Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 гыйнвар 2020, 22:55

Янгын чыккан очракта үз-үзеңне ничек тотарга?

Янгын чыккан очракта:

1.Янгын сүндерүчеләргә хәбәр итегегез.
2. Куркыныч хәлнең булуын һәм аның кайсы яктан килгәнең билгеләп, булган хәлгә бәя бирегез.
3. Янгынның капма-каршы ягына барыгыз.
4. Төтен булмаган баскычка таба хәрәкәтләнегез яки чыгу юлына таба кузгалыгыз
Төтенле коридор аша котылырга уйлаганда:
1. Кулъяулык, кием аркылы сулагыз.
2. Иелеп яки шуышып чыгу юлына таба хәрәкәтләнегез (идәндә һәрвакыт чиста һава катламы бар).
3. Якындагы ачык ялкын яныннан узганда, юеш тыгыз тукыма белән капланырга.
Сезгә таба ялкынлы ут өере хәрәкәтләнгәндә:
1. Тиз генә идәнгә. җиргә ятыгыз.
2. Башыгызны тукыма, кием белән каплагыз.
3. Сулыш алуны тоткарлап торыгыз.
Төтен зур күләмдә булганда һәм күрү (чыгу) мөмкинлеге 10метрдан да түбән булса, анда кермәгез, берничә генә сулыш алу да сезне үлемгә илтергә мөмкин.
Әгәр дә баскычка чыга алмаган очракта:
1. Бинага кире кайтыгыз.
2. Ишекне тыгыз итеп ябыгыз.
3. Ишек ярыкларын һәм һава керә торган тишекләрне юеш тукыма белән каплагыз, ә ишекне су белән сибегез.
4. Янгын сүндерүчеләрне көтегез.
Балкон булган очракта:
1. Балконга яки лоджиягә чыгыгыз.
2. Ишекне тыгыз итеп ябыгыз
3. Стационар янгын баскычы буйлап яки башка фатирның янгын баскычын кулланып төшегез.

Иң элек, янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Бик куркыныч очракта мал-мөлкәтегезне коткарып вакытны әрәм итмәгез.
Иң мөһиме нинди генә юл белән булса да, үзегезне һәм бәлага торучыларны коткарыгыз.
Балаларны һәм өлкән яшьтәгеләрне коткару турында кайгартыгыз. Аларны янгын чыккан урыннан ераккарак алып китерегез, чөнки газ баллоннары бензин баклары шартларга мөмкин һәм ут бик тиз җәелергә мөмкин.
Янгын вакытында нәрсәләрне эшләргә ярамый:
1.Төтенле баскыч аркылы чыгарга маташу.
2.Лифт куллану.
3.Су ага торган торба буйлап, җәймә һәм бау кулланып төшү.
4. Ишек һәм тәрәзәләрне ачу (бу кислород керүен арттыра).
5. Югары катның тәрәзәсеннән сикерү.
6. Эшләп торган электр приборларын су белән сүндерү
фото:pixabay.com
Читайте нас: