Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 декабрь 2019, 11:15

Озынборын вич таратмыймы?

Озынборын бик күп инфекцияле авыруларны тарата, дип язалар. ВИЧ йоктыра аламы?

Озынборын малярия, энцефалит, бизгәк йоктыра, миллионлаган кешенең үлеменә сәбәпче була. Шулай да аны ВИЧ таратуда гаепләп булмый. Вирус озынборын, башка канечкеч бөҗәкләр организмында яши алмый. Бөҗәкнең угына эләгеп калган кан да куркыныч тудырмый, ВИЧ инфекция һавада бик тиз үлә.
В һәм С гепатитына килгәндә, медицина тарихында мондый очракның теркәлгәне юк. Галимнәр раславынча, кан эчәр алдыннан озынборын төкерек җибәрә. Аның төкереге вирусның бер өлешен үтерә.
«Ирек мәйданы» гәзитеннән.
Фото: pixabay
Читайте нас: