Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 декабрь 2019, 13:45

Исәп алуга әзерлек ничек бара?

Районда Бөтенрусия халык исәбен алуга тулы әзерлек бара. Ул 2020 елның 1 октябреннән 31енә кадәр узачак.

Бу чараның үзенчәлеге заман технологияләрен – интернет челтәрен һәм дәүләт хезмәтләре порталын кулланудан гыйбарәт. Шулай итеп, ул тарихка беренче цифрлы һәм соңгы «кәгазь»ле исәп алу булып кереп калачак.
Районда яшәүче һәркем исәп алу кәгазьләрен интернет аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталында тутыра ала. Интернет-исәп алуны үтмәүчеләргә моны күпфункция­ле үзәкнең «Мои документы» стационар участогында эшләргә мөмкин. Шулай ук, фатирлар һәм йортлар буйлап йөреп, электрон планшетлар ярдәмендә
халыктан традицион сорау алу үткәре­лә­чәк.
Әлеге вакытта уполномоченный һәм инструктор регистраторлардан алынган мәгълүматларны актуальләштерү, аларга өстәмәләр кертү, тикшерү эшләре белән шөгыльләнә. Шулай ук кәгазь һәм цифр нигезендә төзәтелгән картографик материалны формалаштыру буенча эш алып барыла, районда исәп алуны оештыру планы төзелә.
Халыктан исәп алу нәтиҗәләре район үсеше динамикасын тикшереп барырга һәм үзгәрешләр масштабын бәя­ләргә ярдәм итәчәк. Статистика мәгъ­лү­мат­ла­ры социаль программалар, бюджет акчаларын бүлү, дәүләт ярдәме, мәк­тәп­ләр, дәваханәләр, торак һәм юллар тө­зе­леше өчен файдаланыла.
Лиана Камилҗанова, «Бөтенрусия халык исәбен алу – 2020» үткәрү буенча район инструкторы.
Читайте нас: