Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 декабрь 2019, 15:45

Үлем турында уйлау тормышны дөресли

Аллаһы Тәгалә бу дөньяны шундый канун нигезендә яраткан: һәр нәрсәнең, һәр эшнең, һәр гамәлнең азагы, һәр адәм баласының үлеме, шул исәптән галәмнең дә ахыры бар. Ләкин беребезгә дә кайсы вакытта, кайсы җирдә вафат булачагыбыз мәгълүм түгел. Үлгәннән соң безне ни көткәнен дә белмибез. Мәет бөтенләй юкка чыгамы яки Аллаһ тарафына китәме – болар безгә караңгы. Үлгәннән соң адәм баласын ни көтә? Әлеге сорауга җавапны сәхифәбезнең даими кунагы, Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс җавап бирде.

– Рамил хәзрәт, үлемнән соң безне нәрсә көтә, кабердә, ахирәттә ни була?

– Бу сорауларга җавапны борынгы вакытта ук галимнәр, фәлсәфәчеләр эзләгән, алар төрле фаразлар, фикерләр әйткән. Аллаһы Тәгаләнең китабында әлеге мәсьәлә ачылган. Кешеләр иманга якын булып, Аллаһны танып, Аның китабын укып һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре белән танышсалар, үлемнән курыкмаслар, алар үлемнең фәкать тән өчен генә булуын белер иде. Тән үлә, ә җан мәңгелек. Җан бит бала анасы карынында вакытта Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән тән эченә кертелә һәм нарасый якты дөньяга туа. Моны адәм баласы үлем хәлендә була, җан кергәч, терелә һәм бакыйлыкка күчкәндә янә үлә дип карарга мөмкин. Кыямәт көнендә ул янә терелә. Соңгы терелү исә мәңгелек һәм без мәңге Аллаһы Тәгалә тарафында калачакбыз.

– Үлемнән куркырга кирәкме?

– Бу дөньяда безнең тәнебез авыру булып яки башка берәр төрле сәбәп белән җанны тотып тора алмый башлагач, зәгыйфьләнгәч, җан тәннән китә. Бу күренеш үлем дип атала. Үлем сәгате җиткәндә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: “Һәр кеше күз күреме ераклыгында үлем фәрештәсенең килеп басканын күрер”, – ди. Кеше гомерен Аллаһы Тәгаләгә иман китереп, изге гамәлләр белән үткәрсә, бу фәрештә ак йөзле булыр, аңардан хуш ис килер. Аның артындагы берничә фәрештә ак кәфенлек тотып торыр. Адәм баласының җаны чыга башлау белән, ягъни аяклары суынуга, үлем фәрештәсе якынаер. Җан бугазга килгәч, ул адәм баласының янына килеп утырыр һәм: “Аллаһның рәхмәтенә чык”, – дияр. Җан энәдән су тамчысы ничек агып төшсә, шундый җиңеллек белән чыгар.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисләрендә: “Үлем белән очрашкан кешегә “Ясин” сүрәсен укыгыз. Ул җан чыгуны җиңеләйтә”, – ди. Җан чыкканнан соң, үлем фәрештәсе аны, ак кәфенлек белән төреп, Аллаһы Тәгалә тарафына күтәрә. Күкнең җиде катының һәркайсында ишекне ачарлар һәм җиденче катка күтәрелгәч, Аллаһы Тәгалә: “Кемнең җаны бу?” – дип сорар. Фәрештә “фәлән кешенең җаны” дигәч, Аллаһы Тәгалә: “Бу кешенең исемен изге китапка языгыз”, – дияр. Шуннан соң җан кире кайтып, тәне өстендә күмгәнче торыр. Җан тән янына саубуллашырга килгән һәркемне күрә, хәтта аларны юатмакчы да була, ләкин җанның аларга әйткән бер сүзе дә ишетелми.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Әгәр адәм балалары җаннарның тавышын ишетсәләр, шундук иманга килерләр иде. Җанның тавышын фәкать кошлар һәм хайваннар гына ишетә”, – ди. Имансыз, динсез булып яшәгән адәм баласының да, үлем сәгате җиткәч, аның янына шулай ук үлем фәрештәсе килер. Аның йөзе кара, куркыныч булыр. Артындагы фәрештәләр кара кәфенлек тотып басып торыр, алардан начар ис таралыр. Кешенең җаны бугазына җиткәч, үлем фәрештәсе аның янына утырыр һәм: “Аллаһның газабына чык”, – дип әйтер. Сарык йонына кереп буталган кармакны алу ничек авыр булса, бу бәндәнең дә җан бирүе авыр булыр. “Ясин” сүрәсе укылган вакытта да җан бирү җиңеләймәс. Авырлык белән чыккан җанны Аллаһы Тәгалә тарафына күтәрерләр, ләкин күкнең беренче катында ук ишек ачылмас. Аллаһы Тәгалә җанның кемнеке икәнен белгәч: “Моны хәерсезләр исемлегенә языгыз”, – дияр. Җан күкнең беренче кат ишек төбеннән кире кайтып, үзенең тәне өстендә кабергә төшергәнче торыр. Җан түземсезлек белән көтәр, тәнне тизрәк кабергә салуларын теләр, чөнки анда зур сынау булачак. Мәетләрне күмүне ашыктырырга кирәк, аны кабергә салу – тән өчен иң хәерлесе.

– Адәм баласы җаны чыкканын сизәме?

– Кеше үлемне кичергәч, ягъни җаны чыккач, бу халәтенә ияләшә алмый. Ул үзен сизә, бар икәнлеген белә, ерактан тәнен дә күрә, ләкин тотмакчы була – кулы юк, басмакчы була – аягы юк, ул үзен үзе күрми, ягъни без акылга сыймаслык яңа бер халәттә калабыз. Сабый тугач, бу дөньяга әкрен-әкрен генә ияләшә, сөйләшә башлый, тәпи китә, шуның кебек, без дә яңа тормышка чыгабыз. Фани дөньяда без тәнебезне шуның өчен калдырабыз: киләсе тормышта аның кирәге юк. Анасы карынында вакытта балага соңгылык кирәк. Ул юк икән, сабый анасы карынында бер сәгать тә яши алмый. Бу дөньяга чыккач, нарасыйга соңгылыкның хаҗәте калмый. Шуның кебек, фани дөньядан киткәч, кешегә тәннең кирәге бетә. Ул җаны белән күрә, сизә, тоя. Бу дөнья ана карыныннан күпме киңрәк булса, барзахый тормыш та хәзерге яшәештән шул кадәр зуррак һәм мәгълүматы да күбрәк. Без барзахый тормышны аңлата алмыйбыз, аның хакында Коръәни Кәримдә дә аз язылган. Җан хакында да мәгълүмат аз.

Шуны әйтергә кирәк: адәм баласын кабергә салгач, иң соңгы кеше кырык адым киткәннән соң, сорау алырга аның янына ике фәрештә килер. Бу вакытта кешегә, ягъни аның тәненә җан кире кайта. Җан бөтен тәненә таралмый, фәкать күкрәгендә генә була. Ул икенче төрле тоя, ишетә, күрә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Кабердә ятканда җир өстендә йөргән кешеләрнең аяк тавышларын ишетерсез”, – ди. Бу вакытта җан кергән була. Ике фәрештә адәм баласыннан өч нәрсә хакында сорар. Беренче: “Раббың кем?” – дигән сорау булыр. Аллаһы Тәгаләне танып, Аңа инанып яшәгән кешеләр: “Раббым – Аллаһ”, – дияр. Әмма бу сорауга җавапны күпме генә әзерләсәгез дә, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәлмәсә, адәм баласы: “Раббым – Аллаһ”, – дип әйтә алмас. Икенче: “Динең нинди?” – дигән сорау булыр. Ислам кануннары белән яшәргә тырышкан кеше: “Ислам”, – дияр. Әмма ул хакта ишеткән, укыган булып та, Ислам кануннары белән яшәргә тырышмаган кеше бу сорауга да җавап бирә алмас. Өченче сорау: “Нәбиең кем?” – булыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хакындагы мәгълүматларны укып белсәк тә, Расүлебезнең сөннәтләрен үтәп, аларны үрнәк итеп куеп яшәргә омтылмасак, бу сорауга җавап кайтара алмаячакбыз. Адәм баласы әлеге сорауларга җавап бирсә, кабер газабыннан котылды дигән сүз. Әгәр җавап бирә алмаса, аны кабер газабы көтә.

– Кабер газабына эләгүнең башка сәбәпләре дә бармы?

– Кабер газабыннан саклану өчен дүрт шартны үтәргә һәм дүрт нәрсәдән котылырга кирәк. Алар: биш вакыт намазны вакытында уку, зәкят түләү, ягъни сәдака бирү, Коръәни Кәрим уку, күп итеп тәсбих кылу, Аллаһы Тәгаләгә зикер кылу. Бу дүрт гамәл каберне нурландырыр вә киңәйтер. Тыелган гамәлләр: ялганлау, хыянәт, сүз йөртү, бәвел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Бәвелдән сакланыгыз. Кабер газабының күбесе бәвелдән сакланмаган өчендер”, – ди. Бәвелдән саклану – истинҗа кылу, ягъни бәдрәфкә барганда, без су белән юынырга тиеш. Бәвел бер генә тамчы киемгә тамса, шуның өчен Аллаһы Тәгалә кабердә газап әзерли икән. Истинҗа кылу сәламәтлек өчен дә кирәк.

Кабер газабының тагын бер сәбәбе – сүз йөртү, дидек. Көннәрдән бер көнне бер кол егетне саталар икән. Сатучы: “Бу егетнең бернинди дә җитешсез ягы юк. Ләкин бер кимчелеге бар – ул сүз йөртә”, – дигәч, алучы кеше: “Гаебе зур түгел. Сүз генә йөрткәч, мин аны алам”, – дигән. Ул кол егетне үзенә хезмәтче иткән. Хезмәтче хуҗасының хатыны янына килеп: “Хәләл җефетегезнең икенче хатынга күзе төшкән.

Ул аны никахламакчы була. Бүген төнлә сәгать уникедә кулыгызга берәр кайчы яки пычак алып, аның иягендәге сакалын өзеп, шуның белән ирегезне үзегезгә кире кайтарырсыз”, – ди. Аннары бу егет хуҗасы янына бара һәм: “Синең хәләл җефетең икенче бер ирне ярата. Бүген төнлә ул сине үтерергә килергә мөмкин. Һәлак буласың килмәсә, йоклама, уяу ят”, – ди. Төн җитә. Унике тулгач, хатын кулына пычак тотып иренең бүлмәсенә керә. Әкрен генә иренең иягенә пычак белән сузылганда ир хатынның кулыннан пычакны тартып ала да, хатынына кадый. Бу хәлдән соң хатынның туганнары ирне үтерә. Шуннан соң ике кабилә арасында озак елларга сузылган кан коеш була. Менә, бер сүз йөртүче кеше аркасында күпме фаҗига килеп чыга. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең “Хүҗүрат” (“Бүлмәләр”) сүрәсендә: “Әгәр сүз йөртүче кеше бер хәбәр алып килсә, белмичә, башкаларга зыян салмас һәм үзегез эшегезгә үкенмәс өчен аны җентекләп тикшерегез”, – ди.

Мөселман кешесе берәр гайбәт, сүз йөртүне ишетсә, нәтиҗә ясаганчы яки бу хәбәрне икенче берәүгә сөйләгәнче, иң беренче аны тикшерергә тиеш. Ул кечкенә генә сүз булыр, ләкин аның аркасында кешеләрнең гаиләләре таркалырга, балалар ятим калырга мөмкин. Госман ибн Гаффан көннәрдән бер көнне каберлек янына туктый да, үксеп елап җибәрә. Аның янында кешеләр: “Җәннәт белән җәһәннәмне искә алганда еламый идең. Моңардан елыйсың”, – ди. Ул аларга: “Кабер – ахирәтнең бер йортыдыр. Әгәр аннан котылсаң, аннан соңгысы кабердән җиңелрәктер. Әгәр котылмасаң, аннан соңгысы аңардан да катырактыр”, – ди.
Бервакыт Ибн Габбас янына бер кавем килеп: “Без хаҗ нияте белән чыккан идек. Бер далага җиткәч, бер иптәшебез үлде. Без аңа кабер илә ләхет әзерләдек. Шушы ләхеткә мәетне салырга җыенган гына идек, аның кара еланнар белән тулганын күрдек. Бу каберне ташладык та, икенче урында тагын казыдык. Анда да ләхет тулы кара елан күрдек. Шуннан соң өченче кабер казыдык һәм анда да шундый ук хәлгә тап булдык. Без нәрсә эшләргә белмичә, синең янга килдек”, – диләр. Ибн Габбас: “Казыган берәр кабергә аны күмегез.

Бөтен җирне казып чыксагыз да, еланнан котыла алмассыз”, – ди. Бу кавем Ибн Габбас яныннан китә һәм өч кабернең берсенә теге иптәшләрен күмәләр. Аның калган әйберләрен күтәреп, хатыны янына китәләр һәм: “Иреңнең нинди гамәле бар иде?” – дип сорыйлар. Хатын: “Ирем бодай сатучы иде, – ди. – Бер өлеш бодай алса, шул кадәр үк аңа охшаш орлык катыштыра иде”. Кабер газапларының өченче сәбәбе – хыянәт, алдау. Катыштырып сату бер мисал, ләкин тормышта сәүдә итүчеләр арасында үзенең мал-мөлкәтен арттыру нияте белән, сатып алучыларны алдаган кеше кабер газабына дучар ителә дигән сүз. Тормышта хәләл җефетеңә, туганнарыңа, иманыңа, тугры сүзеңә хыянәт итү дә шушы бүлеккә керә.

– Кабер газабына ышанмау хатамы?

– Галимнәр арасында ул хакта төрле фикерләр йөри. Бу мәсьәләдә хакыйкый мөселман үзенә ничек дип сорау бирергә тиеш түгел, кабер газабын инкарь итәргә ярамый. Кайберәүләр: “Җанның тәннән бер чыккач, кире керүе акылга сыймый”, – диләр. Ләкин мондый фикерләүчеләргә җавап йөзеннән болай дибез: әнбияләрнең тышкы кыяфәтләре, табигатьләре бездән аерылмый, тик алар фәрештәләрне күрде, аларга төрле могҗизалар килде, әйтик, Мусаның (г.с.) таягы еланга әйләнде һ.б. Шуңа да кем дә кем акылга сыймый дип кабер газабын инкарь итә икән, ул пәйгамбәрләрне дә инкарь итүче була. Кабер газабына ышанмаучыларның икенче төркеме дә бар. Алар кабер газабы хакында катгый дәлилләр юк, диләр. Әгәр ныклап карасак, тикшерсәк, Коръәни Кәримдә дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләрендә ул дәлилләрне күрербез. Мәсәлән, Расүлебез хәдисендә: “Әгәр мөэмин кеше кабергә яткырылса, аның янына фәрештәләр килер һәм шәһитлек кылдырыр”, – диелә. Ул шулай ук һәр мөэмингә атап: “Һәр намазда сәлам бирер алдыннан менә шушы доганы кылыгыз: “Йа Раббым, кабер газабыннан Сиңа сыенам”, – ди.

– Кабер газабыннан азат ителгән кешеләр бармы?

– Аларның иң әүвәлгеләре – пәйгам­бәрләр. Икенче – сабыйлар, балигъ булганчы үлгән балалардан сорау алынмый, алар Аллаһ каршында җавап тотмый. Өченче – мөселманнарны дошман явыннан саклаучылар. Дүртенче – Аллаһ юлында гомере өзелгән, бишенчесе – эчке органнары авыртып үлгән кеше. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Эче авырту сәбәпле үлгән кешеләр кабердә газапланмас”, – ди. Алтынчы – һәр кичтә “Тәбарәк” сүрәсен укучылар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Коръәни Кәримдә 30 аятьле сүрә бар. Шуны укучы кешенең гөнаһлары кичерелер һәм кабер афәтеннән имин булыр. Дөреслектә ул “Тәбарәк” сүрәсе”, – ди. Җиденче – җомга көнендә яки төнендә үлгән кешеләр.

Тормыш рәхәт вакытта үлем турында уйлыйсы килми. Ләкин үлемне уйлау, аны искә төшерү тормышны дөресли. Кемдә дә кем үлемне, каберне искә әз төшерсә, ахирәтне онытса, дөньяда да адашырга мөмкин. “Тәбарәк” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Мин үлемне һәм тереклекне кайсыгыз изге гамәлне күбрәк кылуын белү өчен яраттым”, – ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисендә: “Аллаһы Тәгалә үлемне кайсыгыз аны күбрәк искә төшерер икән дип яратты”, – диелә. Аны күбрәк искә алган кеше тормышына да күбрәк хисап сала һәм ул: “Бу мал-мөлкәт, бу дөнья мәңгелек түгел. Минем дә картаясым, китәсем бар”, – дип уйлар. Җан белән гамәлләрне җыеп, Аллаһы Тәгалә тарафына кайтабыз. Берничә дистә дәвам иткән сынау мәйданында гомеребезне игелекле гамәлләр белән үткәрик.
Автор: Энҗе Басыйрова
Фото: pixabay
Читайте нас: