Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 гыйнвар 2020, 18:10

Роберт Миңнуллин «Усал булырга кирәк»

Инде беләм: бу тормыштаУсал булырга кирәк.Хәтта иң усалларга даМисал булырга кирәк!

Тыйнакларга көн юк бездә,
Әрсез булырга кирәк…
Чукынып китсен дөньясы,
Гамьсез булырга кирәк!
Мөлаемлык кирәк түгел,
Кырыс булырга кирәк.
Нечкә күңел белән авыр,
Корыч булырга кирәк.
Моңлыларга яшәү кыен,
Моңсыз булырга кирәк.
Тизрәк баеп калыр өчен
Комсыз булырга кирәк.
Бакыр булсаң да, мөнбәрдә
Алтын булырга кирәк.
Безнең халык ышана ул
Болтун булырга кирәк.
Кеше төсле яшим, дисәң,
Карак булырга кирәк..
Кирәк, ләкин азрак кына
Саграк булырга кирәк.
Гомумән, шәп кешеләрдән
Ерак булырга кирәк.
Иң әйбәте бу дөньяда-
Дурак булырга кирәк!
Ә мин дурак булалмадым,
Бик аңлыйм, бик тә кирәк!
Ләкин дурак булыр өчен
баш җитми- акыл кимрәк…
Читайте нас: