Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 декабрь 2019, 15:05

Яңа ел каникулларына укучыларга өй эше бирмәскә!

Мәгариф министры Яңа ел каникулларына укучыларга өй эше бирмәскә кушты.

Кышкы каникулларны бала-чага чаңгыда, тимераякта шуам дип көтеп ала. Ә аларга бу ялларга да әллә ничә бит язма эш, дистәләгән бит дәреслек укырга бирүләренә карата Русия мәгариф министры Ольга Васильева үзенең катгый ризасызлыгын белдерде. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итте.
“Ял итәсе һәм урамда уйныйсы урынга балалар берничә реферат яза һәм параграфлар ятлый. Бу нормаль хәлме? - ди ул. - Юк, әлбәттә. Мин бу хакта узган елда әйткән идем һәм хәзер кабатлыйм: каникулга өй эше бирмәскә кирәк!"

Бу сүзләрне хөрмәтле укытучыларыбыз ишетте микән? Ул өеп-өеп бирелгән өй эшләреннән балалар гына түгел, без, әти-әниләр дә, каникуллар чорында ял итсәк иде!
Фото: sq.com.ua сайтыннан

Автор: Миләүшә Латыйпова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ya-a-el-kanikullarina-ukuchilarga-y-eshe-birm-sk-51238/

Читайте нас: