аңар аэропорт каршына чыгудан башка чара юк. Авылга качса – кулында билетлар, күп баш катырасы юк. Әмма юл ябык, Айгиз кайтып рисбай итәчәк. Әбисе аны беркайчан кичермәс. Ә монда калса... уйларга да куркыныч. Калса тагын бер зур, төзәтеп булмастай хата ясавы көн кебек ачык. Бу инде авылдан акылсызланып чыгып китү генә түгел. Бу инде нишләвеңне белә торып утка ташлану белән бер. Әмма ул моңарчы һәрвакыт яхшылык эшләгән, булышкан Рунның бер гаепсезгә интегүен дә теләми. Теләми...
Тынлык урнашты. Ике якташ берьюлы Язгөлемнең аэропорт ишек төбенә чыгуын күрде. Үзләрен кулда тотарга тырышсалар да күңелләрендә буран уйнады. Берсенекендә курку катыш шакшы җиңү шәйләнде. Рун шуны бөтен тәне белән тойгандай булды да ачуын тыеп тора алмый Айгизне сугып екты.
-Башка күземә күренмә. Күренсәң, атаң да, акчаң да коткарып кала алмас.
-Ярый, ярый... Мондагы хәл монда калсын, ни... Мин бит өйләнгән кеше...
…Казансу өстендә акрын гына дулкыннар тирбәлә. Баеп барган кояш нурлары суны алтын төсенә керткәннәр. Ярты елдан соң кабат туган җирләренә аяк бастылар. Хатыйпка аяк чалырга теләгән кеше гадәти бер хезмәткәре булып чыкты. Акча өчен тагын бер кат янау оештырып маташканда тотылды.
Егет янәшә басты да ипләп кенә аны кулыннан җитәкләп алды. Әйтерсең, шул вакытта дулкыннар өстендә күңелләре вальс биеде, аларның икесенә дә менә шушылай янәшә тору чиксез рәхәтлек бирде. Кыз үз алдына елмаеп куйды. Рун аның күзләренә яратып, үз итеп карады, назлап кына битенә кагылды. Язгөлем аңа:
-Рун, авылдан Айгизгә ачуым килеп чыгып киткәндә, бөтен-бөтен байлардан үч алырга җыенган идем. Менә-менә баеп китәрмен дә, гади авыл кызының кем икәнен күрсәтермен әле дип уйладым. Байлык бирә торган мөмкинлекләр кызыктырган икән. Алар миңа шул кадәр күп кебек тоелды! Бу мөмкинлекләр Айгизне үземне түбәнсеткән кебек түбәнсетергә дә, гайбәт сөйләүче авылдашларның авызларын йомарга да һәм башка бик күп нәрсәләргә җитәр иде… Ләкин ул вакытта бер нәрсәне аңламаганмын: ул мөмкинлекләр үз юлларында очраган яхшылыкны җимерә, күңелләрне дә каралта ала икән. Менә бу куркыныч ягы барлыгын уйлап җиткермәгәнмен һәм үзем үк түземсезлек күрсәтеп байлар «рәшәсе»ндә яна яздым. Түземнәр роза чәчәкләреннән бал кайнаталар, агач яфракларыннан ефәк тукыма тукыйлар диләр… Мин ансын да булдыра алмадым, сабырлык югалтып бернигә ирешмәдем. Үземнән ефәк тукыма тукый яздылар. Ефәк тукымага әйләнеп теткәләнергә син генә ирек бирмәдең, рәхмәт...
Рун аны җылы кочагына алды һәм назлап колагына:
- Гөлем син минем, ефәгем, балым… - дип пышылдады.
Айзиряк Гараева

http://aiziryak.blogspot.com/2012/12/blog-post_16.html
Читайте нас: