Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 гыйнвар 2020, 11:45

Яшь әти малаена сальто күрсәтмәкче булган

Яшь әти малаена сальто күрсәтмәкче булган.

Узган елның 26 декабрендә “Сити Молл” сәүдә үзәгендә урнашкан батут мәйданчыгында 24 яшьлек бер ир уңайсыз егыла һәм җитди җәрәхәтләр ала.
Нәтиҗәдә ул хастаханәгә эләгә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир комага киткән булган. Кичә, 3 гыйнварда, ул дәваханәдә үлгән. Дөрес булса, яшь ир улына һавада сальто күрсәтмәкче булган.
Тикшерү комитетының төбәк матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу вакыйга буенча тикшерү алды эшләре алып барыла. Яшь әтинең хәвефсезлек чараларын үтәмәве билгеле.
Әйткәндәй, хәтта профессионаллар да батутларда төрле трюклар һәм манёврларны еш кына уңышлы башкарып чыга алмый.

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: gtrk.tv
Фото: action-lab.mirtesen.ru
Читайте нас: