«Русское лото» лотереясенең беренче гыйнвар тиражында, безнең республика территориясендә, 100 сумга сатып алынган билетлар отышлы булган. Алты кеше берәр миллион сум откан.
Төп приз - бер миллиард сум - Мәскәү кешесе бәхетенә тигән.
-Башкортстан миллионерлар саны буенча иң уңышлы төбәкләр рейтингында. Мәскәү – беренче, икенче - Санкт-Петербург, өченчедә - Уфа, дүртенче урында - Ростов өлкәсе, - дип хәбәр иттеләр лотерея матбугат хезмәтендә.
Яңа ел ярышларында барлыгы 28 801 695 билет откан. Барлык җиңүләрнең гомуми суммасы 3 507 979 503 сум тәшкил иткән.