Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 декабрь 2019, 11:30

Бәхеттә, мәхәббәттә...

Яңавыл районында туып-үскән, шунда урта белем алган Лилиана Матвей кызы Тәтешле районы егете Алик Мәүлитҗан улын очратырмын да, шул туфракка килен булып төшәрмен дип уйламагандыр да. Ә яшәр туфрагы, эчәр суы аны бирегә алып килгән. Бүген Нигамәтҗановлар Кальтәү авылының үрнәкле гаиләсе булып гомер итә.

Башта Сарапул шәһәрендә тәрбияче һөнәрен үзләштерә, соңрак Бөре дәүләт педагогия институтынның биология-химия факультетын тәмамлый Лилиана Матвей кызы. Бүген исә ул Кальтәү мәктәбе укучыларына үз һөнәре буенча белем бирә. Гомуми стажы 23 ел булган тәҗрибҗәле педагог мәктәп директорының уку-укыту мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфасын да башкара. Моннан тыш аның ике яраткан шөгыле бар: беренчесе спорт булса, икенчесе – җыр сәнгате.
– Мин үземне белә-белгәннән башлап спортта: волейбол, баскетбол, йөзү, чаңгы ярышлары. Башта туган мәктәбем өчен чыгыш ясасам, аннан бик күп ярышларда училище, институт данын яклап, төрле дәрәҗәдәге уңышларга ирештем. Инде менә бәйгеләрдә мәктәп, район өчен катнашам. Шулай даими хәрәкәттә булу үземә бик тә ошый, – ди ГТО нормативларын алтын медальгә тапшырган ханым.
Икенче шөгыле – җыр сәнгатенә дә ул бар күңелен салган. Әйткәндәй, моңга тартылу аның нәселеннән килә торгандыр – Лилиананың бер туган апасы Людмила Әхтәриева Удмурт Республикасының халык артисткасы исемен йөртә. Ә үзенең «Әри буе сандугачы» конкурсында, башка иҗади бәйгеләрдә 1нче урын яулаган еллары да булган
Гаиләдә ике кыз – 6нчы класста укыган Диана һәм 1нче сыйныфка барган Даша үсеп килә. Шунысы шатлыклы: алар икесе дә әниләре шөгыльләрен дәвам итүчеләр: Диана – спорт, ә Даша музыка белән мавыга. Мәктәп активистлары, уку алдынгылары булган бу кызлар сыната торганнардан түгел, бәләкәй генә булсалар да, яуланган уңышлары күп кенә булган инде. Шулай шул , бала күңелендә матурлыкка, камиллеккә омтылу хисе иң тәүдә әти-әни үрнәгендә формалаша.
Гаиләнең ныклыгы ир-атның төпле акыллы булуыннан тора. Алик Мәүлитҗан улын тормыш иптәше дә, кызлары да олылап, яратып, хөрмәтләп телгә ала. Балкып торган үз дөньясын булдырган, газизләрен һәр башлангычта хуплап торган Алик башта туган хуҗалыгында хезмәт салса, бүген вахта ысулы белән Екатеринбург шәһәренә йөреп эшли. Балта эшенә оста ул, шуңа кайда да югалып кала торганнардан түгел.
Бер-берсен ярты сүздән аңлаганнар, бер кыйблага карап, үзара хөрмәт белән яшәгәннәр чын бәхетле була. Мондыйлар сынауларны да җиңел генә үтә. Шундый матур мөнәсәбәтләрдә яшәгән Нигамәтҗановларга да күзләр генә тимәсен берүк.
Миләүшә ГӘРӘЕВА.
Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас: