Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 декабрь 2019, 15:45

Хайваннар да ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ

Уфада 2020 елда ашыгыч ветеринар ярдәме эшли башлаячак. Бу хакта республиканың ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншин белдерде.

Уфада 2020 елда ашыгыч ветеринар ярдәме эшли башлаячак. Бу хакта республиканың ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншин белдерде.
«Башкортстан районнарының ветеринар хезмәтләре карамагына ел ахырында мобиль эш өчен 40 автомобиль киләчәк — ветеринария табиблары хайваннарны карау яки прививкалар ясау өчен ерак авылларга чыга алачак. «Ларгус» маркалы ике автомобиль Уфада хайваннарга ашыгыч ветеринар ярдәм курсәтүне оештыру өчен юнәлтеләчәк. Ярдәм тәүлек әйләнәсе күрсәтеләчәк», — диде Азат Җиһаншин.
Ашыгыч ярдәм машинасы дүрт аяклы пациентлар өчен 2020 ел башында чакырулар кабул итә башлаячак.
Автор : Гөлнур Исламова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: newsbash.ru
Читайте нас: