Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 декабрь 2019, 22:39

“Һәр авыруга дәва бар”

–Рамил хәзрәт, дару хәләл һәм хәрәм буламы?–Пәйгамбәребез Мөхәммәд сал­ләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдис-шәрифендә: “Аллаһы Тәгалә бу дөньяга авыруны да, дәваны да бирә. Һәрбер авыруга Аллаһының дәвасы бар. Дәваланыгыз, әмма хәрәм юл белән дәваланмагыз”,–ди. Тик торганда җир астыннан авыру чыкмый. Аллаһының рөхсәте юк икән, берни булмый. Аның рәхмәте киң. Ул һәр авыруга дәва да биргән. Ләкин адәм баласы аны таба гына алмый. Һәркемгә дәвалану тиешле. Мөселман кешесе өчен хәләл ысул–лар ярдәмендә дәвалану гына фарыз гамәлдән санала. Хәрәм юл белән тәнгә шифа эзләргә ярамый.

–Ул нинди юллар?

–Мәсәлән, хәмер белән дәва­ланырга рөхсәт ителми. Хәтта спиртлы үлән төнәтмәләре дә кулланмау хәерле. Аларны тәнгә сөртергә генә мөмкин. Халыкта кешенең бәвеле белән дәвалану ысуллары бар. Бу шулай ук тыела. Бәвел эчү хәрәм санала. Чөнки бәвел–нәҗес. Хәтта күлмәккә тисә дә, ул кием белән намаз укырга ярамый. Ислам дине шулай ук бака тиресе белән дәвалануны тыя. Берсендә Пәйгамбәребез янына кешеләр килә: “Без тәнебез яраланса бака тиресе куябыз”,–диләр. Пәйгамбәребез: “Болай эшләмәгез, чөнки баканы үтерергә ярамый”,–дип җавап кайтара. Ислам дине тимерне кыздырып тәнгә басу, шул рәвешле яндырып дәвалануны да хупламый.

–Хәзер күпләр халык медицинасына тартыла. Традицион булмаган чаралар арасында тыелган үләннәр очрыймы?

–Үләннәр белән дәвалануда зыян юк. Ә менә көнчыгыш медицинасына килгәндә, әйтик, йога белән шөгыльләнергә теләгәндә исә игътибарлы булырга кирәк. Кайберәүләр Буддага яки потка табынып дәвалана. Болар–шулай ук тыелган гамәлләр.

–Хайваннарның эч мае, мәсә­лән, дуңгыз мае белән дәвалану гө­наһмы?

–Мөселманнар дуңгызның маен да, тиресен дә, итен дә бернинди максатта да кулланмаска тиеш. Маен тәнгә сөртү түгел, аңа якын килергә дә ярамый.
Шулай ук мөселман кешесенә эт тиресе ярдәмендә дәвалану да тыелган. Бик сирәк кенә аңардан тегелгән оекбаш кияргә мөмкин.

–Өшкереп дәвалануга килгәндә нәрсә диярсез?

–Кызганыч, бу уңайдан хәзер шарлатаннар күбәеп китте. Андый бәндәнең өенә керсәң, дога гына укып йөргәнен күрәбез. Ярдәм эзләп килүчеләр аны мөселман кешесе дип уйлый. Әмма ул намаз укымый, ураза тотмый, урамга чыккач, гайбәт сатып йөрергә, башкасын эшләргә дә мөмкин. Мондый затлардан саклану зарур. Намазлы, уразалы кеше генә өшкерә ала. Ул да Коръәни Кәримнән алынган аңлаешлы догалар, аятьләр генә укырга тиеш. Өченче төрле сүзләр кабул ителми. Пәйгамбәребез: “Күрәзәчегә, сихерчегә барып, аңардан нәрсә турында булса да сорасагыз, 40 көн буе иманыгыз чыгар һәм намазыгыз кабул булмас”,–ди. Өшкертеп дәваланырга теләгәндә дә сак булыгыз. Тәнегезгә сихәт алам дип, киресенчә, зыян сала күрмәгез.

–Соңгы елларда пластик хирургия югары тенденцияләр белән үсә. Йөзне яки гәүдәнең башка өлешен үзгәртергә теләү табигатькә каршы бару дип саналмыймы?

–Аллаһы Тәгалә биргән җисе­мең­нән оялырга кирәкми. Ул: “Мин сезне иң хәерле кыяфәттә яраттым”,–ди. Мәгәр Пәйгамбәребез тарихыннан шундый хәл булганы да мәгълүм. Сугыш вакытында бер адәмнең борынын кисәләр. Ул үзенә алтыннан борын куйдыра. Аның бу гамәленә кешеләр дә, Пәйгамбәребез дә каршы килми. Әгәр кешенең берәр җире җитешсез икән, аны төзәтүнең зыяны юк. Әйтик, теш төшсә, ансыз йөреп булмый, үзеңнән-үзең куйдырырга мәҗбүр буласың. Ә инде Майкл Джексон кебек тәнеңне агартам дип үзеңне һәлакәткә илтә торган дарулар куллану файдага түгел. Мәсәлән, бүген кызлар каралырга теләп солярийга бара. Алар, нурланыш алып, иммун системаларын какшатулары, шул рәвешле сәламәтлекләренә зыян салулары турында уйламый. Бер-ике ай матур булып йөрүне өстен күрәләр. Шуңа да һәр нәрсәне белеп, чамасын аңлап эш итәргә кирәк. Үз кыяфәтеңнән, үз тәнеңнән канәгатьсезлек белдерү Аллаһы Тәгаләдән риза булмау дигән сүз. Пластик операцияләр дә, кирәкле урында кулланылмаганда, дин ягыннан күркәм гамәлдән саналмый.

–Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллә­л-лаһу галәйһи вә сәлләм авырганмы?

–Әлбәттә. Аны ике мәртәбә сихер­ләгәннәр. Беренчесендә бер хатын, тарагыннан чәчен урлап, унбер төен ясаган һәм кое төбендәге таш астына салган. Әлеге хәлдән соң Пәйгамбәребез бер ел авырган. Шуннан аның янына ике фәрештә килгән. Аллаһы Тәгалә шул фәрештәләр аркылы Пәйгамбәребезгә “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен өйрәтә. Аларда барлыгы унбер аять җыела. Фәрештәләр кое төбенә төшеп чәчне алып менә. Һәр аятьне укыган саен шундагы бер төен сүтелә бара. Шуннан бирле “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен, Коръән укып өшкерүнең сәламәтлеккә файдасы бар дип санала.

–Рамил хәзрәт, Рамазан ае җитәргә дә күп калмады. Дарусыз тора алмаган кешеләргә нишләргә?

–Авыру ике төрле була: хроник һәм вакытлыча. Кеше Рамазан аенда вакытлыча авырса, уразага керми, калган көннәрен савыккач тотып бетерә. Хроник сырхаудан интексә, аңа көн саен уразадагы бер кешене ашатырга яки аңа 100 сум акча бирергә кирәк була. Әгәр бу сумманы бирергә яки уразадагы кешене ашатырга мөмкинлеге юк икән, берни эшләми. Аны Ходай барыбер кичерә, чөнки биргән малы юк. Аллаһы Тәгалә: “Бу диндә бернинди дә авырлык тудырмам”,–ди. Ислам диненең бөтен гамәлләре адәм баласының тәне, сәламәтлеге өчен файдалы.

–Намазның сихәте дә чиксез бит. Шул турыда да сөйләп китсәгез, һич артык булмас.

–Оксфорд университеты студентлары укытучыларына: “Нинди физик күнегү баш мие эшчәнлеген яхшырта?”–дип сорау биргәч: “Сәҗдә”,–дигән җавап ишеткәннәр. Баш мие эшчәнлеген арттыру өчен сәҗдә кылудан да нәтиҗәле физик күнегү юк. Башны аска игәч, кан шунда йөгерә, басым арта, кан тамырлары киңәя. Күтәрелгәч, кан китә, кан тамырлары тарая. Шул рәвешле хәрәкәтләнеп, кан тамырларының эчке стеналары ныгый. Бу тромблар хасил булудан саклый. Бала җиде яшьтә намаз укыса, аның башында бернинди дә авырулар булмый.

Һәммәбез яшь калырга тели. Аллаһы Тәгалә мондый мөмкинлекне бирә. Аның өчен йокыдан торып иртәнге намазны укырга кирәк. Бу вакытта атмосферага озон тарала. Сулаганда ул организмга кереп, кешенең нерв сис–темасын тынычландыра, кан тамырларын киңәйтә һәм кешене яшәртә. Иртәнге намазын калдырмаган әби-бабайларны күзәткәндә дә моны күрергә мөмкин. Алар егет-кызлар кебек чабып кына йөриләр, битләре матур булып алсуланып тора.

Кеше организмында 360 буын бар. Аларга тоз утыра. Намаз укыганда, без бу буыннарны селкетеп, шул тозны да таратабыз.

Ә инде тәһарәт, госел турында сөйләп торуның кирәге юк, минемчә.

Уразаның да файдасы зур. Көн дәвамында ач торып, бер ай буе кеше организмын чистарта, шлаклардан арындыра.

Ислам динендәге гореф-гадәтләр Аллаһы ризалыгы өчен кылган гамәлләр генә түгел, ә сәламәт яшәү өчен бер адым да. Аллаһы Тәгалә ул йолаларны шуның өчен яраткан. Моны һәркем белсен, аңласын иде.
Автор: Энҗе Басыйрова
Фото:pixabay
Читайте нас: